Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларның эшләүче ата-аналары айга 4 өстәмә ял көненә хокуклы. Ел башыннан СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге ял көннәренә түләүгә 297 миллион сумнан артык акча җибәргән.
Түләүле ял көннәре ата-аналарның берсенә, икенче ата-ана эшлиме-юкмы, бирелә. Мәсәлән, әгәр әни бала карау буенча ялда булса яки вакытлыча эшләмәсә, эшләүче әти тиешле дүрт ял көненнән файдалана ала.
Өстәмә ял көннәрен рәсмиләштерү өчен ата-аналарның берсенә (опекунга, попечительгә) эш бирүчегә язма гариза бирергә кирәк. Әгәр икенче ата-ана эшкә урнашкан икән, гаризага икенче ата-ананың эш урыныннан ул өстәмә ял көннәрен кулланмаган яки өлешчә файдаланган дигән белешмәне теркәргә кирәк. Ял көннәре ана белән әти арасында бүленергә яки берәрсе тарафыннан файдаланылырга мөмкин.
Ял көннәрен ай саен алырга яки календарь елына 24 көнгә кадәр тупларга һәм алардан бер мәртәбә файдаланырга мөмкин. Мондый көннәрне рәттән бирү графигын эш бирүче белән килештерергә кирәк. Тупланган ял көннәрен ел дәвамында файдаланырга, аларны киләсе чорга күчерергә яки акча белән компенсацияләргә ярамый.
"Еллык түләүле отпуск, хезмәт хакы сакланмыйча отпуск, 3 яшькә кадәрге бала карау буенча отпуск чорында өстәмә түләүле ял көннәре бирелми. Шул ук вакытта башка ата — ананың 4 өстәмә түләүле ял көненә хокукы саклана», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ял көннәрен эш бирүче ата-ананың уртача хезмәт хакы исәбеннән түли, ә СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге аңа тотылган чыгымнарны каплый.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм Макс, Вконтакте, Одноклассники һәм Телеграмм социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).