ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2016 ел
дүшәмбе

РАЙОН УРАМНАРЫНДА 20 майдан башлап, “Игътибар, балалар“ операциясе старт ала. Операциянең беренче этабы 2016 елның 20 июненә кадәр сузылачак. Бу вакыт эчендә, Питрәчнең ЮХИДИ бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре 16 яшьтән армаган яшь җәяүлеләр, велосипедчылар, мотоциклчылар һәм аларның әти-әниләре белән актив эш алып барачаклар. Мәктәпкәчә һәм белем бирү учреждениеләрендә исә бу көннәрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына профилактик әңгәмәләр алып барылачак. Бу елның 4 аенда безнең районда балигъ булмаган балалар катнашында өч юл-транспорт һәлакәтләре күзәтелгән. Аларда 3 бала зыян күргән. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган 52 бала ачыкланган. Аларның исеменә “Тукта – тормышың куркыныч астында!“ карточкалары тутырылган.


20
май, 2016 ел
җомга

Бик тиздән, ягъни 4 июньдә Питрәч наратлыгында традицион Сабантуй бәйрәме узачак.

Питрәч Җиңү паркында төрле оешма һәм учреждение хезмәткәрләре “Бөтенроссия агач утырту” акциясендә катнаштылар. Бу көнне Җиңү паркы территориясендә 80нән артык каен үсентесе утыртылды.

26 апрель көнне Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, Шигърият бәйрәме узды. Бәйрәм чарасы шагыйрьләр, балалар бакчаларына йөрүче балалар, укучыларның чыгышлары, җыр-моң белән үрелеп барды.

Районда чәчү мәйданнарының 60 процентында чәчү тәмамланган. 19559 гектарда чәчү эшләре башкарылган, шулардан 14138 гектарда  - сабан бөртеклеләре. 2998 гектарда бодай, 7750 гектарда арпа, 1378 гектарда  солы чәчелгән. Питрәчнең кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары 10 майга чәчү эшләрен уңышлы  тәмамлаган. Шулай ук  күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тырмалау һәм өстәмә тукландыру эшләре тәмамланган. Туңга сөрелгән җирләр  - 95 проценттан артыграк.


17
май, 2016 ел
сишәмбе

     “Шатлык” социаль приюты үзенең тәрбияләнүчеләре өчен Арча районы Кырлай авылындагы Г.Тукай музеена сәфәр оештырды.


13
май, 2016 ел
җомга

Җиңү көне -   һәрберебез өчен  кадерле һәм зур бәйрәм. Һәр ел саен без  бу көнне шатланып, моңаеп һәм  зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа да бу бәйрәм сагышлы, моңсу бәйрәм.  Җитмеш елдан артык вакыт узса да без бу  истәлекле көн турында онытмыйбыз. Һәм беркайчан да онытмаячакбыз.


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

1945 елның 9 мае бездән ераклашса да, ул көн һаман безнең хәтердә. Нинди корбаннар бәрабәренә яулап алынды әлеге көн. Һәр елны без анда һәлак булганнарны искә алабыз.

Кайчандыр фашист илбасарларын җиңгән һәм туган җирләрен иреккә чыгарган геройлар портретларын алып баручы һәрбер кешенең дә күзләре горурлык белән янды.

9 май көнне яшьләр узәгенен коллективы «Улемсез полк» дигән акциясында катнаштылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International