Район хуҗалыклары язгы кыр эшләренә тотындылар. Беренчеләрдән булып “Ак барс -Питрәч”, “Рацин-Шәле” һәм “Соя-Колай” оешмалары күпъеллык үләннәрне ашлама белән тукландыралар. Соңгы хуҗалыкта безнең иҗат төркеме дә булып кайтты. Нәтиҗәләре алдагы материалда.
Питрәч районында 2016 елда барлыгы 59 300 гектарлык мәйданда чәчү эшләре алып барырга җыеналар.
23 нче март көнне М-7 трассасында юл һәлакәте очрагы булды. Анда ике кешенең гомере өзелде, берничәсе авыр хәлдә. Бу турыда Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Мидхәт Әхәтов мәгълүматында.
Бу турыда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Питрәч районындагы идарәсе җитәкчесе Владимир Волков әйтте. Аңа да карамастан, язгы су басу очракларын булдырмау өчен барлык кирәкле эшләр тулы күләмдә башкарылган. Тулырак алдагы сюжетта.
Шәле авылында якташыбыз журналист Алсу Хәсәнованы искә алу кичәсе узды. Аның ничек үтүе турында безнең сюжеттан белерсез.
Карповка авылында халык саны күп түгел, 300 гә якын. Бу кечкенә авылда республика программасы ярдәмендә бүген яңа социаль объект төзелә. 50 урынлык клуб тиздән сафка басар дип көтелә. Тулырак алдагы материалда.
Татарстанның иң яхшы укытучылары Питрәч районына “Ел укытучысы” бәйгесенең зональ турында катнашыр өчен узган атнада җыелдылар. Монда сигез район катнашты. Җиңүчеләр үз район исемнәрен республикада яклаячаклар.
Японнар белән сугышта ул авыр яраланган. Дәүләт бүләкләре, медальләре дә байтак. Сүз бөек ватан сугышы ветераны Вазыйх Шакир улы Сәгыйров турында. Узган атнада ул 90 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте.