Чаңгы юлы чакыра!

2014 елның 7 феврале, җомга
Чаңгы юлы чакыра!

8 февральдә наратлыкта “Россия чаңгы юлы – 2014“ массакүләм чаңгы ярышлары узачак.
10 сәгать 30 минутта катнашучыларны теркәү була. Ярышлар сәгать 11дә башлана.
Башта стартка яшь чаңгычылар чыгачак. Аннары эстафетаны өлкән сыйныф укучылары кабул итә. Алардан соң хатын-кызлар һәм ир-атлар юлга баса.
Чаңгы ярышларын барлык ранг җитәкчеләре һәм ветераннары төгәлли.
Теләгәннәр аттракционнарда, уеннарда, конкурсларда катнаша ала, ә җирле талантлар кызыклы концерт программасы әзерләгән.
Башка торак пунктларда да күп кеше катнашында чаңгы ярышлары булачак.
Районда яшәүче барлык кешене чаңгы юлларында көтәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International