ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2015 ел
дүшәмбе
 Буген ял итучеләр яшьләр ДОЛ Чайкыда" республиканкий антикоррупционный һәрәкәттә һәм "Антикоррупционный квеста " катнаштылар,  бу мероприятие РОО" Академия творческой молодежи" һәм РОО "АМО РТ" белән әзерләнгән һәм уткәрелгән.

Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте Питрәч районы мөхтәсибәте исеменнән сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! Аллаһы Сөбхәнә үә Тәгалә сезнең ошбу изге айда кылган догаларыгызны кабул итеп, гөнаһларыгызны, хата-кимчелекләрегезне кичереп, кылган һәр гамәлегезнең әҗер-савабына ирешергә насыйп итсә иде!


 

10
июль, 2015 ел
җомга

Авыл хуҗалыгында җәй - кышка әзерләнү чоры ул. Бүгенге көндә алда берьюлы берничә мөһим бурыч тора. Район хуҗалыкларында печән һәм азык әзерләү бара. Шуның өстенә инде уракка төшәргә дә бик аз вакыт калып бара. - Бөтен техникабыз эштә бүген, - ди “Ак Барс-Питрәч” ҖЧҖның азык әзерләү буенча агрономы Айрат Миңнуллин. Ул безгә хуҗалыктагы эшләр, кышка әзерлекнең барышы турында сөйләде.


 

9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Адәм баласы тормышта ышаныч, ныклы терәк, алдагы көненә өметне кайдан ала дисезме? Әлбәттә гаиләсеннән. Бары тик гаиләдә генә кеше үзенең җанына тынычлык, тәненә көч-куәт таба.


 

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе

Элина Жиганова бәйгенең Лаешта узган зона турында катнашып ярымфиналга узды.


 

6
июль, 2015 ел
дүшәмбе

Беркемгә дә сер түгел, машина йөртүчеләрне юлларда сак йөрергә, барлык кагыйдәләрне дә үтәргә  күп очракта, кайдадыр ЮХИДИ хезмәткәрләре сакта торадыр дигән уй этәрә. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәренең төп эше чыннан да юлларда иминлек булдыру, җитешсезлекләрне бетерү. Бүген Россиядә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр. Әлеге хезмәт ияләренең авыр һәм җаваплы эшләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге юл-патруль хезмәте инспекторы Раил Исламов белән сөйләштек.


 

30  июньдә районда якташыбыз,  Брест крепостеның легендар сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның  115  яшьлеген билгеләп үттеләр.


 

Бердәм дәүләт имтиханнары буенча  иң яхшы  нәтиҗәләргә  2 нче мәктәпнең чыгарылыш укучысы Айдар Муллахмәтов ирешкән. Ул  рус теленнән имтихан тапшыру  вакытында 98 балл,  ә математикадан  аз гына түбәнрәк - 82 балл җыйган.


 

2
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе

25-26 июнь көннәрендә районның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды.

 

Быел 127 укучы мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына басты.


30
июнь, 2015 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышы фронтларына Питрәч районыннан  6500 кеше киткән, шуларның 1100е генә әйләнеп кайтканнар.  22 июнь Хәтер һәм кайгы көнендә  яу кырларыннан кайтмаган хәрбиләрне, сугыштан кайткан һәм вафат булган ветераннарыбызны, гомумән  Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән һәр кешене тантаналы митингта искә алдылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International