ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2016 ел
җомга

Район хуҗалыкларында  азык хәзерләү сезоны ачылды. Печән, сенаж әзерләүдә  районның иң эре  предприятиеләренең берсе  - “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ алда бара. Моннан тыш,  “П.М.Гаврилов исемендәге” агрофирма” ҖЧҖдә һәм “Питрәч азык-төлек корпорациясе” ҖЧҖдә сенаж салуга керештеләр, калган авыл хуҗалыгы формированиеләрендә печәнгә, яшел массага  күпьеллык үләннәрне чабуга керештеләр. Күпьеллык үләннәрнең гомуми мәйданы  10060 гектар тәшкил итә.


15
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Май һәм июнь – мул сөт чоры, сыерлар  болыннарда сусыл яшел үлән белән туклана, әлбәттә инде бу  сөт сыйфатына  уңай  йогынты ясый. Район терлекчеләре бу вакытны  нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша.


14
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Надеждино авыл китапханәсендә  балалар өчен  «Я вдохновенно Пушкина читал» дигән Пушкин укулары сәгате узды.

Шәле авылында «Кыңгырау» исемендәге лагерда ял итүче балалар белән "Ярдәм сорый, чишмә сулар, Җир ана"-дигән темага викторина үткәрелде.

Шәле китапханәсендә А.С.Пушкинны искә алу көненә багышланган «Һәр халыкның яраткан  язучысы» темага аның шигырьләрен, әкиятләрен уку дәресе үткәрелде.

Хәзергә республикада 110 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән

РАЙОН БАШКАРМА КОМИТЕТЫ КАРШЫНДАГЫ административ комиссиясе узган утырышта административ тәртип бозулар турында  алты беркетмә карады. 

Беркетмәләр “Авыл һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләре”н бозучыларга карата төзелде. Шәле, Янсуар, Питрәч авыл җирлекләрендә яшәүче биш кешегә төзелеш материалларын, металл калдыкларын, төзелеш калдыкларын һәм печәнне йорт биләмәсеннән читтә өеп куйган өчен 2000әр сум күләмендә штраф билгеләнде. Моннан тыш,  Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегендә яшәүче бер кешегә шундый ук штраф салынды, ул  терлекләрен торак пункт территориясенә  караучысыз чыгарып җибәргән.


10
июнь, 2016 ел
җомга

Питрәч районында 30 майдан  территорияне иң яхшы төзекләндерүче, яшелләндерүче һәм чәчәкләр белән бизәүчеләр арасында муниципаль конкурс  башланды.


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Сабантуй  ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бәйрәм ул. Ул төрле милләт вәкилләрен үз тирәсенә җыя, якынайта, халыклар арасында дуслык багланышларын ныгыта, дустанә яшәргә өнди. Сабантуйның ЮНЕСКОның рухи хәзинәләре исемлегенә кертелүе аның дөньякүләм танылуы турында сөйли.

Сабан туе –  бөтенхалык бәйрәме. Аны язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан билгеләп үтәләр, шулай да бу бәйрәм тирәнрәк мәгънәгә ия. Аның халыкчан табигате, рухы милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклауга һәм ныгытуга хезмәт итә. У һәр милләт  вәкиленең яраткан бәйрәменә әверелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International