Бүген Казан мәктәпләренең 30дан артыгы – Татарстанның иң яхшы мәктәпләре рәтендә, 9ы исә Россиянең иң яхшы 500 мәктәбе исемлегенә кертелгән. Башкланың 57 укучысы бөтенроссия фән олимпиадалары җиңүчесе һәм призеры булып танылган.
Бу хакта бүген Казанда Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август конференциясендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, башкалада сәләтле балалар, югары уку йортларына керә алсын өчен, барлык шартлар да булдырылган. Чыгарылышларның 74 проценты исә белем алуын Казан вузларында дәвам иттерә.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов билгеләп үткәнчә, башкала мәгарифе республика мәгарифенең йөзен билгели. “Күп кенә инновацион технологияләр башта башкала уку йортлары эшчәнлегендә тикшерелә һәм, уңышлы дип табылган очракта, республика мәктәпләрендә дә файдаланыла башлый”, – дип искәртте ул үзенең чыгышында. Аннары министрлык җитәкчелеге вәкиле Казан мэры Илсур Метшинга мәгариф системасы үсешенә керткән өлеше, башкала укытучыларына ирешелгән югары күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде.
Мэр үзенең чыгышында әти-әниләрдән акча җыю мәсьәләсен күтәреп, мәктәп фондларында акчалата эш йөртелергә тиеш түгеллеген ассызыклады. “Мәктәп кирәк-яракларына әти-әниләрдән, чыгарылышлардан кертемнәр 2 төп принципка – үзиреклелелеккә һәм ачыклыкка таянып, бары тик хисап счетына күчерү юлы белән кабул ителергә тиеш”, – дип билгеләп узды ул бу уңайдан.
Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәр бюджетының яртысыннан артыгы мәгариф тармагына сарыф ителүгә карамастан, мәктәп, барыбер, бюджеттан тыш өстәмә матди чыганаклар җәлеп итүгә мохтаҗ. Күп кенә әти-әниләр, чыгарылышлар үз мәктәпләренә ярдәм итәргә әзер. Шул ук вакытта мэр әти-әниләрдән мәҗбүри рәвештә акча җыюга бәйле килгән шикаятьләрнең кимемәвен дә әйтеп узды.
“Әйдәгез сөйләшик: мәктәп фондларында башка бернинди акчалата эш йөртү булмасын, бары тик исәп-хисап счеты аша гына эшләргә кирәк”, – дип ассызыклады ул.
Искәртеп үтик: чарада төп доклад белән Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 2014-2015 уку елында Казан мәктәпләрендә 200дән артык укучыга психология-медицина ярдәме үз вакытында күрсәтелгән. 1500ләп бала һәм үсмер Казанның “Ресурс” психология-медицина социаль үзәге дәресләрендә булган.
Чыгыш ясаучы билгеләп узганча, балаларның психологик халәте һәм иминлеге торышы аеруча игътибарга лаек. “Кызганыч ки, мәктәп укучысының, психологик халәтенә бәйле рәвештә, сәламәтлегенә зыян килү очраклары күзәтелә”, – диде ул бу уңайдан. Мәгариф идарәсе башлыгы укучыларның үз-үзен тотышының аномаль билгеләрен вакытында ачыклап, әти-әниләр, медицина хезмәткәрләре белән берлектә, чаралар күрергә өйрәнү заруриятен билгеләп узды. Илсур Һадиуллин Андрей Поминовка мөрәҗәгать итеп, укытучыларның квалификациясен күтәрү курслары программасына яшүсмерләрнең үз-үзләрен суицидаль тотышын профилактикалау мәсьәләләрен кертүне сорады.
Яр Чаллыда I курс студентлары өчен Белем көне беренче тапкыр яңа форматта уздырылачак.
Аерым алганда, шәһәрдә 1 сентябрь көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында югары белем бирү йортларының I курс студентлары өчен Белем көне шәһәр бәйрәме рәвешендә үткәрелә.
Чара кысаларында уку йортларының иҗат коллективлары катнашында күңел ачу программасы каралган. Бәйрәм яшьләрне берләштерү, аларга студентлар тормышын төрле яклап күрсәтү, I курсларны студентлар тормышына җәлеп итүгә юнәлтелә. Концертта махсус кунаклар Уфадан “Ноу Хау” барабанчылар тамашасын күрергә мөмкин булачак.
Укучы яшьләр өчен тәгаенләнгән бәйрәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, КФУның Яр Чаллы институты, “Нур” яшьләр үзәге һәм “Президент белән бергә” хәрәкәтенең Яр Чаллы төбәк бүлеге ярдәме белән берлектә оештырыла.
ТР Премьер-министры Илдар Халиковның бүген республиканың Тукай районына эш буенча сәфәре барышында республика программалары кысаларында ике бистәдә төзелгән объектлар – Сосновый Борда 80 урынлык балалар бакчасы һәм Комсомолецта 200 урынга исәпләнгән күп функцияле үзәк ачылды. Әлеге сәфәрдә Хөкүмәт җитәкчесен район башлыгы Васил Хаҗиев озата йөрде.
Районның Сосновый Бор бистәсендәге балалар бакчасы күп еллар гадәти коттеджда кысан бүлмәләрдә эшләп килде. Ул бина нибары 35ләп кенә баланы сыйдыра иде, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның калганнары «Татарстан» совхозы бистәсенә йөрде. Бөтен уңайлыклары булган иркен, заманча яңа бакчада исә 4 төркем эшләячәк, шулай ук, элеккеге хезмәткәрләрдән кала, тагын 10лап кеше эш урыны белән дә тәэмин ителәчәк. Балалар бакчалары районда, нигездә, 30-40 еллар элек төзелгән булган. Сосновый Борның «Солнышко» бакчасы – соңгы елларда сафка бастырылган мондый объектларның беренчесе. Төзелеш республика бюджетына 55,3 млн сумга төшкән.
Бакчаны ачу тантанасында район башлыгы Васил Хаҗиев балаларны, әти-әниләрне, гомумән, район халкын котлады, төзелешне гамәлгә ашыручыларга олы рәхмәт белдерде.
Премьер-министр Илдар Халиков «Солнышко» дип аталган бу балалар бакчасының гел шулай кояш кебек көлеп торуын, бинада һәрвакыт яхшы кәеф хөкем сөрүен, сабыйларның бакчага гел атлыгып торуын теләде. Авыл җирендә шундый югары дәрәҗәдәге бакча барлыкка килү әле кайчан гына чынга ашмас кебек тоелган олы вакыйга булуын билгеләп үтте. Аннары Татарстан Хөкүмәте исеменнән балалар бакчасына 100 мең сумлык сертификат бүләк итте.
Комсомолец бистәсендәге яңа мәдәният объектын «Браво» арт-үзәге дип атаганнар. «Миңа соңгы өч ел эчендә күп җирлекләрдә мондый объектлар ачарга туры килде. Ләкин сез генә үзәкне шундый креатив исем белән атый алгансыз. Миңа монда барысы да ошый, барысы да уйланган. Мондый талантлы кешеләр күбрәк булсын, гел елмаеп торыгыз, бу үзәк, чыннан да, бәхет һәм шатлык үзәге булсын», – диде Премьер-министр үзенең котлау сүзендә. Биредә дә Хөкүмәт исеменнән бүләк сертификаты тапшырды.
Комсомолец бистәсендәге күп функцияле үзәк исә районда соңгы елларда сафка бастырылган мондый объектларның дүртенчесе санала: соңгы өч ел эчендә Круглое Поле бистәсе, Иске Җирекле, Боерган авылларында шундый үзәкләр эшли башлады.
Комсомолецта бүген 1 меңгә якын халык яши. Яшь гаиләләр корыла, шәһәрдән, башка чит төбәкләрдән кайтып төпләнүчеләр күп, балалар саны да арта. Җирлек үсә, киңәя. Моңа кадәр авыл клубы шул максатка яраклаштырылган ФАП бинасында эшләп килде. Шуңа күрә шартлар тудырылган ял итү урынына бистә халкы күптән мохтаҗ иде. Күп функцияле үзәк төзелешенә программа кысаларында республикадан 11 млн 35 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Республика президенты программасы кысаларында киләсе елга Иске Җирекледә яңа бакчага, Ташкичү авылында мәдәният йортына нигез салыныр дип планлаштырыла.
Бу хакта Тукай районының "Якты юл" газетасы хәбәр итте.
Бүген Иннополис университеты киңкүләм төстә “беренче карлыгачлар”ын чыгарды – биредә бакалавр һәм магистрларга диплом тапшыру тантанасы узды. Чарада Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Иннополис университеты ректоры Александр Тормасов катнашты. Бүген 21 бакалавр һәм 17 магистр мәгълүмати технологияләр өлкәсендә дипломнар алды.
Николай Никифоров яшь белгечләрне сәламләп: “Бүген истәлекле көн – бу Иннополис университеты бакалаврлары һәм магистрларының беренче олы чыгарылышы. Иннополис университетының киләчәктә кызыклы проектлар һәм иң кыю хыяллар чынга аша торган мәйдан булуын телим. Бүгенге нәтиҗәләрегездән канәгатьбез, бүген бәйсез экспертлар эшләрегезгә бәя биреп, тулаем алганда, университетның эшчәнлегенә күзәтү ясады. Университет чын мәгънәсендә үз исемен дәлилләде – бүген аның чыгарылыш белгечләре бар”, - диде. Министр бүген шушы тантана алдыннан махсус икътисади зонаның күзәтчелек советы үткәнен һәм анда беренче биш проект хупланганын билгеләп узды. “Сезнең өчен бу потенциаль эш урыны дигән сүз, бу компанияләр Россиядә IT өлкәсендә иң заманча эшләнмәләр булдырып, экспорт өчен дә әзерләячәк”, - диде Николай Никифоров.
“Мин сезнең белән бергә сөенәм”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. Ул уникаль университет булдыру идеясенең үз-үзен аклаганын, бу бурычның реаль булуын ассызыклады.
“Без үз алдыбызга җитди бурыч куйдык: бу университетның тышкы кыяфәте, эчтәлеге, биредә эшләүче профессорларыннан да күренә. Сайлап алу вакытында булачак студентларга да югары таләпләр куелган дип ышанам. Әлегә сез - 40, киләчәктә 8 тапкыр артуыгыз көтелә, чөнки мондый белгечләргә илдә ихтыяҗ зур, - дип билгеләп үтте Татарстан лидеры. Ул яшь белгечләргә Иннополисның үз проектларын тормышка ашыру мәйданы булуын теләде. - Бу мәйданчык белем бирү генә түгел, ә эре тикшеренү үзәге дә булыр дип уйлыйм. Мәгълүмати технологияләр – алдынгы юнәлеш, сезнең барлык башлангыч эшләрегезгә ярдәм итәрбез”, - дип өметләндерде Рөстәм Миңнеханов.
Ректор Александр Тормасов быелгы чыгарылышның икенчесе булуын искәртеп үтте: вузның беренче белгечләре былтыр чыгарылган.
Кичә Казанның Совет районында 330 нчы номерлы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге “Таңсылукай” балалар бакчасы филиалы ачылды. Ясле төркемнәренә йөрүче балаларны, аларның ата-аналарын һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең педагогик коллективын “өй туе” белән бүген Казан мэры Илсур Метшин котлады, дип хәбәр итә мэриянең http://old.kzn.ru/ сайты.
Шәһәр җитәкчесе халык күпләп яши торган микрорайонда мондый заманча балалар бакчасын ачу зур шатлык булганлыгын билгеләп үтте. “Шәһәр көне һәм Республика көне алдыннан яңа объектлар ачу матур традициягә әйләнеп бара. Бүген без уңайлы микрорайонда яңа матур балалар бакчасы ачабыз”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.
Казан башлыгы филиалның биналарын һәм функциональ блокларын карады, персонал белән аралашып алды. Сабыйлар шәһәр җитәкчесенә балалар бакчасын ошатуларын җиткерделәр. Филиал турында ата-аналар да үз фикерләрен җиткерделәр. Төп өстенлекләре арасында балалар бакчасының уңайлы урында урнашуын билгеләп үттеләр – транспорт төеннәре һәм җәмәгать транспорт тукталышларына, шулай ук 330 нчы номерлы балалар бакчасының өлкән төркемнәре урнашкан бинасына да якын булуы аларга җайлы.
Зорге урамы буенча урнашкан “Таңсылукай” балалар бакчасы филиалының бер катлы бинасына 50 сабый йөри ала. Биредә алар өчен максималь рәвештә уңайлы шартлар булдырылган: җылы һәм якты бинада физкультура-музыка залы, методик кабинет, медицина блогы, җәмәгать туклануы блогы, кер юу бүлмәсе урнашкан. Ә территориядә тренажерлар, паровозлар, комлык һәм чәчәк түтәлләре белән спорт-уен мәйданчыгы ясалган.
Балалар бакчасы белән танышканнан соң шәһәр җитәкчесе сабыйлар катнашлыгында зур булмаган концерт программасын карады. Яшь казанлылар, музыкаль композиция һәм бию тәкъдим итеп, кунакларга үзләренең талантларын күрсәттеләр.
Шулай ук “өй туе” белән балаларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров һәм “Акташ” ҖЧҖ генподрядчысы вәкиле котлады.
Казанның 4 мәктәбендә кытай телен өйрәнү проекты эшли башлады.
Бу хакта бүген Казан мэриясендә брифингта шәһәр Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин белдерде. "Балалар, ата-аналар һәм җәмәгатьчелек бу предмет белән кызыксына. Әлеге мәктәпләр мисалында нинди нәтиҗәләргә ирешүебезне карыйбыз һәм алга таба барачакбыз", - диде ул.
Идарә башлыгы сүзләренә караганда, кытай телен 18 нче һәм 35 нче мәктәпләрдә, 1 нче һәм 6 нчы гимназияләрдә өйрәнәчәкләр. Кытай теле дәресләре атнага 1-3 сәгать керәчәк. Укучыларны тел белгечләре һәм Кытайда стажировка узган Казан вузларын тәмамлаучылар укытачак.
Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, Казанда кайбер мәктәпләрдә немец, француз, гарәп, испан телләре өстәмә дәрес буларак укытыла.
Казанда мәгариф учреждениеләре яңа уку елында балаларны һәм укучыларны кабул итәргә әзер, дип белдерде бүген журналистларга Казан мэриясендә брифингта шәһәр Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин.
"Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм өстәмә белем алу учреждениеләре безнең балаларны кабул итәргә әзер", - диде ул. Ул шулай ук, яңа уку елына әзерлек кысаларында, 19 мәктәп капиталь төзекләндерелде, 290 мәгариф учреждениесендә агымдагы ремонт ясалды, дип белдерде.
Ел ахырына кадәр 3210 урынга 20 балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Барлык учреждениеләр дә диярлек янгынга каршы автомат сигнализация системасы белән җиһазланган, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына видеокүзәтү системалары куелган.
Агымдагы елда Казан мәктәпләре 110 мең 286 укучы кабул итә, аларның 13,5 меңе - 1 нче сыйныфка килүче балалар.
"Яңа уку елында балаларны каршы алу өчен мәктәпләр укытучылар белән тәэмин ителгән. Казанда бер генә юнәлеш буенча да вакансия юк. Шулай да, август башында физика, математика һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен вакансияләр бар иде. Кадрлар алмашынып тора - яшь укытучылар килә, пенсия яшендәгеләр лаеклы ялга китә, кемдер башка шәһәргә күчеп китә", - диде Илсур Һадиуллин.
2-4 сентябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе”ндә Россия нефть-газ сәнәгатенең иң эре чараларының берсе – Татарстан нефть, газ, химия форумы була. Анда Казан дөньяның 22 иленең – Россия, Германия, Дания, Кытай, Польша һ.б. 200дән артык компаниясен бер урынга туплый.
Форумның эшлекле программасына геологоразведка һәм углеводородлар чыгару, нефть, газ, химия комплексы үсеше, сәнәгый һәм экологик куркынычсызлык һ.б. мәсьәләләр буенча халыкара фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәл сөйләшүләре, семинарлар кертелгән, дип хәбәр итәләр “Казан ярминкәсе”ннән.
Әлеге форум кысаларында “Нефть, газ, Нефть химиясе” XXII халыкара махсуслаштырылган, “XXI гасыр экотехнологияләре һәм җиһазлары” X махсуслаштырылган, “Geo-Казан: Геологоразведка. Геодезия. Картография” V махсуслаштырылган, “Интерпластика. Казан” I халыкара махсуслаштырылган күргәзмәләр үткәрелә. Соңгысы исә пластмасса һәм каучук күргәзмәсе булып, “Казан ярминкәсе” ААҖ белән “Мессе Дюссельдорф” дөньякүләм эре күргәзмә концернының уртак проекты икәнен билгеләп үтик. Аерым алганда, “Интерпластика. Казан” I халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе – ул Татарстан Республикасы һәм Идел буе төбәкләре пластмасса һәм каучук индустриясе вәкилләренең фикер алышу, әйдәп баручы компанияләрнең мөмкинлекләрен презентацияләү өчен уникаль төбәк платформасы санала. Шуңа да Татарстан нефть, газ, химия форумында Татарстан, Башкортстан Хөкүмәтләре башлыклары, Татарстан һәм Россия төбәкләре профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Россия нефть сәнәгатьчеләре берлеге җитәкчелеге, Россия, Әзербайҗан, Беларусь, Казакъстан, Төркмәнстан, Германия, Канада, Колумбия, АКШ, Франция һ.б. илләрнең нефть, газ, химия тармагы экспертлары катнашуы көтелә.
Шул рәвешле, Татарстан нефть, газ, нефть химиясенә багышланган форум 2 сентябрьдә сәгать 10да рәсми ачыла. 3 сентябрь көнне сәгать 10нан көндезге 1гә кадәр яңа буын җиһазлар һәм технологик проектлар презентацияләнә. 4ендә шушы ук вакытларда Татарстан Республикасы предприятиеләре технологлары, механиклары, энергетиклаыр, метрологларының бизнес-очрашулары планлаштырылган.
"Бердәм Россия" партиясе генераль советы президиумы VII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча партия эчендә башлангыч тавыш бирү үткәрү турындагы нигезләмәне әзерләү буенча эшче төркем составын раслады.
Аның составына барлыгы 19 кеше - "Бердәм Россия" генераль советы һәм партиянең төбәк бүлекләре вәкилләре керде. Эшче төркем җитәкчесе - партиянең генераль советы секретаре Сергей Неверов сүзләренчә, эшче төркем составын билгеләгән вакытта аңа төбәк вәкилләрен җәлеп итү беренче урында торган, аларның тәҗрибәсе ачык башлангыч тавыш биргән вакытта файдалы булачак. Партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эшче төркем составына Татарстаннан "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кергән.
Кичә Әлмәттә ТР Дәүләт Советы Рәисе үзенең эшче төркемдә катнашуын шәрехләде. "Миңа "Бердәм Россия" генераль советы секретаре Сергей Неверов шалтыратты һәм аның сүзләренчә, тәҗрибәле сәясәтчеләрнең берсе һәм иң зур төбәк бүлеге секретаре буларак, әлеге эш төркемендә катнашырга чакырды. Мин риза булдым", - диде ул.
С.Неверов мәгълүматына караганда, эшче төркемдә катнашучылар исемлеге артырга да мөмкин. "Әлеге эшкә җирле һәм беренче бүлекләрнең аеруча актив һәм инициативалы секретарьларын һәм партиянең берничә әгъзасы - закон чыгару җыеннары рәисләрен җәлеп итәргә дигән тәкъдим бар", - дип аңлатты ул.
"Бердәм Россия" сайлаулы вазифаларга кандидатлар билгеләү өчен партия эчендәге тавыш бирүне 2006 елдан башлап үткәрә.
Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Леонид Ивлев белән очрашты. Ул Казанга Татарстанда сайлау кампаниясе барышы белән танышу өчен килгән иде.
Татарстан парламенты башлыгы белән РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе төбәктәге сайлауларга әзерлек турында фикер алышты. Сүз сәяси партияләрнең алда көтелгән сайлауларда катнашуы, сайлау турындагы законнардагы яңалыклар, сайлау комиссиясе әгъзаларын өйрәтү турында барды. Шул ук вакытта Фәрит Мөхәммәтшин республикадагы иҗтимагый-сәяси хәлләрнең тыныч булуын билгеләп үтте. Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та катнашты, дип хәбәр итә республика парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Татарстанда 10 августка барлыгы сәяси партияләрнең 68 төбәк бүлеге теркәлгән. ТР Президентына сайлауларда катнашу өчен 4 кандидат теркәлгән. Быел 2 шәһәр округы, 38 шәһәр җирлеге, 872 авыл җирлегендә узачак республика муниципаль сайлауларга 9 мең 418 кандидат теркәлгән. Сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр 7 мең 799 кандидатны күрсәткән, тагын 1 мең 619 кеше үз-үзләрен күрсәткән. 11 август белешмәсе буенча, 8 мең 869 кандидат теркәлгән, шул исәптән 7 мең 427се - сәяси партия һәм иҗтимагый берләшмәләрдән, Казанда исә - 194 кандидат.
Муниципаль сайлауларда 10 сайлау берләшмәсе катнаша, шул исәптән сәяси партияләрнең 9 төбәк бүлеге (КПРФ, «Россия коммунистлары Коммунистлар партиясе», «Бердәм Россия», ЛДПР, «Гадел Россия», Россия ветераннар партиясе, «Яблоко», «Россия патриотлары», «Родина» партияләре), 1 «Татарстан – яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте.