1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4тә зур артиллерия һәм авиацион әзерлектән соң Германия гаскәрләре СССР чикләрен үтеп керә. Төгәл 75 ел элек Бөек Ватан сугышы башланган. Һәр елны 22 июньдә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.
Питрәч ветераннар оешмасының хисап-сайлау конференциясе үтте.
Район башлыгы Эдуард Дияров #Подпиши Родителей#Подпиши Близких республика акциясенә кушылды.
Район хуҗалыкларында азык хәзерләү сезоны ачылды. Печән, сенаж әзерләүдә районның иң эре предприятиеләренең берсе - “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ алда бара. Моннан тыш, “П.М.Гаврилов исемендәге” агрофирма” ҖЧҖдә һәм “Питрәч азык-төлек корпорациясе” ҖЧҖдә сенаж салуга керештеләр, калган авыл хуҗалыгы формированиеләрендә печәнгә, яшел массага күпьеллык үләннәрне чабуга керештеләр. Күпьеллык үләннәрнең гомуми мәйданы 10060 гектар тәшкил итә.
Май һәм июнь – мул сөт чоры, сыерлар болыннарда сусыл яшел үлән белән туклана, әлбәттә инде бу сөт сыйфатына уңай йогынты ясый. Район терлекчеләре бу вакытны нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша.
Надеждино авыл китапханәсендә балалар өчен «Я вдохновенно Пушкина читал» дигән Пушкин укулары сәгате узды.
Шәле авылында «Кыңгырау» исемендәге лагерда ял итүче балалар белән "Ярдәм сорый, чишмә сулар, Җир ана"-дигән темага викторина үткәрелде.
Шәле китапханәсендә А.С.Пушкинны искә алу көненә багышланган «Һәр халыкның яраткан язучысы» темага аның шигырьләрен, әкиятләрен уку дәресе үткәрелде.
Хәзергә республикада 110 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән
РАЙОН БАШКАРМА КОМИТЕТЫ КАРШЫНДАГЫ административ комиссиясе узган утырышта административ тәртип бозулар турында алты беркетмә карады.
Беркетмәләр “Авыл һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләре”н бозучыларга карата төзелде. Шәле, Янсуар, Питрәч авыл җирлекләрендә яшәүче биш кешегә төзелеш материалларын, металл калдыкларын, төзелеш калдыкларын һәм печәнне йорт биләмәсеннән читтә өеп куйган өчен 2000әр сум күләмендә штраф билгеләнде. Моннан тыш, Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегендә яшәүче бер кешегә шундый ук штраф салынды, ул терлекләрен торак пункт территориясенә караучысыз чыгарып җибәргән.