ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2015 ел
дүшәмбе

Умартачылар министрга моңа алмашка "Россияне бал белән күмәргә" вәгъдә бирә


Сарманда быел беренче тапкыр, район Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә, урып-җыю чорында комбайнчылар арасында һәр ункөнлек саен нәтиҗә чыгарылып барыла. Беренче, икенче декадалар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр инде премияләрен алдылар. 24 августта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов җитәкчелегендә карарны тормышка ашыручы комиссия өченче ункөнлеккә дә лидерларны билгеләде. Бу көнне хезмәт алдынгыларына 1500, 1000, 500 сумлык сертификатлар тапшырылды, дип хәбәр итә sarman-rt.ru сайты.

Урып-җыю барышы белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин үзе шәхсән кызыксынып тора. Ул даими рәвештә басу-кырларда була, алдынгылар белән күрешә, эш процессы белән таныша. Бу юлы да җиңүчеләр 3 төркемдә, комбайннарның җитештерү мөмкинлеге төрләренә карап, билгеләнде. “Нью-Холланд-6080, 6090” комбайннарында эшләүчеләр арасында беренчелекне “Сарман” агрофирмасыннан Закир Хәйретдинов алды. Ул өченче ункөнлектә 6833 центнер ашлык суктырган. 2 һәм 3 урыннарда “Нөркәй” агрофирмасы алдынгылары – Наил Әхмәтшин (6602 центнер) һәм Ленар Габдрахманов (эш күрсәткече – 6486 центнер). Икенче төркемдә - “Тукано-450”, “Мега-360”, “Лексион-540” комбайннарында эшләүчеләр арасында беренче-икенче урыннар – янә “Сарман” агрофирмасы егетләрендә. 8819 центнер ашлык суктырып, Фаиз Тимербаев беренче булса, икенчедә тагын Ринат Сәгъдәтов (8240 центнер). Илшат Дәүләтшинның (“Нөркәй” а\ф) күрсәткече – өченче урында. Ул 7155 центнер уңыш алган. Өченче төркемдә дә “Сарман”нар беренчелекне бирмәде. 5272 центнер суктырган Алмаз Хәсәнов җиңүче дип табылды. Нияз Тимерҗанов (5074 центнер) икенче булды. “Нөркәй” агрофирмасыннан Алмаз Хадиев өченчелекне алды. Аның эш күрсәткече – 4835 центнер.

Татарстанда гектарыннан уртача уңыш 21,3 центнер чыга, 2 млн 444,7 мең тонна ашлык суктырылган, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

Уңышны җыеп алу кампаниясе башланганнан алып 1 млн 149 мең гектардан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган, бу фаразланган күрсәткечләрнең 73 проценты дигән сүз.

Әлки районында 91 процент мәйданнан ашлык җыеп алынган, Апаста 90, Нурлатта 85, Зәй районында 83, Буада 82 процент мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган. Шул ук вакытта Чирмешән, Тукай, Яңа Чишмә, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында авыл хуҗалыгы культуралары биләгән 57-67 процент мәйданнан гына уңыш җыелган.

Читтән кертелә торган товарларны алмаштырырлык продукция җитештерү шартларында терлекләр өчен азык-төлек өстәмәләрен республикада чыгарылырга мөмкин. Катнаш азыкларның энергетика һәм протеин туклыклылыгын арттыру проблемасы уңышлы хәл ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Проблеманың актуаль булуы белән бәйле рәвештә, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәр төркемендә Рәдис Хуҗин, Шамил Шакиров, Фәүзия Гыйбадуллина, Евгений Крупин һәм башка белгечләр ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында читтән кертелә торган энергетика һәм протеин туклыклыклы өстәмә азыкны алмаштырырлык продукция җитештерү буенча практик тәкъдимнәр әзерләнгән һәм нәшер ителгән. Алар сөтчелек тармагында җитештерү һәм куллану технологиясе буенча эшләнгән.

Терлекчелек өлкәсе галимнәренең җирле ресурсларны һәм эшкәртү сәнәгате калдыкларын куллану технологияләре буенча яңа эшләнмәләр нәтиҗәләре китерелгән. Аларны сөт бирүче терлекләргә ашату нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручыга ТРда крестьян-фермерлык хуҗыкларын үстерү кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектлар тәкъдим ителде


Быел, хосусый ярдәмче хуҗалыкларга (ЛПХ) булышу максатыннан, бюджеттан 532 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Аларның 70 млн сумы мини-фермалар төзү, 15 млн сумы 1 яшьтән арткан кәҗәләрне тоту һ.б.ларга юнәлдерелгән. Киләсе елга хосусый ярдәмче хуҗалыкларга субсидия бирү өчен 800 млн сум күләмендә акчаны бүлү каралган.

Татарстанда хәзер 445 мең хосусый ярдәмче хуҗалык бар. Узган ел республикада агросәнәгать комплексы җитештергән 188 млрд сумлык товарның 50 проценттан артыгы хосусый ярдәмче хуҗалыклар өлешенә тия. Авыл җирлегендә Татарстанның 920 мең кешесе яши, шуларның 445 меңе хосусый ярдәмче хуҗалык тота.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл барышында парламентның экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте. Чарага ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, парламент депутаты Ринат Гайзатуллиннан тыш, хосусый ярдәмче хуҗалыклары булганнар чакырылган. Түгәрәк өстәл Татарстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү һәм аларга ярдәм итү темасына багышланган иде.

Таһир Һадиев сүзләренчә, андый хуҗалыклар 287 мең эре терлек асрый. Шуларның 125 меңе − сыерлар, 55 меңе − дуңгызлар, 12 меңе − атлар. Моннан тыш, 360 мең чамасы кәҗә һәм сарык үрчетелә. Мондый хуҗалыклар 606 мең тонна сөт җитештерә. Республиканың һәр кешесенә бүлсәң, бу кеше саен якынча 150 литр дигән сүз. Җитештерелгән ит күләме 130 мең тоннадан да артып китә, һәр татарстанлыга 35-40 килограм чамасы ит туры килә. Парламент комитеты җитәкчесе хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2 млн-нан артык кош бар һәм 302 млн чамасы йомырка җитештерелә. Яшелчәләргә килгәндә, Татарстанда 1,2 млн тонна бәрәңге үстерелә.

“Хосусый ярдәмче хуҗалыклар республиканы азык-төлек белән тәэмин итүдә бик зур роль уйный. Шуңа да республика лидеры Рөстәм Миңнаханов бу юнәлешкә игътибарны соңгы елларда тагын да арттырды, - диде Таһир Һадиев. – Безнең төп максат — малларның баш санын һәм җитештерүне арттыру. Парламентта хосусый ярдәмче хуҗалыкларга кагылган закон проекты әзерлибез. Ул сентябрь-октябрь айларында кабул ителер дип уйлыйм һәм бу мондый хуҗалыклар өчен зур ярдәм булачак”.

Таһир Һадиев фикерен министр урынбасары да хуплады. “Эре мөгезле терлекне үстерү һәм үрчетү буенча камилләшү өстендә эш алып барырга кирәк. Бу тармакны үстерүдә министрлык та ярдәм итәчәк, - диде Ришат Хәбипов. Ул шулай ук терлек үрчетү генә түгел, ә яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү буенча да яңа законнар кабул ителер дигән ышанычын белдерде. – Без җитештерә беләбез, әмма әле сатарга өйрәнмәдек. Шуңа да безгә кооперативларга берләшергә кирәк. Бу юнәлештә эш алып бару өчен федераль бюджеттан 400 млн сум акча бүлеп бирелде”.

Түгәрәк өстәлдә катнашкан хосусый ярдәмче тотучылар вәкилләре исә үзләрен борчыган мәсьәләләргә тукталды. Аларны өстәмә җир бүлеп бирү, хуҗалыкларын техника белән тәэмин итү, нәселле терлек сатып алу өчен субсидияләр күләме һ.б. мәсьәләләр кызыксындырды.

Чарада катнашкан банк вәкилләре бу тармакка бирелә торган субсидияләр һәм кредитлар белән таныштырды.

Татарстанда 2 млн 339,6 мең тонна ашлык суктырылган. Гектарыннан уртача 21,3 центнер уңыш чыга. Узган елның әлеге датасына 2 млн 250,2 мең тонна икмәк җыеп алынган булган, гектардан 22,4 центнер иген чыккан, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Бүгенге көнгә 1 млн 100 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган, бу барлык күләмнең 70 процентын тәшкил итә. Узган ел әлеге сан 1 млн 005,8 мең гектар булган.

Урак өсте алдынгылары булып Әлки (эш 88 процент башкарылган), Апас (87), Зәй һәм Нурлат (80шәр), Буа (77), Биектау (75) һәм башка районнар санала.

Бөртеклеләрне җыю буенча иң түбән күрсәткеч - Чирмешән районында, анда нибары 54 процент мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган.  

Бүген Казанда Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясе үткәрелде. Анда Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Белем бирү-фәнни үзәге җитәкчесе Олег Морозов һ.б. катнашты.

Төп доклад белән Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин чыгышы ясады. Аның сүзләренә караганда, Казанда мәгариф системасы үсешенә ел саен шәһәр бюджетының 60 проценттан артык өлеше тотыла.

Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, узган уку елында башкаланың 19 мәктәбендә, агымдагысында исә 290 белем бирү йортында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Ел ахырына кадәр 20 балалар бакчасын файдаланылышка тапшыру күздә тотыла.

Мәгариф идарәсе башлыгы хәл ителмәгән проблемаларга да игътибар юнәлтте. Алар рәтендә – мәктәпкәчә белем бирү йортларын, мәктәпләрдә спорт залларын капиталь төзекләндерү, яңа мәктәпләр салу. Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, соңгы елларда демографик үсеш “дулкыны” сәбәпле, урыннарга кытлык балалар бакчаларында гына түгел, урта мәктәпләрдә дә күзәтелә. “Шәһәрнең бик тиз үсә торган микрорайоннарында 12 мәктәп җитми. “Солнечный город”, “Светлая долина”, “XXI век” һ.б. яңа торак массивларында бу мәсьәлә аеруча актуаль”, – дип сөйләде Илсур Һадиуллин. Шул ук вакытта ул, урыннар булдырудан тыш, заман таләпләренә җавап бирә торган белем бирү мохите барлыкка китерү заруриятен ассызыклап узды.

Мәктәпкәчә мәгариф турында сүз йөрткәндә, чыгыш ясаучы 64 меңнән артык бәләкәй казанлының балалар бакчаларына йөрүен билгеләп узды. Аның әйтүенчә, бүген 1,5-3 яшьтәге 15,5 мең бәләкәч бакчага чират көтә. “Казанда хосусый һәм гаилә бакчалары саны артты. Моннан тыш, буш мәйданнарны нәтиҗәле файдалану максатыннан, кайбер башкала мәктәпләре базасында мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларга 632 урын булдырылды”, – дип сөйләде Илсур Һадиуллин үзенең чыгышында.

Алга таба мәгариф идарәсе башлыгы Казан чыгарылышларының БДИ нәтиҗәләре, укучыларның бөтенроссия, халыкара фән олимпиадаларында яулаган уңышлары, шулай ук профессиональ кадрлар әзерләү, инклюзив белем бирү формалары, сәләтле балалар белән эшләү һ.б. мәсьәләләр турында хисап тотты.

Конференциядә шулай ук Илсур Метшин, Андрей Поминов, Олег Морозов, башкаланың әйдәп баручы белем бирү йортлары җитәкчеләре, укытучылары, шул исәптән “ТР Ел укытучысы – 2015” бәйгесендә җиңеп чыккан Казанның Киров районы 151нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучы Евгения Родионова чыгыш ясады.

Казан чыгарылышларының 43е БДИны 100 баллга тапшырган. Бу Татарстан буенча иң яхшы эшләрнең гомуми санының 41 процентын тәшкил итә. Имтиханнарны 100 баллга тапшыручыларның күбесен КФУ лицейлары (6 кеше) һәм 131нче лицей (5 кеше) укытучылары әзерләгән.

Бу хакта бүген Казанда Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясендә Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Чарада Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан шәһәре Башкарама комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Белем бирү-фәнни үзәге җитәкчесе Олег Морозов һ.б. катнашты. Конференция “Заманча мәгариф: бердәй мөмкинлекләр – яңа технологияләр – шәхси җаваплылык” темасына багышланды.

Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, Казанның 2 чыгарылышы берьюлы 2 фән буенча имтиханны 100 баллга тапшыруга ирешкән. Бу – КФУ карамагындагы лицей укучысы Кирилл Муравьев (рус теле, информатика) һәм башкаланың Совет районы 167нче мәктәп укучысы Сөмбел Сабирова (рус теле, биология).

“Без имтиханны 100 баллга тапшырган укучылар уңышлары белән горурланабыз. Әмма 80 баллдан 100 баллгача – югары баллы нәтиҗәләр дә мөһим, чөнки алар чыгарылышларга югары уку йортларына бюджет урыннарга керү мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп узды чыгыш ясаучы.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы китергән мәгълүматларга караганда, 2014-2015 уку елында башкалада 5,5 мең чыгарылыш бердәм дәүләт имтиханы тапшырган. Рус теле, әдәбияты, тарих, инглиз һәм алман телләре буенча БДИдан уртача балл, узган ел белән чагыштырганда, югарырак булган. Физика елында әлеге фән буенча уртача балл исә 6 баллга арткан.

Казан мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, шул ук вакытта математика (-0,3), информатика (-2,4), биология (-3,7), химия (-1,1), җәмгыять белеме (-1,1), француз теле (-4,2) кебек фәннәрдән сынау нәтиҗәләренең түбән булуы җитди борчуга сала. 

“Бу уңайдан бернинди акланулар кабул ителми. Казан – университет традицияләре, физика-математика, химия мәктәпләре булган, очкычлар һәм вертолетлар төзелеше, химия һәм нефть химиясе каласы. Казан сәнәгать заводларында инде бүген үк белгечләргә кытлык күзәтелә. Югарыда санап үтелгән төп фундаменталь фәннәрнең нигезен белмәүчеләргә исә анда урын юк”, – диде мэр. Ул моның сәбәпләрен ачыкларга һәм Россия, республика тәҗрибәсен өйрәнеп, ТР Мәгариф һәм министрылыгы белгечләре белән киңәшләшеп, киләсе елга югарыда санап үтелгән фәннәрдән БДИ нәтиҗәләрен яхшыртырга кирәклегенә басым ясады.

“Казан мәктәпләрен тәмамлаучы 28 укучы аттестатсыз калды. Бу сан, Татарстан, Санкт-Петербург һәм Мәскәү күрсәткечләре белән чагыштырганда, азрак. Шулай да, бу – тынычланыр өчен сәбәп түгел, чөнки әлеге саннар артында – реаль укучылар язмышы. Белешмә кәгазе белән чыгарылганнарның күпчелек өлеше башкаланың Авиатөзелеш, Киров һәм Яңа Савин районнары мәктәпләренә туры килә”, – дип ачыклык кертте Илсур Һадиуллин.

Конференция барышында белем бирү йортларының рейтингы игълан ителде. Типлаштырылмаган учреждениеләр арасында I урынга 131нче лицей лаек дип табылды. Гимназияләр һәм лицейлар рейтингында 83нче лицей – беренче. Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган мәктәпләр арасында 33нче урта белем бирү мәктәбе җиңүгә иреште. Казанның 12нче мәктәбе – гомумбелем бирү мәктәпләре рейтингы башында.

Бүген Татарстанның Югары Ослан районында узган студентлар мәгариф форумында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов булды.

Кунакларны ТР Студентлар лигасы президенты Элькин Искәндәров озата йөрде. Ул палаткалар лагере буенча экскурсия үткәрде, форум эшенең оештырылышы, мастер-классларның нинди форматта үтүе турында сөйләде. "Студентлар форумы - республика студентлары өчен төп вакыйга. Бу элек Татарстан студентларында булмаган яңа һәм уникаль мәйданчык", - диде Э.Искәндәров. 

Форумда катнашучылар белән очрашу барышында Илдар Халиков, мондый чараның шәһәрдән ерак урнашкан кыр шартларына узуы дөрес, дип ассызыклады. "Форум үз эшен тәмамламаганга карамастан, аны үз максатына иреште дияргә була. Студентлар - һәр илнең, һәр процессның актив өлеше",- дип билгеләп үтте очрашу барышында ТР Премьер-министры. Аның фикеренчә, мондый форумнар министрлык һәм вуз җитәкчеләренә студентларның тәкъдимнәрен ишетергә булыша.

Очрашуда студентлар республика Хөкүмәте башлыгыннан Казанда узачак "Россия студенталары язы-2016"ның оештыру комитетын җитәкләвен үтенделәр. И.Халиков ризалыгын белдерде.

Алга таба очрашу сорау - җавап форматында дәвам итте, тәкъдимнәр дә кертелде. Әйтик, КФУ студенты Премьер-министрдан транспорт грантын финанслауны арттыруны сорады. "Грант мәҗбүри бушлай прәннек таратуга әйләнергә тиеш түгел. Грант грант булып калырга тиеш", - дип җавап бирде Илдар Халиков.

Җәмәгать тәртибен саклау буенча "Форпост" яшьләр оешмасы вәкилләре Казанда офис белән үз оешмалары өчен бердәм үзәк булдыруда ярдәм итүне сорадалар. Премьер-министр әлеге мәсьәлә буенча тәкъдимнәрне әзерләргә кушты.

Студентларның хезмәт отрядлары  вәкилләре дә читтә калмалы, алар студентлар отрядларының санын арттырырга тәкъдим итте. "Эш бирүчеләр эшчеләр эзли, студентлар  - эш. Бу реаль проблема, шул хакта фикер алышырга һәм хәл итү юлларын эзләргә кирәк", - дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.

Очрашу азагында Илдар Халиков студентларга нәтиҗәгә йөз тотарга: эзләргә, проблемалар турында фикер алышырга һәм хәл итү юлларын табарга киңәш итте.

Искәртеп узабыз: Студентлар мәгариф форумы 24-29 августта Татарстанның Югары Ослан районында уза. Анда республиканың барлык районнары, шәһәрләреннән 1меңнән артык егет һәм кыз катнаша. Биш көн дәвамында анда катнашучыларны дүрт төп юнәлеш: спорт, мәгариф, мәдәни үсеш һәм команда эше буенча 200ләп сессия көтә. Мастер-класс һәм тренингларда дистәләгән тренер һәм йөзләгән танылган кеше катнаша.          


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International