Питрәч районы авыл җирлекләрендә граҗданнар җыеннары дәвам итә. Анда район җитәкчелеге узган елда башкарылган эшләргә хисап бирә. Богородск авылында узган җыенда республика кунаклары, шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин катнашты. Монда халык һәм хакимият арасында эчкерсез сөйләшү булды.
Һәрбер авылның үзенчәлекле ягы бар, шуңа күрә дә гражданнар җыеннары да төрлечә уза. Кайдадыр халык сораулар бирүдән тыелып кала, ә кайдадыр җыен кара-каршы аралашуга әйләнә.
Богородск авылында да нәкъ менә шулай булды. Авыл җирлеге һәм район җитәкчелегенең гадәти хисабыннан соң, авыл халкыннан сораулар ява башлады. Алар авылда балалар бакчасы төзелеше кирәклеге, мәчет торгызу, Богородскидан Көек авылына кадәр юл салу мәсьәләләренә кагылышлы иде.
Җыен бик җанлы узды, барысы да диярлек үз сорауларына төпле җавап алды. Мисал өчен, авылда яшәүче бер кешене яңа гына төзелгән йортның зират юлын каплап торуы, мәет җирләүнең түләүле булуы мәсьәләсе борчый икән. Район башлыгы Эдуард Дияров беренче сорауга җавап биргәндә, Богородск халкының әлеге мәшәкатьне үзләре китереп чыгаруын әйтте, чөнки авыл кешесе бакча җирләрен сата, шуның белән юллар каплана, җирне сатып алган кешене йорт салудан беркем дә тыя алмый. Шулай да әлеге мәсьәләне чишәргә вәгъдә итте: “Зиратка юл булырга тиеш!”, - диде район башлыгы. Икенче проблемага килгәндә, бу эшкә полициянең участок уполномоченныен җәлеп иттеләр.
Богородск авылында балалар бакчасы төзелеше турындагы сорау уңаеннан да авыл халкы башлыктан уңай җавап алды:
- Авыл җирлеге башлыгы хисабыннан күренгәнчә, авылда демографик хәл уңай: узган елда 26 бала туган, 19 кеше үлгән. Бу табигый үсеш, шуңа күрә дә яңа балалар бакчасы бик кирәк, бу эш уңаеннан республикага үтенеч хаты әзерләнә инде...
Мәчет төзелешенә кагылышлы сорауга Эдуард Дияров, культ учреҗдениеләренең бары тик иганәчелек, хәйрия акчаларына гына торгызылуын билгеләп үтте. – Без әлеге максатлар өчен бюджет акчаларын бүлеп бирә алмыйбыз, - диде.
Җыенда район башлыгыннан тыш Казан кунаклары, шулай ук Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин да катнашты. Ул авыл халкы алдында чыгыш ясап:
- Җиде ел элек бердәмроссиялеләр сайлаучылар белән даими очрашып торырга дигән карарга килгән идек. Сайлаулар алдыннан гына түгел, ә сезнең яшәешегез турында белеп тору өчен әлеге очрашулар бик кирәк. Бүген кара-каршы аралашуда турыдан-туры катнашучы булуыма мин бик шат, - дип үзенең канәгать калуын әйтте.
Дәүләт Думасы депутаты сорауларга җавап бирде, җыеннан соң гражданнарны шәхсән үзе кабул итте. Әйтергә кирәк, аңа кабул итүгә районның төрле торак пунктларында яшәүчеләр язылды. Әлбәттә проблемалар төрле иде. Кайберәүләрнең ул шәхси характерда булса, икенчеләрен уртак мәсьәләләр борчый иде. Барысына да төпле җаваплар бирелде.
Богородск авыл җирлегенә 7 торак пункт керә. Анда 1513 кеше теркәлгән. Эшләүче халык саны 965 кеше. Шуларның 22се авыл хуҗалыгында, 42се – социаль өлкәдә, 32се - авылдан читтә эшли.