22 майда “Бердәм Россия” партиясе Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау буенча партия эчендэ кандидатлар өчен Бердәм алдан тавыш биру конен үткәрәчәк. Узган атнада Питрәч районында булачак кандидатлар сайлаучылар белән очрашты.
Агымдагы ел башыннан Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан спиртлы эчемлекләр кулланган 26 машина йөртүчене туктатканнар. Бу һәм шулай ук әлеге очраклар өчен каралган җәзалар турында Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Мидхәт Әхәтов мәгълүматында.
Агымдагы елның ике аенда Питрәч районы юлларында руль артына исерек килеш утырган машина йөртүчене туктатканнар. Узган елда шул вакыт аралыгында 18 очрак теркәлгән. Спиртлы эчемлекләр кулланган машина йөртүчеләр катнашлыгындагы юл хәләкәте очраклары да кимегән.
Алар профессиональ уенчылар түгел, алар һәвәскәрләр. Аңа да карамастан хоккейны ким уйнамыйлар. Бу көннәрдә сигез команда алкалы хоккей буенча район беренчелегендә катнашты.
“Питрәч йолдызчыгы” район фестивале 11 ел үткәрелә. Быел аның сайлап алу турларында 1000 артык бала катнашкан. Шуларның 300 гала-концертта чыгыш ясады.
“Ана” дигән сүздән дә изге нинди сүз бар? Һәрберебез өчен дә, баламы син, яшүсмерме, өлкән яшьтәге кешеме, әни – җир йозендәге иң кадерле, иң кыйммәтле нәрсә – тормышны бүләк итүче ул.
Коррупция җәмгыять белән бергә барлыкка килгән дияргә була. һәр кеше кайчан да булса ришвәтчелек белән очраша. Әлеге катлаулы, зур проблемага каршы нәтиҗәле көрәш алып барырга мөмкин. Әмма моны уртак көч белән бергәләп башкарырга кирәк. Районда үткән коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләүкомиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашучылар да бу турыда сүз алып барды.
Бүгеннән язгы хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башлана. Питрәч районыннан Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына 30 кеше җибәрергә планлаштыралар. Егетләрне армиягә озату Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты планы нигезендә тормышка ашырылачак.
Күптән түгел үткән уеннар Питрәчнең ике хоккей командасы – 2006 елгы яшүсмерләр һәм 1999-2001 елгы кызлар командалары өчен сезонны йомгаклау уены булды. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә аларның урыннары билгеләнде.
12 апрельдә Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителәчәк. Әлеге бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында һәм татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, ТР Язучылар берлеге, Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте оештырган әлеге бәйге өч этапта үткәрелә: катнашучыларның иҗат исәрләрен кабул итү (1 нче февральга кадәр), эшләрне экспертлар тарафыннан тикшерү (10 нчы февральдан 11 нче мартка кадәр) һәм зона этабы - Татарстан Республикасының аерым муниципаль берәмлекләрдә экспертлар һәм балалар катнашында бәяләү (22 нче марттан 26 нчы мартка кадәр).
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, Татарстанның үзеннән һәм РФ субъектларының 14еннән 2877 хезмәт кабул ителгән: шигърият жанрында – 2267, проза – 573 һәм драматургия – 37 хезмәт. Эксперт төркеме читтән торып үткәрелгән I турда 300 хезмәтне сайлап алган булган. Аеруча Казан, Яр Чаллы, Саба, Арча, Түбән Кама һәм Актаныш районнары әлеге бәйгедә активлык күрсәткән. Үз иҗатлары белән бәйгедә Башкортстан Республикасы, Пенза, Киров һәм Әстерхан өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы, Пермь крае укучылары да катнашкан.
«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең җиңүчеләре 12 нче апрель билгеле булачак.