КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркология кафедрасы составына археология һәм этнография кафедрасын кушу юлы белән аны зурайту турындагы карарны вузның Гыйльми советы кабул итәчәк.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков үткәргән матбугат конференциясендә шушы институт директоры Рамил Хәйретдинов белдерде. Аның сүзләренчә, бу аңлашылмаучанлык, аның ММЧ вәкилләре белән аралашырга яратмавы һәм аерым төшенчәләр буталу нәтиҗәсендә, килеп чыккан.
“Әлеге кафедраны ябу турындагы имеш-мимешләр, тикшерелмәгән мәгълүмат таралуда минем гаеп тә бар. Бу – минем эшләп җиткермәвем нәтиҗәсе. Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен ачыграк булырга кирәк”, – дип билгеләп үтте ул әлеге уңайдан.
Рамил Хәйретдинов сүзләренчә, күп нәрсә КФУның Гыйльми советы карарына бәйле булачак.
“Кафедраны зурайту турында карар кабул ителсә, кушу процессы башланып, киләсе уку елының 1 сентябреннән КФУ структурасында үзгәрешләр булачак. Бу очракта сүз көчләрне берләштерү турында бара. Кафедраның атамасы буенча фикер алышулар үткәрелә. Вариант буларак татар халкын өйрәнү фәне, этнология һәм археология кафедрасы атамасы карала, башка вариантлар да бар”, – дип тәгаенләде ул.
Профессорлар-укытучылар составын кыскарту күздә тотылмый, дип ышандырып куйды институт директоры.
“Кушудан реаль файдалы эш кооэфициенты нинди булыр? Мәгълүм мәсәлдәге Аккош, Чуртан һәм Кысла кебек, төрле якларга тартмаслармы? Эш шунда ки: бүген көчләрне, белемнәрне берләштерүне таләп иткән программалар бар. Шул ук вакытта барысы да үзләренең куәтләрен тулысынча эшкә җигә ала”, – диде ул. Мисал буларак Болгарны һәм Зөяне торгызу кысаларында башкарыла торган эшне китерде.
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков үткәргән матбугат конференциясендә КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркология кафедрасын ябу турындагы имеш-мимешләргә нокта куйды.
“Татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркология кафедрасын ябу турында бик күп имеш-мимешләр йөри. Әмма бүген бернинди ябу турында да сүз бармый. Бу мөмкин дә түгел”, – диде ул.
Рамил Хәйретдинов сүзләренчә, КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында, татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркология кафедрасы составына археология һәм этнография кафедрасын кушу юлы белән, аны зурайту турында сүз булган. Имеш-мимешләр, күрәсең, шул тәкъдимнән соң таралган.
Искәртеп үтик: бүген “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы киңәйтелгән утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУның халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркология кафедрасына нисбәтле мәгълүматка бәйле рәвештә, югары уку йорты җитәкчеләреннән аңлатма таләп итте һәм югары уку йорты ректоры Илшат Гафуровка мөрәҗәгать итте. Әмма аның утырышка килмәве ачыкланды һәм республика җитәкчесе ректорны тәнкыйть утына тотты.
“Интернетта фикер алышу бара, бүлеккә карата тәнкыйть тә бар”,– диде Рөстәм Миңнеханов һәм, аңлашылмаучанлык килеп чыккан очракта, матбугат чараларын җыеп, аңлатма бирергә кирәклеген ассызыклады.
Бүген Казан федераль университетының Попечительләр советы утырышында инженерлык белемен үстерү турында сөйләшәчәкләр.
Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.
Чарада белем бирү процессын оештыруга кагылышлы мәсьәләләр генә түгел, вузның икътисадның реаль секторы белән хезмәттәшлеге турында да фикер алышыначак. Аерым алганда, КФУның инжиниринг үзәге эшчәнлеге нечкәлекләренә дә кагылачаклар, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.
Бүген сәгать көндезге 3тә "Угол зрения" дискуссия клубы чираттагы утырышын уздыра.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залында клуб "Казанның милли-мәдәни йөзе" темасына фикер уртаклашып, киңәш-табыш итәчәк. Сөйләшүдә галимнәр, белгечләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашуы көтелә.
"Татар-информ"га бу хакта ТФА матбугат хезмәте хәбәр бирде.
Кичә кич "УНИКС" мәдәни-спорт комплексының концертлар залында "Татарстан Республикасы Студентлар язы-2016" фестиваленең гала-концерты булды. Бу кичтә залда республика студентлары арасындагы иң зур күләмле вакыйга җиңүчеләр җыелган иде. Май аенда алар "Россия студентлар язы"нда Татарстан данын яклаячак, ул бу юлы Казанда уза.
21-23 апрельдә "Әкият" Балалар үзәгендә «Журналистика», «Хореография», «Вокал», «Театр» һәм «Оригиналь жанр» юнәлешләре буенча фестивальнең сайлап алу этаплары үтте. Моннан тыш, һәр вуз жюри хөкеменә гомуми концерт программасын да тәкъдим итте. Оештыручылар сүзләренчә, чарада 2,5 меңнән артык кеше катнашкан.
Быел фестивальнең жюри составына ТРның атказанган мәдәният һәм сәнгать әһелләре кергән. Концерт программасын оештыруда Россия дәрәҗәсендәге йолдызлар: «Therr Maitz» төркеменә нигез салучы һәм фронтмен, "Голос" проекты ярымфиналчысы Антон Беляев, Россия Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы Владимир Варнава, «Сдвиг» театры режиссеры Александр Фельдман, "Россия студентлар язы" җиңүчесе Митя Бурмистров, "Волга-Волга" ВИА сәнгать җитәкчесе Антон Салакаев кергән. Жюриның рәисе - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер Михаил Волконадский.
Һәр юнәлеш буенча I, II һәм III дәрәҗә лауреатлар билгеләнде. Бу кичтә барлыгы 200дән артык комплект бүләк тапшырылды. Традиция буенча, иң озак көттергәне университетларның гомуми зачеты булды. Өченче урынны Казан дәүләт энергетика университеты алды. Икенче урында - Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты. Ә беренче урынга А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты лаек булды. Барлык чыгышлар нәтиҗәсе буенча гран-прины Казан федераль университеты алды.
ТР Хөкүмәте исменнән гала-концерт кунаклары һәм артистларын ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сәламләде. Ул республика җитәкчеләре һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшинга студентларга даими ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Владимир Леонов фестивальнең яңа традицияләрен салуда да катнашты. Министр кулыннан "Россия студентлар язы" илчесе истәлек билгесен телевидениедә тапшырулар алып баручы һәм сценарийлар авторы Михаил Марфин алды.
"Студентлар язы" республика студентлар иҗаты фестивале алтынчы ел рәттән үткәрелә. Фестивальне гамәлгә куючылар һәм оештыручылар булып ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан мэриясе, ТР Вузлары ректорлары советы, "Татарстан Республикасы студентлар лигасы" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм "Россия яшьләр берлеге" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Татарстан республикасы оешмасы санала.
Бүген Казан каласында “Этноконфессиональ һәм милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм мәгариф оешмалары багланышы: төбәк аспекты” II халыкара фәнни-гамәли конференциясе була. Татарстан халыкларының Дуслык йортында (Павлюхин ур., 57) үткәреләчәк конференциянең максаты – җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара аралашу культурасын формалаштыру буенча гамәли тәҗрибә һәм фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен алмашу; дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый һәм милли-мәдәни берләшмәләр, мәгариф өлкәсендәге ведомстволар, югары уку йортлары, мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү оешмалары арасындагы элемтәне киңәйтү.
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты порталында шул хакта хәбәр ителә.
Халыкара фәнни-гамәли конференциядә фикер алышуга сайланган өстенлекле проблемалар:
этноконфессиаль мөнәсәбәтләрне үстерү чынбарлыклары һәм проблемалары: гореф-гадәтләр, сәяси-хокукый аспектлар, заманча тенденцияләр;
милли сәясәт стратегияләрен чынга ашыру кысаларында иҗтимагый һәм милли-мәдәни оешмалар белән дәүләт структуралары багланышы;
Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге мәдәни-белем бирү киңлекләрендә гражданлык, этник, конфессияара толерантлык мөнәсәбәте;
белем бирү учреждениеләрендә милләтара аралашу культурасын тәрбияләү проблемалары;
заманча мәгариф киңлегендә күп мәдәниятле шәхес формалаштыру проблемасы;
күп мәдәниятле мәгариф нәтиҗәлелеге шарты буларак мәдәниятләр диалогы;
этник һәм дин төрлелеге зур булган төбәкләрдә милләтара һәм конфессияара аралашу культурасын формалашытру үзенчәлекләре;
гражданлык җәмгыятен төзүдә милләтара һәм конфессияара аралашу культурасының роле;
милләтара аралашу культурасы тәрбиясенең хокукый, әхлакый-этик һәм дини нигезләре;
милләрара һәм конфессияара аралашу культурасын тәрбияләүдә диннең мәдәни-әхлакый кыйммәтләрен куллану;
милләтара аралашу культурасының югары уңышы буларак кешелек мөнәсәбәтләре;
әхлак һәм толерантлык асыллыклары буларак милләтара һәм конфессияара аралашу культурасы;
дини тәңгәллек һәм конфессияара мөнәсәбәтләр;
төбәкләрдәге этикара багланышлар;
этник төркемнәрдә этносоциаль һәм этник тел процесслары;
Россия һәм чит илләрдә миграция процессларының социаль-психологик-педагогик аспектлары;
мигрантларның җайлашуы: проблемалар һәм аларны чишү юллары;
күп мәдәниятле мәгариф шартларында инклюзив белем бирү механизмнары һәм технологияләре;
булачак укытучының этномәдәни компетентлыгын формалаштыру;
белем бирү процессындагы этнопсихология: этномәдәни һәм күп мәдәниятле мәгарифне психологик яктан күзәтчелек итү;
күп мәдәниятле мәгариф киңлегендәге психологик иминлек һәм әлеге киңлектә шәхес тәрбияләү.
Конференциядә катнашу өчен Россия һәм чит ил галимнәре; милли сәясәт, белем бирү педагогикасы һәм психологиясе, филология, философия һәм социология, тарих, культурология, политология өлкәсендәге белгечләр; ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф идарәләре, ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыкларының Дуслык йорты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре; мәктәпкәчә, гомуми белем бирү һәм өстәмә белем бирү оешмаларының гамәли эшчеләре, магистрлар һәм студентлар чакырылган.
Бүген Республика белем бирүнең сыйфаты мониторингы үзәгендә ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында "Ел тәрбиячесе" республика конкурсын ябу һәм нәтиҗәләр чыгару тантанасы булды.
Конкурс чаралары 20-22 апрельдә Казан педагогика көллияте базасында үтте. "Ел тәрбиячесе" конкурсының зона этапларында җиңгән 40 кеше "Остаз дәресе" номинациясендә үзләренең авторлык технологияләре, алымнары, иҗади тапкырлыклары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә һөнәри осталык дәрәҗәсен күрсәтте. "Остаз дәресе" нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы 15 тәрбиячесе исеме мәгълүм булды.
22 апрельдә алар түгәрәк өстәл эшендә катнашты, анда дискуссия барышынла мәктәпкәчә белемне үстерүнең заманча тенденцияләре турында фикер алышты.
Республика конкурсында беренче урынны Казанның Яңа Савин районының 380нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Мөхәммәтҗанова яулады. Икенче урында - Түбән Камадан 82нче балалар бакчасы педагог-психологы Алия Баһаутдинова. Ә өченче урынны Алабуга муниципаль районынынң 20нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Наталья Короткая алды.
Беренче урынга лаек булган тәрбияче "Россиянең ел тәрбиячесе" Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабында катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Фотосурәт mon.tatarstan.ru сайтыннан адынды.
28 майда ТР Халыклар дуслыгы йортында халыкара грамоталылыкны тикшерү акциясендә катнашучыларның хаталары турында сөйләшмәкчеләр. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары, Казандагы 93 нче гимназия директоры, "Тоталь диктант - 2016" проектының Татарстанда филологлар эксперт советы рәисе Ирина Александровская белдерде.
Быел Татарстанда 2,5 меңгә якын кеше диктант язды, бары тик 24 кеше генә иң югары балл алды. "28 майда теләге булган һәркем Халыклар дуслыгы йортына килеп, аларның эшләрен ничек тикшергәннәрен һәм бәя биргәннәрен карый ала", - диде спикер.
Ирина Александровская искәрткәнчә, быел диктант тексты авторы балалар язучысы һәм драматург Андрей Усачев булды. Диктант өчен "Этот древний-древний-древний мир" трилогиясенең "Вкратце об истории Олимпийских игр" дигән 3нче өлеше сайлап алынган иде. Аның сүзләренчә, быел Татарстанда диктантны экспертлар профессиональ төркеме һәм 53 филолог тикшергән. Анда вузларның профессор-укытучылар составы вәкилләре һәм республика мәктәпләренең БДИ үткәрү вакытында эксперт төркемнәрендә катнашу буенча бай тәҗрибәгә ия әйдәп баручы укытучылары кергән. Диктант тексты белән бергә комментарийлар бирелде, ул диктант текстыннан 5-6 тапкыр артык иде. Күп санлы вариантлар булган комментарийлар бәхәсле урыннарны хәл итәргә булышты.
"Авторның пунктуация билгеләрен мөмкин кадәр әзрәк куллану теләгенә карамастан, бу үтенеч диктантны оештыручылар тарафыннан үтәлмәгән. Усачев текстларының бик җиңел булуын белдергән, әмма оештыручылар текстны катлауландырган һәм күп санлы пунктация мисалларын керткәннәр", - дип билгеләп үтте Александровская. Аның сүзләренчә, хаталарның күбесе пунктуация белән бәйле. Шулай ук диктант язучылар туры сөйләмдә, "не" кисәкчәсен төрле җөмлә кисәкләре белән язуда хаталанганнар. Моннан тыш, борынгы тарих буенча проблемалар бар. "Әмма сүзлектәге сүзләрнең күбесе дөрес язылуы куандыра", - дип ассызыклады ул.
Татарстанда "Тоталь диктант-2016" халыкара грамоталылыкны тикшерү акциясендә 2,5 меңгә якын кеше катнашкан, әмма "бишле"ләр 1 процент кына тәшкил итә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында "Тоталь диктант-2016" проектының республикадагы координаторы Рамил Уразмаев хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, быел "Тоталь диктант"та Татарстан буенча 2481 кеше катнашкан, шул исәптә 1057 се - казанлы. Узган ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны сизелерлек арткан. Узган ел тоталь диктантны Татарстанның 4 шәһәрендә язсалар, быел - 7. "Акция үсеш ала. Катнашучылар саны арта, уңай тенденцияләр турында әйтә алабыз", - дип ассызыклады ул.
Татарстанда "бишле"гә язучылар саны, гомумән, ил буенча кадәр - 1 процент чамасы. Рамил Уразмаев белдергәнчә, Татарстанда 24 кеше диктантны "бишле"гә язган. Казанда "бишле"ләр 3, Чаллыда - 2, Түбән Камада - 3, Әлмәт һәм Бөгелмәдә - 1әр. Ә иң күп "бишле" Алабугада (5) һәм Лениногорскида (9).
Рамил Уразмаев билгеләп үткәнчә, тиздән акция отличникларын һәм партнерларын филологларны һәм волонтерларны бүләкләячәкләр.
ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары, Казанның 93 нче гимназия директоры, "Тоталь диктант - 2016" проектының Татарстанда филологлар эксперт советы рәисе Ирина Александровская "бишле"ләрне профессиональ филологлар гына түгел, ә белемле кешеләр ала, дип билгеләп үтте. Аның мәгълүматлары буенча, быел "Тоталь диктант"ны 68 илдә 145 меңнән артык кеше язган. Узган ел акциядә 58 илдән 100 мең тирәсе кеше катнашкан. Акциядә иң актив катнашучылар якын чит илләр шәһәрләреннән. Эстония лидерлык итә: Таллин Боз сарае залына 2,3 мең катнашучы җыелган.
Искәртеп үтик: быел диктант тексты авторы балалар язучысы һәм драматург Андрей Усачев булды. Диктант өчен "Этот древний-древний-древний мир" трилогиясенең "Вкратце об истории Олимпийских игр" дигән 3нче өлеше сайлап алынган иде. Текстны исә Казанның танылган телетапшырулар алып баручысы Мария Веденеева әйтеп яздырды.
Бүген Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы башланды.
26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк бу форумда җәмгысе 500ләп делегат, аерым алганда, Татарстанның 43 муниципаль берәмлегеннән 120ләп, Россиянең 53 төбәгеннән 270ләп, 22 чит илдән 110лап хатын-кыз катнаша.
Форум кысаларында бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында “Мәгариф системасында милли тәрбия” дигән темага секция утырышы уздырылды. Анда югарыда телгә алынган министрлыкның милли мәгариф идарәсе башлыгы Флера Сәйфуллина, КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире, профессор Әлфия Юсупова, әлеге бүлекнең гомуми һәм төрки телләр белеме кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова, күренекле җәмәгать эшлеклесе, язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова, шулай ук 100ләп делегат катнашты. Җәмгысе 15ләп кеше чыгыш ясады. 3 сәгать дәвамында барган утырышта катнашучылар милләтнең бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртып, күп мәсьәләләрне берләштергән милли мәгариф, бу өлкәдәге кайбер проблемалар турында фикер алышты, үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен әйтте. Модератор ролендә Казан шәһәренең Мәскәү районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина чыгыш ясады.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Флера Сәйфуллина Татарстанның урта мәктәпләрендә милли тәрбия бирү системасының бүгенге торышы белән таныштырды. Аның сүзләренчә, бүген туган телебезне саклау, камилләштерү һәм шул нигездә балаларга милли тәрбия бирү гаять мөһим мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Милли мәгариф – шәхеснең җитлегү, камилләшү процессының нигезе, җәмгыятьнең терәге һәм интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе күрсәткече. Бүген республикабыз мәктәпләре алдында торган иң зур бурычларның берсе – ике дәүләт телен дә камил белгән, төрле өлкәләрдә иркен фикер йөртүче, илебезнең интеллектуаль һәм икътисади байлыгын үстерерлек, көндәшлеккә сәләтле күпкырлы шәхес, булачак татар интеллегенциясе вәкилләрен тәрбияләү. Әлбәттә, әлеге эшчәнлек тулы һәм төзек система буларак планлаштырылганда гына милли тамырларын таныган, үз халкы белән горурланып, киләчәктә үзе дә милләтне саклау юлында эшләрлек яшь буынны тәрбияләргә була. Шул сәбәпле, татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче укытучыларның эше гадәти дәресләргә генә кайтып калмый: ул баланың рухын, җанын камилләштерү юлында һәрдаим эшләгәндә генә билгеле бер уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, дип билгеләп үтте Флера Сәйфуллина. Аның сүзләренчә, ТР Хөкүмәте һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төп эшчәнлек юнәлешләреннән берсе – милли мәгариф үсешен тәэмин итү һәм ул “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, министрлык тарафыннан, укытучылар һәм фәнни җәмәгатьчелек белән берлектә, ТРда 2030 елга кадәр милли мәгариф концепциясе әзерләнгән. Әлеге концепцияне кабул итү һәм тормышка ашыру этномәдәни белем бирүне камилләштерү һәм үстерүгә бәйле мәсьәләләрне, эзлекле рәвештә, хәл итү мөмкинлеген бирәчәк, дип өмет баглый ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле. Ул китергән мәгълүматларга караганда, бүген татар теле Татарстанның һәр мәктәбендә фән буларак 1-11нче сыйныфларда уку планнары нигезендә алып барыла. Республикада татар телендә белем бирә торган 785 мәктәп исәпләнә.
Башкортстан Республикасыннан делегат булып килгән Нефтекамск шәһәренең мәгариф бүлеге методисты Рушана Имамова шушы шәһәрдә милли белем бирү системасының ничек оештырылган булуы, бу юнәлештә үткәрелә торган чаралар турында тәфсилләп сөйләде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Нефтекамскида татар милләтеннән булган балаларның 67 проценты туган телләрен өйрәнә. Соңгы елларда балаларның ана теленә кызыксынуы, ата-аналарның татар мәктәпләренә игътибары арта, дип сөйләде делегат ханым. Милли мәгариф өлкәсендәге проблемаларга тукталып, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре җитмәгәнлектән, бүген искеләре белән укытырга мәҗбүр булулары турында да әйтеп узды.
Фәүзия Бәйрәмова фикеренчә, бүген Татарстан мәктәпләрендә милли белем бирү юк дәрәҗәсендә. Ул татар ата-аналарының балаларын татар мәктәбенә укытырга бирергә теләмәвен милләтебезнең иң зур фаҗигаләреннән берсе дип атады. “Бу – татар язучылары, тарихчыларының, җәмәгать эшлеклеләренең үз вакытында ата-аналар белән эшләмәвенең тискәре нәтиҗәсе. Без иң элек татарлыкны аларның үзләрендә уятырга тиеш идек”, – дип үкенеч белдерде җәмәгать эшлеклесе. Ул республиканың татар мәктәбе яки гимназиясе саналган уку йорталарында да күп фәннәрнең русча укытылуына, бары тик татар теле һәм әдәбияты дәресләренең генә туган телдә алып баруына игътибарны юнәлтеп, бу күз буяуга, үз-үзебезне алдауга кайтып кала, татар балаларын милли рухта тәрбияләү өчен милли тарихка, татар әдәбиятына таяну, укучыларга халкыбызның бөек шәхесләре турында сөйләү зарур, диде.
Камәрия Хәмидуллина әйтүенчә, бүген федераль исемлеккә кертелгән дәреслекләрнең барысы да татар теленә тәрҗемә ителгән. Милли мәктәпләр тарафыннан аларга заказ гына юк. Барысы да чыгарылыш сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханын рус телендә тапшырасын сәбәп итә. Әмма хикмәт шунда ки: әлегәчә татар мәктәбен тәмамлаучыларның БДИ нәтиҗәләре башка укучыларныкыннан начар якка аерылуын раслый торган очраклар ачыкланмады, дип билгеләп үтте модератор һәм бу эшне контрольда тоту заруриятенә басым ясады.
КФУ галимәсе Кадрия Фәтхуллова үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, татар теленә өйрәтүнең төп максаты – укучыларда аралашу осталыгы булдыру, дип ассызыклады.
Танылган тел галиме Николай Максимов та бу фикерне хуплап, 1992 елда ТРда татар теле, рус теле белән беррәттән, рәсми рәвештә, дәүләт теле буларак игълан ителсә дә, шул вакыт эчендә реаль икетеллелеккә ирешеп булмады, диде. Мәктәпләрдә 11 ел буе татар телен өйрәнгән рус балаларының бик азы гына татар телендә сөйләшә белә. Ул дәресләрнең укучылардан грамматика кагыйдәләрен ятлатуга кайтып калуын, татар телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтүгә корылмавын билгеләп үтте.
Моннан тыш, утырышта төбәкләрдә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре җитмәү, милли кадрлар кытлыгы проблемалары, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ана телен укыту буенча теләктәшлек итү, ярдәм күрсәтү мәсьәләсе каралды.
Секция утырышында делегатлар тарфыннан ирештерелгән аерым киңәш-тәкъдимнәрне, фикер-теләкләрне форумның иртәгә сәгать 10да К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булачак пленар утырышында кабул ителәчәк йомгаклау резолюциясенә кертү күздә тотыла.