Питрәч районыннан СВО ветераннары Татарстан җыелма командасы составында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" чемпионатында катнаштылар

2026 елның 14 июле, сишәмбе

26 июньнән 1 июльгә кадәр Казанда «Абилимпикс» узды. Безнең башкала икенче ел рәттән чемпионатны уздыру мәйданчыгына әверелде. Быел чемпионат Россиянең 86 төбәгеннән 600дән артык катнашучыны берләштерде, алар икътисадның 11 өлкәсендә 21 компетенция буенча ярышалар. Моннан тыш, яңа юнәлешләр һәм һөнәрләр белән танышырга мөмкин булган җиде демонстрацион компетенция каралган.

Безнең районнан:

Насыйров Илһам Марат улы «Пилотсыз очу аппаратларын сүтү һәм җыю» компетенциясендә;
Демаков Кирилл Юрьевич «Пилотсыз очу аппараты операторы» компетенциясендә;
Дмитриев Кирилл Николаевич «Вокал» компетенциясендә катнаштылар.

 

Горурланып хәбәр итәм, СВО ветераны Кирилл Дмитриев һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатында 2 урын алды 👏 💪 🔥 

«Абилимпикс» чемпионаты «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында уздырыла

Барысы да молодцы! Барыгызны да котлыйм һәм уңышлар телим! - Р. Ә. Сөләйманов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International