Бәйрәм белән котлау

2014 елның 7 марты, җомга
Бәйрәм белән котлау

Хөрмәтле хатын-кызлар! Кадерле әниләр, хәләл җефетләр, апалар, сеңелләр, кызларыбыз!

Сезне якынлашып килүче язгы бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Бүген җәмгыятебез һәм хөкүмәтебезнең игътибар үзәгендә – хатын-кыз, ана, хезмәтчән, гаиләнең карап торган кешесе тора. Заманча җәмгыятьтә хатын-кызның роле бик мөһим һәм бөек булуын бик яхшы аңлыйбыз. Хатын-кызның мәгарифкә, мәдәниятка, сәламәтлек саклауга, социаль хезмәткә, икътисадның барлык өлкәләре предприятиеләре һәм оешмалары эшчәнлегенә керткән өлешен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Күптән мәгълүм – иң яхшы эшчәннәр, тәвәккәл эшмәкәрләр, талантлы табиблар һәм укытучылар нәкъ менә хатын-кызлар.
Россия хатын-кызларына хас  зирәклек, игелек, матурлык, рухи көчкә ия булу – болар бар да олы кыйммәтләр. Әлеге сыйфатлардан башка җәмгыятнең гармонияле үсеше мөмкин түгел. Шуңа да безнең илебездә хатын-кызлар гаилә учагын саклаучылар, эшләрен уңышлы алып баручылар, актив җәмгыять эшлеклеләре булып торалар.
Шушы язгы бәйрәм көнендә, кадерле хатын-кызларыбыз, сезгә исәнлек-саулык, бәхет, мәхәббәт, гаилә иминлеге телим. Яратыгыз, сезне яратсыннар! Бәйрәм белән сезне!
Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе
Эдуард Дияров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International