ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

“Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре Республика көненә багышланган “Безнең республикабыз: бер булдырабыз! Без бергә!” балалар открыткалары эскизлары бәйгесендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Алар Татарстан символикасы белән бүләкләр алды. Әйтергә кирәк, “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәт филиалы Питрәч районында да актив эшләп килә.


 

7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
“Мәктәпкә җыенырга  ярдәм ит” акциясе буенча быел 229 мәктәп яшендәге питрәчле яңа портфельләр алачак. Ә беренче сыйныфка баручы 42 балага әлеге бүләкләрне узган шимбә көнне тантаналы шартларда тапшырдылар.

2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бу узган елгы дәрәҗәсенә карата 103 процентны тәшкил итә


Урак өсте башланганнан бирле 2,8 млн тонна ашлык җыеп алынган



31
август, 2015 ел
дүшәмбе

Агымдагы елда Питрәч районында  мәктәпкәчә  балалар  учреждениеләренә чират  70 проценттан артыгракка кимеде. Моңа Республика Президенты программасын тормышка ашыру бәрабәренә ирешелде. Агымдагы елның июлендә  тагын бер балалар бакчасы – “Бәләкәч” ачылды.


 
Җиде  көн дәвамында “Чайка” балалар сәләмәтләндерү лагере базасында “Йолдызлы десант” сменасы эшләде. Биш районнан килгән балалар монда палаткалы лагерь шартларында яшәп, үзләрен сынап карый алдылар.
Безнең якташыбыз, Татарстанның атказанган тренеры Гайнетдин Мөхәмәдиев үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Спорт һәм физик культура  ветераны хөрмәтенә  районда бәйрәм чарасы белән милли көрәш буенча турнир  оештырылган иде.

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика кырларында урак өсте барышы турында бәян итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 2015 елның 29 августына 1,3 млн. гектардан 2,7 млн. тонна икмәк суктырылган. Бер гектардан уртача 21,3 центнер уңыш чыга.  ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, Балтач (33,4 ц/га), Әтнә (31 ц/га), Актаныш (30,5 ц/га) һәм башка районнарда уңыш аеруча  зур. Ә Югары Ослан (16,1 ц/га), Бөгелмә (15,5 ц/га), Кама Тамагы (15 ц/га) районнарында, киресенчә, түбән. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, киләсе ел уңышына орлык салуга ихтыяҗ республикада 510 тонна тәшкил итә, шул исәптән сабанга иминият фондына - 316 мең тонна, уҗымга - 141 мең тонна.  Көзге чәчүгә килгәндә исә,  бүгенге көндә республикада әлеге эш 376 мең гектарда башкарылган, бу  планның 58 процентын тәшкил итә.  

Урак өсте башланган көннән 1 млн 217,6 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган


2016 елда Татарстанда янә авыл хуҗалыгында исәпкә алу кампаниясе үтәчәк, дип яза Чүпрәле районының “Туган як” газетасы.

Исәп алу авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, ярдәмче хуҗалыклар һәм оешмаларга, крестьян (фермер) хуҗалыкларына, шәхси эшмәкәрләргә, авыл хуҗалыгы производствосы өчен җир участоклары һәм терлекләре булган гражданнар хуҗалыклары, гражданнарның коммерциягә бәйләнеше булмаган бакчачылык, терлекчелек һәм дача берләшмәләренә кагыла.

Әлеге чара республикада 2016 елның 1 июленнән башланып 15 августына кадәр дәвам итәчәк, дип ачыклык кертелә басмада.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International