ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2015 ел
якшәмбе
Марат Әхмәтов сүзләренчә, ТРда бәрәңге үстерү һәм яшелчәчелек - азык-төлек базарының иң әһәмиятле өлешләре
84 сыер савучыга – 80 мең сум акчалата бүләк
Казанның Вахитов районында берьюлы ике мәйданчыкта ярминкә булачак
Рөстәм Миңнеханов фән җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты
Әлеге исемлеккә 13 балалар лагере кергән, финанслауның гомуми суммасы - 72 миллион сум
Ярты ел инде Кәвәл авылында  этләр мәсьәләсе уңаеннан тикшерү бара. Узган елның  июнь башында Питрәч район прокуратурасы тикшерү үткәргәннән  соң, суд этләр питомнигы эшчәнлеген  тыюны таләп итте. Шулай ук  җавап тотучыдан җир кишәрлегеннән андагы барлык этләрне чыгаруны йөкләде.
Районыбызга  Татарстан Республикасы мөселманнары  Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле визит белән килде. Ул  район башлыгы Эдуард Дияров белән очрашты һәм  район имам-хатыйблары җыелышында катнашты.

6
февраль, 2015 ел
җомга
Районыбызга  Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Ул районның берничә  хуҗалыгында булды. Халык белән аралашты. Алдагы чәчү кампаниясе  турында сөйләде.
1 нче мәктәпнең 7А сыйныфы укучысы Регина Зарипова “Яшь хокук сакчысы” Бөтенроссия бәйгесенең беренче этабында 10-13 яшьтәгеләр арасында  1 нче урын яулады. 

5 нче февральдә Питрәч 2  нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә районыбызның рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Рус теле дәресләрендә Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен тормышка ашыру" темасы буенча семинар уздырылды.  Доцент, Казан Федераль университетының фәннәр кандидаты Ольга Валерьевна Волкова үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International