ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш була. "И туган тел, и матур тел" дип аталган контроль эш, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, үткәрелә.

Белемне тикшереп карау һәм татар теле буенча бөтендөнья онлайн контроль эштә катнашу өчен исә, "Татар-информ" МА 11 апрельдә үк игълан иткәнчә, http://tattest.ru/ рәсми сайтында теркәлергә кирәк. Анда әлегә 4318 кеше теркәлгән.

Биремнәр 35 сораудан тора, алар татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карау мөмкинлеген бирә. Контроль эшне яза башлаганчы, сынау рәвешендәге тестларны үтәү мөмкинлеге каралган. Сынауны уңышлы узгач, соңыннан сертификат бирелә.

Татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге, татар әдәбияты кафедрасы, гомуми һәм төрки тел белеме кафедрасы, КФУның мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмат системалары югары мәктәбе медиакоммуникацияләр лабораториясе ярдәмендә башкарыла.

Татарстан Республикасы чәчү кампаниясенә тулысынча кереште. Бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре барышы буенча хисап тотты.

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмәдә Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, республиканың кайбер төньяк районнары да эшне башлаган. Пландагы 1,8 млн. гектар җирдән бүгенгә 300 мең гектарында чәчү эшләре тәмамланган, бу алдан каралганның 16 процент тәшкил итә.

ТР аграр министрлык башлыгы искәрткәнчә, иртә чәчү өчен яхшы культураларның берсе - шикәр чөгендере. М.Әхмәтов, гомумән, эшне тизләтергә өнди. "Октябрь аенда уңыш җыярга калмас өчен, бүгеннән көнбагышны да чәчергә кирәк. Безнең быел көнбагыш мәйданнары зур, - 100 мең гектардан артык. Бу эшкә әле керешмәгән районнар да бар, - ди Марат Әхмәтов. - Уҗымнар мөмкинлекләре әйбәт, ашламалар да вакытында кертелде, уңышка эшлибез инде. Уҗымнар өчен һава торышы әлегә уңай".

Республика кырларына ашламаларны бүген гектарына 40,3 кг кертелгән, минераль ашламалар белән җирне баету да дәвам итә.

 Бүген, ягъни 30 апрель һәм 7 май көннәрендә Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләренең язгы сезонда соңгылары була.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул хакта белдерә.

Ярминкәләр исә шәһәрнең 10 мәйданчыгында алып барыла: 
Авиатөзелеш районында Ленинград ур., 27 адресы буенча урнашкан “Бәхетле” сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта,
Вахитов районында Достоевский һәм Волков урамнары чатында һәм К.Тинчурин урамы буенча урнашкан “Иске шәһәр” префектурасында,
Киров районында Краснококшай урамы, 152/2 адресы буенча “Ягодная слобода” сәүдә үзәге каршында һәм Ильич ур., 1 адресы буенча “Тимер юлчылар” мәдәният сарае артында,
Мәскәү районында Коләхмәтов һәм Восстание урамнары очрашкан турыда(“Пятерочка+” супермаркеты каршындагы территория),
Яңа Савин районында Ямашев ур., 71а адресы буенча “Бәхетле” сәүдә комплексы каршындагы парковка мәйданчыгында,
Идел буе районында Җиңү проспекты, 48а адресы буенча “Чулпан” мәдәният үзәге каршындагы мәйданда,
Совет районында Аграр урамы, 2 адресы буенча “Казан” агросәнәгать паркында һәм Липатов ур., 7 адресы буенча “Дерби” базарында.

Һава температурасы 15 градуска кадәр җылынган очракта тиз бозыла торган продукцияләрне сатуга чикләнеләү кертелә, дип кисәтә аграр министрлык.


27
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

29 апрельгә тулаем Татарстан буенча сабан культураларын чәчү 211,6 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 12 % тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 20,2мең га булган.

Иң күп мәйдан Зәй ( 18,6 мең га, ягъни 36%), Сарман ( 15,5 мең га, 28%), Чистай (12,6 мең га, 20%) Нурлат (12,5 мең га, 27%), Азнакай (12,4 мең га, 19%) муниципаль районнарында чәчелгән.

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 156,1 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни фаразга карата 15% (2015 елда - 17 мең га). Шул исәптән сабан бодае 21,4 мең га, ягъни фаразга карата 5%мәйданда чәчелгән, арпа - 102,6 мең га, ягъни 29% (2015 елда - 14,5 мең га), солы - 21,3 мең га, ягъни 34% (2015 елда - 2,5 мең га), борчак - 7,8 мең га, ягъни 14%, ашлык кукурузы - 2,1 мең га, ягъни 2%.

Рапс 0,5 мең га, ягъни 0,4% мәйданда чәчелгән, май орлыгы өчен көнбагыш - 10,1 мең га, ягъни фаразга карата 9%.

Шикәр чөгендере 11,2 мең га, ягъни планнан 18% мәйданда чәчелгән.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шундый мәгълүмат бирде.

Шушы көннәрдә “РариТЭК” компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.


26
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Кичә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның  Апас һәм Кайбыч муниципаль районнарында булды, алардагы язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.

Апас районы кырларын очкычтан торып күздән кичергәч, министр авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Марат Әхмәтов белән бергә район башлыгы Рәшит Заһидуллин йөрде.  

Рәшит Заһидуллин сүзләренчә,  районда язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара, эш ике сменада оештырылган. 

«Бүген киләчәк уңышка нигез салына – күп нәрсә эшкә карата нинди мөнәсәбәттә булуга бәйле. Район кешеләренең авыл хуҗалыгы эшләрен оешкан төстә алып барулары сөендерә. Язгы чәчүме, терлек азыгы әзерләү дисеңме, урып-җыю эшеме, - барысы да җиренә җиткереп башкарыла», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хуҗалык җитәкчеләренең сорауларына җавап бирде, чәчү эшләрендә уңышлар теләде.

Кайбыч муниципаль районында, аның башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән кырларны,  шулай ук, һавадан карап узганнан соң, Марат Әхмәтовны авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХ җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре каршы алды. Район башлыгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде.  

«Бүген кырларда 110 берәмлек техника эшли, шулардан 15е – чәчү комплексы. Техника ягыннан  проблема юк, дизель ягулыгы җитәрлек, минераль ашламалар кайтарыла. Көзге культуралары 10 мең га мәйданны били, алар әйбәт кышлады. Көзге культуралар һәм күпьеллык үсемлекләргә ашлама кертелде, тырмалау да соңгы гектарларда бара. Барлык хуҗалыклар да язгы чәчүгә чыкты», - дип сөйләде Альберт Рәхмәтуллин.  

Марат Әхмәтов, авыл хезмәтчәннәре белән сөйләшкәндә, дым каплатуны тизләтергә кирәк, дип билгеләп үтте.  

«Без икътисадны үзебезнең ашлык хисабынә яхшыртырга тиеш. Быел көзге культураларының торышы бик яхшы. Соңгы нәтиҗә орлыкларның сыйфатына бәйле булуын онытмаска кирәк. Чәчү бер мизгелгә дә туктап торырга тиеш түгел: әгәр техника ватыла икән, аны тиз арада төзәтү юлларын табарга кирәк», - дип ассызыклады министр.  

Марат Әхмәтов районда чәчү эшләренең барышын уңай бәяләде һәм игенчеләргә мул уңыш җыеп алуларын теләде, дип хәбәр итә аграр ведомствоның матбугат хезмәте.             

2016 елда  Питрәч һәм Богородск авылларында яңа спорт мәйданчыклары төзеләчәк. 2017 елга заявка  төзегәндә  авыл җирлекләре арасында  спорттагы уңышлар  буенча рейтинг  нәтиҗәләре исәпкә алыначак.  Кемнең җиңүләре, уңышлары күбрәк, шулар  яңа спорт мәйдапнчыклы булачак.

Сезнең мошенникларга каршы тора алуыгыз турында уйланганыгыз бармы. Юк икән – бу бик начар. Безнең районда  агымдагы елның беренче кварталында интернет һәм мобиль элемтә  ярдәмендә мошенниклыкның унга якын очрагы теркәлгән. Мошенниклык корбаннары шактый акчаларын югалтты, ә менә андый җинаятьчеләрне  тоту җиңел һәм тиз  башкарыла торган эш түгел. Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге тикшерү бүлекчәсе башлыгы Азат Хәбибрахманов хәбәрчебез бу турыда сөйләде.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртү  хокукыннан мәхрүм итү турындагы  карарның үтәлеше тәртибен исегезгә төшерә. Шул уңайдан хәбәрчебез Эльвира Цыганова Россия Эчке Эшләр Министрлыгының Питрәч районы  ЮХИДИ бүлеге башлыгы Мидхәт Әхәтов белән әлеге темага әңгәмә корды.

Бүген Татарстанның бөтен мәктәпләрендә, шул исәптән Питрәч районында да, тугызынчы чыгарылыш сыйныфлары өчен татар теле буенча бердәм региональ тест бирү узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International