ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2015 ел
җомга

5,6 нчы февральдә Тау Иле һәм Ленино-Кокушкино урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Сыйныф җитәкчесе-2015” конкурсның муниципаль этабы булып узда, анда 14 сыйныф җитәкчесе катнашты.

Якшәмбе көнне район үзәгендә баскетбол буенча турнир үтте. Анда өч команда көч сынашты.
Бүген, Питрәч гомуми урта  белем бирү мәктәбендә "Җәүхәр" татар халык  ансамбле   башкаруында , татар халкының гореф-гадәтләренең "Орчык өмәсе" йоласы  укучылар ихтибарына җиткерелде.

5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
4 февраль көнне Питрәч 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә, укытучылар спартакиадасы кысаларында, директорлар белән укучылар арасында волейбол ярышы узды. 
2 нче февраль көнне Казан шәһәрендә "Сингапур методикасы" буенча укыту проектында актив эшләгән мәктәпләрне бүләкләделәр. Шулар арасында Питрәч 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Мамасадыкова Эльмира Абдулла кызына сертификат һәм 3 укытучыга: Муллахметова Л.Р Гисматова И.Д. Киселева Е.В. таныклыклар бирелде 
Бүген, Питрәч гомуми урта  белем бирү мәктәбендә "Җәүхәр" татар халык  ансамбле   башкаруында , татар халкының гореф-гадәтләренең "Орчык өмәсе" йоласы  укучылар ихтибарына җиткерелде. 
Йолада төрле уеннар, табышмаклар ,халык һәм хәзерге заман җырлары яңгырады.Ансамбльның чыгышы  укучыларга да, укытучыларга да бик ошады.
5 нче февраль көнне Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан  районыбызның "Җәүһәр" татар халык ансамбле Питрәч 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашу үткәрде.

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Кичә видеоконференцэлемтә режимында гадәттән тыш хәлләр ведомствосының 2015 ел язгы ташуга әзерлек мәсьәләсенә багышланган бөтенроссия селектор киңәшмәсе узды. РФ гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков, якынча фаразлар буенча су басу куркынычы илнең 4,5 меңнән артык торак пунктына янавы турында сөйләде. Министр барлык боз кичүләрен һәм башка сезонлы боз объектларын даими контрольдә тоту бурычын куйды.
Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тикшерү чаралары үткәрде
Бер ел элек Богородск авылында күпфункцияле үзәк ачылган иде. Кыска вакыт эчендә монда йолдызчыклар да кабынырга өлгерде. Аларның исемнәре  республикада  танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International