ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Питрәч электр челтәрләре 1,3  мең квадрат  километр мәйданга хезмәт күрсәтә. Челтәр хуҗалыгы күләме – 2650 шартлы берәмлек.

9,10 гыйнвар көннәрендә Казанның В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында, ТРда күгәрчен спорты буенча чемпионат кысаларында, күгәрченнәрнең традицион күргәзмәсе оештырыла. Экспозиция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Чарага Мәскәү, Саратов, Самара, Краснодар, Ульяновск, Чиләбе, Йошкар-Ола һәм Татарстан шәһәрләреннән күгәрчен тотучылар киләчәк. 
Экспозициягә керү − ирекле, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры Яңа елга тамашачыларына бүләк әзерләгән. 6 гыйнвар көнне сәгать 18.00 дә әлеге театрда Ф.М. Достоевскийның “Дядюшкин сон” әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Абзый төше” дип исемләнгән мистик драманың премьерасы була.

Спектакльнең режиссеры — Ренат Әюпов, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген язучы Гүзәл Яхина белән очрашты. 

 ТР Хөкүмәте йортында үткән очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез: Гүзәл Яхина һәм аның "Зулейха открывает глаза" романын тәмамланып килгән Әдәбият елы ачышы дип атыйлар. Гүзәл Яхина "Большая книга" илкүләм әдәбият премиясе лауреаты булды, аның романы "Ел китабы", "Ясная поляна" премияләренә лаек дип табылды.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов язучының алга таба иҗади планнары белән кызыксынды, аңа уңышлар һәм әсәрләре өчен кызыклы сюжетлар табуын теләде.

Арча районы Кушлавыч авылындагы Габдулла Тукай музеенда авыл клубы, китапханә, җирле үзидарә белән берлектә, Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында Яңа ел тамашасы башланып китте, дип хәбәр итә район газетасы.

Бәйрәмнең беренче кунаклары Утар-Аты мәктәбенең укучылары булды. Бизәлгән чыршы тирәсендә балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, җырлап-биеп бүләкләр алдылар. Кар кызы да кызыклы уеннар алып килгән. Уйнап арыганнан соң, кайнар чәй белән коймак бигрәк тәмле булды. Бәйрәм ахырында балалар музей ядкарьләрен карады, Тукай иҗаты белән таныштылар. Бәйрәмебез алдагы көннәрдә дә дәвам итә. Килергә теләүчеләр булса, рәхим итегез! Белешмәләр өчен Арча районындагы телефон: 5- 04-82.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Композиторлар берлеге һәм ТР Композиторлар берлеге рәисе, Россиянең халык артисты Рәшит Кәлимуллин белән очрашты. Очрашу “Корстон” комплексында узды.

Искәртеп үтәбез: Рәшит Кәлимуллинның РФ Композиторлар берлеге җитәкчесе вазифасына билгеләнүе турында агымдагы елның 9 декабрендә билгеле булды.

Рөстәм Миңнеханов композиторның Татарстанның мәдәният өлкәсен үстерүдә зур хезмәтләрен билгеләп үтте. ТР Президенты аны яңа вазифага билгеләнүе белән котлады һәм уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашты.

Кичә караңгыда Казанда илнең берьюлы алты шәһәрендә уза торган уникаль проектына старт бирелде.

Казан Кремленең Спас манарасында гадәти булмаган ут тамашасы башланды - 3D-mapping форматы ярдәмендә тамашачыларга яңа ел Казаны, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Ростов-на-Дону һәм Владивосток шәһәрләренең төп тарихи урыннары күрсәтелде.

Оештыручыларның сүзләренә караганда, тамаша сценариен төзү һәм графика буенча эш ярты еллап вакытны алган.

“Барыбызга да таныш булган Спас манарасы гадәти булмаган экранга әйләнде. Үзенең зур тарихы дәвамында (манара биредә XVI гасырдан бирле тора) безнең аны мондый итеп күргән юк иде әле, - дип мөрәҗәгать итте “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева тамашачыларга. – Техника зур өлеш кертте, әмма иң мөһиме – моны ясаган кешеләр. Бөтен казанлылар да аларга рәхмәтледер дип уйлыйм”.

Казан Кремленең Спас манарасы диварларындагы ут технологияләре тамашасы көн саен 31 декабрьгәчә кадәр сәгать кичке 6дан 10га кадәр куела, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Сарман» һәм «Җәлил» кинотеатрларында, мөселман кино фестивале узу уңаеннан, якташыбыз – Сарман кызы Чулпан Сафина катнашында «Мәдинә», Александровка кызы Лилия Камалиева катнашында төшерелгән «Җәза» кинофильмнары кайтты. Шулай ук татар телендә «Корыч», «Айсылу», «Тутык кыңгырау», «Күктау», «Ак чәчәкләр», «Рудольф Нуриев. Рудик» исемле татар мөселман киноларын да карарга була, дип хәбәр итә “Сарман” басмасы.

Бүген Татарстанның әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен ТР Милли музееның саклаулыгына экскурсия оештырылды.

Әлеге музей генераль директорының фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча  урынбасары Светлана Измайлова сүзләренчә, саклаулыкта Татарстанның милли мирасы, республика музей фондының яртысыннан күбрәк өлеше саклана. “Без биредә татар халкы тарихы буенча иң зур коллекция тәкъдим ителүе белән горурланабыз, бу – безнең музей тупланмасының мөһим өлешләреннән берсе. Без яңа проект әзерләдек, ул музей фонды белән таныштырудан гыйбарәт. ТР Милли музее “йөрәге”нә ММЧ вәкилләрен беренче тапкыр кертүебез, – дип билгеләп узды ул. Аның сүзләренә караганда, саклаулыкта хәтта музейда эшләүче кайбер фәнни хезмәткәрләр дә булмаган. Светлана Измайлова экспонатларны саклауга аерым шартлар таләп ителүенә игътибарны юнәлтеп: – Бүген республикадагы иң зур музейларның берсендә саклау урыннары җитәрлек түгел, бездә заманча саклаулык, җиһазлар һәм климатны контрольда тоту системасы юк”, – дип проблемаларны барлап сөйләде.

ТР Милли музее генераль директорының музей әйберләрен исәптә тоту һәм саклау буенча  урынбасары Фәния Степанова китергән мәгълүматларга караганда, бүген саклаулыкта саклау берәмлеге саны 900 меңнән артып китә, ел саен 2-3 меңләп экспонат кабул ителә. Ул быел ТР Милли музеена 120 ел тулуын искәртеп, музей тупланмаларның нигезен галим Андрей Лихачев коллекциясе һәм 1890 елгы фәнни-сәнагать күргәзмәсе экспонатлары тәшкил итә, дип билгеләп үтте. Аерым алганда, музейда документаль ядкарьләр, китаплар, сынлы сәнгать әйберләре һәм фәнни-табигать фондлары бар.

Экскурсия барышында иң элек журналистлар фотолар саклаулыгында булды. Сынлы сәнгать һәм документаль чыганаклар бүлеге мөдире Наталья Фомина әйтүенчә, хәзерге вакытта музейда 50 меңләп фото исәпләнә, алар берничә фондта саклана. Аерым алганда, журналистлар булган фәнни-ярдәмчел фондта – 18 меңләп фото. Аларның күбесе тематик. Араларында, әйтик, Казан күренешләрен, татарлар һәм Идел буе халыклары типажларын чагылдырганнары бар.

Аннан соң журналистлар язма чыганаклар фондында булды. Биредә 1600ләп саклау берәмлеге исәпләнә. Әлеге фонда саклана торган иң борынгы документ – 1521-1524 елларда Казан, 1532-1551 елларда Кырым ханы булган Сәхибгәрәй ханның Тархан ярлыгы. Ул 1523 елга карый. Бу – Казан ханлыгы чорыннан сакланып калган бердәнбер документ. Ул гарәп графикасы белән шәркый кәгазьгә язылган 2 биттән торган төргәктән гыйбарәт, аңа  шакмалы кызыл мөһер сугылган. Бу төр грамоталар билгеле бер салым ташламаларына ия булу хокукы биргән.

Моннан тыш, ММЧ вәкилләренә рәсем сәнгате саклаулыгы тәкъдим ителде. Биредә картиналар махсус эшләнгән агач киштәләрдә саклана. тупланмаларның нигезен югарыда телгән алынган Андрей Лихачев коллекцияләре тәшкил итә. Әлеге фонд экспонатларның гаять зур өлеше узган гасырның 60нчы елларында ачылган ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена тапшырылган.

Журналистлар ТР Милли музееның табигать фәннәре фондында да булды. Бүген биредә 7 меңләп экспонат исәпләнә. Шулардан иң борынгысы – 1897 елгы бүре карачкысы. Экзотик кошлардан, әйтик, авырлыгы 2 граммга тигез булган колибри карачкысын күрергә була.

Әйберләр фондында борынгы самавырлар, люстралар, кара савытлары, шәмдәлләр, кыңгыраулар саклана.

ММЧ вәкилләренә күрсәтелгән соңгы экспонатлар 1945 елда Казан авиация заводында чыгырылган “По-2” самолеты һәм 1931 елгы “Газ-А” машинасы булды.

Киләчәктә бу төр экскурсияләрне музейга килүчеләр өчен дә оештыру күздә тотыла.

Экскурсиядән соң очрашу чәй табыны артында дәвам итте. ММЧ вәкилләренә хезмәттәшлек өчен ТР Милли музееның Рәхмәт хатлары тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International