Район аграрийларына югары һәм беренче сортлы сөт саткан өчен субсидияләр бүлеп бирелә. Алар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан алына. Бер баш сыерга уртача алганда, субсидия 5 мең сумнан артып китә. “Ак барс Питрәч”, “Макс-Ойл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә, “Сабан”, “Абдуллин Х.С.” кебек крестьян-фермер хуҗалыкларына субсидия күләме бер сыерга хәтта 7-8 мең туры килә.