Кара карлыганның асылы нәрсәдән гыйбарәт соң?
А витаминын организм карлыган җиләген кара төскә буяучы пигментларны үзләштергәндә ала. Бу витамин иммунитетны күтәрү һәм оптималь күзәнәк алмашы өчен бик мөһим.
Каротин (провитамин А) пигменты картаюны акрынайта, күрү үткенлеген саклый.
С витамины кешенең иммун системасын ныгыта, шулай ук вируслардан һәм бактерияләрдән саклый, яраларны төзәлү процессын тизләтә, кайбер гормоннар синтезына йогынты ясый, канны булдыру процессын көйли һәм капиллярларның үтеп керүчәнлеген нормальләштерә, коллаген аксымын синтезлауда катнаша, бу тукыма күзәнәкләренең үсүе өчен кирәк. Кара карлыган җимешләре-салкын тию һәм йогышлы авырулар вакытында алыштыргысыз чара.
Е витамины яшәртү тәэсире күрсәтә, күзәнәк мембраналарын торгызырга булыша һәм организм күзәнәкләрен таркатучы ирекле радикаллар тәэсиреннән саклый.
В1, В2, В5, В6 витаминнары кан тамырлары өчен бик файдалы. Әгәр даими рәвештә берәр уч кына булса да кара карлыган ашасаң, йөрәк һәм нерв системасы эше нормальләшә, Хәтер һәм акыл сәләте яхшыра.
Пектиннарны кобальт, кургаш, терекөмеш һәм стронций кебек авыр металл токсиннарын һәм ионнарын бәйләп организмнан чыгаралар, шуңа күрә карлыган төрле агуланулар һәм интоксикацияләр вакытында бик файдалы. Тагын карлыган марганецка, фосфорга, тимергә, магнийга, кальцийга бай.
Кара карлыган ашказанының кислоталылыгы югары булганда, ашказаны һәм уникебармаклы эчәкнең җәрәхәте булганда, гастритның кайбер төрләрендә ярамый. Яңа җиләкләр һәм кара карлыган суы бавыр белән проблемалар булганда рөхсәт ителүгә карамастан, аларны гепатит вакытында кабул итәргә киңәш ителми.
Кара карлыган җиләгеннән алынган сок инфаркт һәм инсультлардан соң, шулай ук тромбоз үсеше куркынычы булганда файдалы түгел.
Кара карлыган, башка культуралар кебек үк, куллану алдыннан яхшылап юуны таләп итә. Моның алдыннан барлык «артык» җиләкләрне: бөгәрләнгәннәрен, өлгереп җиткәннәрен, черегәннәрен, өлгермәгәннәрен сайлап алырга кирәк.
Аларны кирәкле вакыттан озаграк юарга һәм суда тотарга ярамый.
Карлыганны юу өчен җиләкләрне бер катлы дуршлагка салырга һәм агып торган су астында юарга киңәш ителә. Шулай итеп, җир өстеннән тузан һәм җир төшәчәк. Аннары җиләкләрне киптерү өчен коры чиста сөлгегә таратырга киңәш ителә.
Суыткыч-карлыганны саклау өчен иң кулай урын, бигрәк тә фатир шартларында. Бу үсемлекнең җиләкләрен суыткычта зур булмаган кәрзиннәрдә, полиэтилен яки азык пленкасыннан пакетларда тоту яхшырак. Бу савытның киңлеге биеклектән артып китүе бик мөһим, югыйсә җимешләр үз авырлыклары астында бөтерелергә мөмкин, аларга «сулавы»кыен булачак.
ТР буенча Роспотребнадзордан мәгълүмат