5 нче февральдә Питрәч 2 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә районыбызның рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Рус теле дәресләрендә Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен тормышка ашыру" темасы буенча семинар уздырылды. Доцент, Казан Федераль университетының фәннәр кандидаты Ольга Валерьевна Волкова үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
5,6 нчы февральдә Тау Иле һәм Ленино-Кокушкино урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Сыйныф җитәкчесе-2015” конкурсның муниципаль этабы булып узда, анда 14 сыйныф җитәкчесе катнашты.