Питрәч Җиңү Паркы “Хәрби арсенал” ике артиллерия җайланмалары белән тулыланды.
Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында “СӘЯР” фольклор ансамбле һәм мәктәпнең иң актив укучылары, район “Аграр яшьләр берләшмәсе” региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан бүленеп бирелгән “Георгий тасмасы”н тараттылар.
Питрәч районы халкын Бөек Җиңүгә багышланган берничә масштаблы акциядә катнашырга чакыралар.
“Җиңү язы” дигән республика акциясе кысаларында 4 май көнне Питрәч районы “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Л.И. Дементьева “Җиңү паркындагы” Бөек Ватан сугышы геройлары һәйкәлләре янына экскурсия оештырды.
“Айгөл” балалар бакчасында 26 апрельдә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Тукай безнең йөрәкләрдә” әдәби чарасы үтте.
Тау башына салынгандыр безнен авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен суы,тәмен беләм
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән…
Син күрмәгән яңа буын килде,
Котлап синең туган телеңне, -
Киләчәккә барган улларыңнан
Ишетәсең туган телеңне.
“Ленино – Кокушкино Яшьләр Үзәге” китапханәсендә Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган "Йөрәкләрдә Тукай эзләре, Күңелләрдә Тукай сүзләре!" дигән чара узды.
Халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның 130 еллык зур юбилееен каршы ала. Районыбызда аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган төрле эчтәлекле чаралар уздырыла. Чираттагы шундый чараларның берсе 22 апрель көнне “Ленино – Кокушкино Яшьләр Үзәге” китапханәсендә узды.
Казанда 3-7 июньдә туган теле рус теле булмаган мәктәп укучылары өчен рус теленнән халыкара олимпиада үткәрү планлаштырылган. Май ае башында онлайн-тестлаштыру рәвешендәге читтән торып сайлап алу турыннан соң, ә анда 3 меңләп 8, 10 нчы класс укучылары катнашыр дип көтелә (былтыр 2,7 меңләп булган), көндезге этапта 200ләп катнашучы Казанда Универсиада авылында торачак (былтыр 100 кеше килгән). Олимпиаданы башлау тантанасы ТР халыкларының Дуслык йортында була.
Бу хакта кичә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов ТР милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча эшче төркемнең ведомствоара утырышында белдерде.
Искәртеп үтик: туган теле рус теле булмаган мәктәп укучылары өчен рус теленнән халыкара олимпиаданың беренчесе 2014 елда уздырылган иде.