Иске Шигали халкы җыен җыеп, чиркәү төзергә карар кыла. Бүген аның диварларын салалар.
Октябрь революциясенә кадәр Иске Шигалидә ике чиркәү эшләп килә. Берсе – елга аръягында, икенчесе – тау өстендә. Икесе дә, кызганычка каршы, “кодрәтле” кешеләр тарафыннан җимерелә. Шул сәбәп аркасында авыл халкы озак еллар җәяүләп күрше Кощакка гыйбадәт кылырга мәҗбүр була.
Ә бер көнне, төгәлрәге, 2011 елда, авыл кешеләре җыелышып, бертавыштан үз гыйбадәтханәләрен төзергә карар итә.
Авылда яшәүче бер апа, йөрәге һәм күңеле кушуы буенча, әлеге гыйбадәт йорты өчен җир кишәрлеген бирә. Ул нәкъ менә җимереп ташланган гыйбадәтханәләрнең берсе урынына туры килә. Бу хәлләр изге Николай бәйрәме алдыннан була.
Бүгенге көндә Николай Чудотворец гыйбадәтханәсенең диварларын күтәрәләр. Шуны да әйтергә кирәк, аның төзелеше бик катлаулы фигуралы. Бу эшне эшчеләр Е.Шумбутов, Ю.Шумбутов, Н.Харитонов, А.Деминов яхшы башкара. Аларга хатын-кызлар ярдәм итеп тора. Болар: апалы-сеңелле Н.Алексеева һәм М.Алексеева. Алар теләсә нинди һава торышында да эшләрен ташламыйлар.
Бу игелекле, изге эштә районыбыз эшмәкәрләре дә кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп тора. Болар – Кощактан Сергей Иванович Богданов, Иске Шигалидән Радик Тимурхуҗиевич Шаһиәхмәтов. Гыйбадәтханә янында ук яшәүче Юрий Дегтев та читтә калмый.
Төзелешне авыл халкы соравы һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасия фатихасы буенча Кощак Свято-Троицк приходы настоятеле Ярослав Петрущенков алып бара.
19 декабрьдә көндезге сәгать 11дә төзелеп килүче гыйбадәтханәдә авылыбыз һәм гыйбадәтханәбез сакчысы изге Николай Чудотворец хөрмәтенә дога укылачак. Барлык теләгәннәр рәхим итсен.
Иске Шигали авылында төзелеп килүче культ учреждениесен торгызуга битараф булмаганнар кулдан килгән кадәр ярдәм итә ала. Средстволарны түбәндәге исәп-хисап счетына күчерергә мөмкин.
ИНН 1633610870 КПП 163301001
р/с 40703810500010000276
Филиал «Казанский» ОАО «РОСТ БАНК» в г.Казани
к/с 30101810100000000750
БИК 049205750