ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

ПИТРӘЧ РАЙОН БАШЛЫГЫ ЭДУАРД ДИЯРОВКА яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү эшенә зур өлеш керткәне өчен  “Татарстан Республикасы ветераннар советы” республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы рәисе  А.Г.Юлашев рәхмәт белдерде.

Район үзәгенең ике балалар бакчасы – “Кыңгыраучык” һәм “ Кояшкай” Республика программасы буенча  капиталь ремонттан соң кабат  үз ишекләрен ачты. 

Барча авыл кешесенеке кебек үк  аның да тормышы җиңелләрдән булмый. Балалар тәрбияләп үстергән,  эшенә дә барган,  әле тагын яраткан шөгыле өчен дә вакыт тапкан. Ул гомере буе җырдан аерылмаган. Сүзебез Күн авылында яшәүче  Әминә Низам кызы  Таһирова турында. Ул шушы көннәрдә  90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны  тормышындагы истәлекле көн белән район җитәкчелеге дә тәбрикләде.

Әминә апа  иртәдән кунаклар көтте. Ул бик нык дулкынланды.  Бу аңлашыла да,  өлкән буын кешеләре мондый зур игътибарга  күнекмәгән. Юбиляр сүзләренә караганда,  ул бик яхшы тормыш кичергән.

Татарстанда авыл җирлекләренә грантлар бирү гамәлдә. Грант акчасы авыл җирлекләрендә тормыш тәэминаты объектларының матди-техник базасын ныгытуга, социаль инфраструктура объектларын рәткә китерүгә, торак пунктларда уңайлыклар булдыруга, шулай ук социаль әһәмияттәге башка мәсьәләләрне хәл итүгә тотарга була. Грант акчасын максатчан тотмаган очракта, килешүне өзү һәм алган бюджет акчасын кире кайтару кебек андый хәлгә карата чара күрү каралган.

Кичә авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсының оештыру комитеты утырышы булып, анда конкурс 4 нче ел рәттән үткәрелүе һәм җирле мәсьәләләрне хәл итүдә гамәли инструментларның берсенә әверелүе турында билгеләп үтелде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсеннән Тимур Әхмәтвәлиев һ.б.лар катнашындагы утырышны уздырган ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, үткәрелә башлаганнан бирле, конкурста республиканың 43 муниципаль районыннан 660 авыл җирлеге катнашып, 312се җиңеп чыкты һәм 1әр миллион сум күләмендә акча кулга төшерде, бүген 104 авыл җирлеге-миллионеры билгеле була, диде.

Шул хакта хәбәр биргән ТР Муниципаль берәмлекләр советы матбугат хезмәтеннән Надил Гыймадетдинов тәгаенләгәнчә, аерым алганда, быел 43 муниципаль берәмлектән 222 авыл җирлеге конкурста катнашырга гариза биргән булган. Конкурс эшләре исә 7 калыпка салып бәяләнгән, шуңа җирлектә даими яшәүчеләрнең еллык саны, җирлекнең кеше башына салым һәм салым булмаган керемнәре, 100 кешегә кече һәм урта эшкуарлык субъекты һәм ничә җинаять туры килүе, кеше башына шәхси торак төзү күләме, эре мөгезле терлекнең баш саны, каты өслекле юллар озынлыгы һ.б.лар керә. Әйтик, авыл җирлекләрендә 22 меңгә кадәр халкы яшәгән муниципаль берәмлекләр 2 грантка өмет итә ала, аннан күбрәк булса – 3 грантка. Әмма шунысы бар: җиңеп, грант алганнар конкурста алга таба 3 ел дәвамында катнаша алмый.

Грант отканнарны акчаның максатчан кулланылышын ТР Икътисад министрлыгы контрольга ала, грант алуга ирешкәннәр, киләсе елның 1 февраленә кадәр, әлеге министрлык алдында хисап тотарга тиеш була.


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

“Сыерның сөте телендә” дисәләр дә, хикмәт телдә генә түгел, ә нәрсә белән һәм ничек тукландыруда. Моңа кадәр мөгезле эре терлектән зур күләмдә сөт саву һәм ит алу өчен бөртекле иген кулланылса, “Татарстан кыры” фәнни-тикшеренү институты галимнәре малларны кузаклы культуралар белән тукландыруның өстенлеген тагын бер кат раслады. Россиядә әйдәп баручы фәнни үзәкнең бөртекле-кузаклы һәм ярма культуралары бүлеге мөдире Александра Фадеева сүзләренә караганда, бу – заман таләбе. “Сыйфатлы сөт һәм ит алу өчен тукландыру рационында, иң беренче чиратта, аксым булырга тиеш. Аны исә борчак, ясмык, люпин, кытай борчагы (соя) һәм башка кузаклы культуралардан алырга була. Шуңа да республикада мондый төр культуралар мәйданнарын арттыру кирәк”,- ди галимә.

Татарстанда борчак моңа кадәр 60 мең гектар мәйданда игелсә, алга таба аны 100 мең гектарга кадәр җиткерү күздә тотыла. Александра Фадеева искәрткәнчә, хәтта сугыш һәм аннан соңгы еларда да борчак 90 мең гектар мәйданда игелгән. Кытай борчагы мәйданнарын да 5 мең гектардан 10 мең гектарга җиткерергә уйлыйлар. “Дөрес, борчак һәм шуның ише игеннәр бик нәзберек культура санала. Мисал өчен, борчак озын сабаклы булып үсә һәм бик тиз авып, кузаклары ачылып, бөртекләренең күбесе коелып бетә иде. Кытай борчагы исә җылылыкны бик ярата һәм аның өлгерү срогы бик озын. Шуңа да институт белгечләре кузаклыларның яңа сортларын уйлап тапты. Безнең “Варис”, “Ватан”, “Казанец” , Кабан”, “Таң” сортлары инде дәүләт сынавын узып, үзләрен югары рентабельле борчак булуларын танытты”, - ди 37 ел гомерен фәнгә багышлаган галимә. Мондый сортлы борчак кыска сабаклы, аумый, егыла торган сортлары булса да, аларның кузаклары ачылмый икән. Александра Фадеева шулай ук, традицион культура – борчактан тыш, ясмык, кытай борчагы, люпин, ногыт кебек кузаклыларга бәяләмә бирде һәм аларны да игүнең өстенлекле якларын ачты. Галимнәр раслаганча, алар, аксымнан тыш, алыштыргысыз аминокислоталарга, аеруча лизинга бай булулары белән аерылып тора. Кузаклылырның әлеге өстенлекләрен күздә тотып, алдагы елларда терлекчелек продуктларын арттыру максатыннан, “Татарстан кыры” фәнни-тикшеренү институты тарафыннан махсус программа эшләнгән. Аның нигезендә, 3 юнәлеш буенча эш алып барылачак. Монда төп юнәлеш – борчак культурасын игү мәйданнарын арттыру һәм терлекләрне тукладыруда аны киң куллану. Борчактан тыш, ясмык, люпин, кытай борчагы кебек культураларны үстерүгә дә төп игътибар биреләчәк. Өченче юнәлеш исә, республика аграр тармагындагы максатчан эшләүче агрономнарны җыеп, аларны кузаклы культуралар игү буенча белемнәрен күтәрү. “Авыл хуҗалыгы буенча фәнни үзәктә мондый укулар башланды инде. Алар алдында галимнәребез генә түгел, инде шактый тәҗрибә туплаган практик агрономнар да чыгыш ясый. Шулардан узган укуларда Буа районының “Авангард” хуҗалыгы һәм “Агросила групп” ширкәтләре баш агрономнары үзләрендә борчак, Дега сортлы ак люпин, кытай борчагы игү буенча тәҗрибәләре белән уртаклашты. Һөнәрдәшләренең мондый алдынгы тәҗрибәләре агрономнарда аеруча зур кызыксыну уятты”, - дип ассызыклый “Татарстан кыры” авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров. Буадагы әлеге хуҗалык ел саен борчакның һәр тектарыннан 25-44 центнер уңыш алсалар, “Татарстан кыры” селекциясендәге “Миләүшә” сортлы кытай борчагы уңышын гектарына 18 центнерга кадәр җиткергәннәр, диелә журналист Солтан Гарифҗанов хәбәрендә.

 

Мәгълүм булганча, ана капиталы программасы тагын ике ел эшләячәк. 2007 елдан бирле 1621 питрәчле сертификат алган. Бу көннәрдә Питрәч районының тагын 4 гаиләсе ана капиталына сертификатлы булдылар.


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татар шагыйре Г. Тукайның туу елына 130 ел булу уңаеннан Питрәч муниципаль районы "Шатлык" социаль приютында шагыйрь әсәрләре буенча “Г. Тукай эзләреннән” дип аталган рәсем бәйгесе булып узды.

Язның җылы көннәре җиткәч районның хезмәт коллективлары өмәләрне башлап җибәрде. Беренче чиратта алар үз оешмалары территорияләрен җыештырдылар.

Район үзәгенең берьюлы ике балалар бакчасы үз ишекләрен капиталь төзекләндерүдән соң ачтылар. Әлеге учрежденияләрнең эчке уңайлыклары ничек үзгәргән, балалар һәм әти-әниләр шатмы, бу турыда безнең материалда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International