8 меңнән артык егет һәм кыз, аларның 200гә якыны агымдагы елда мәктәп тәмамлаучылар, җәмгыять белеме буенча БДИны вакытыннан алда тапшыру өчен гариза биргән.
Имтихан бүген Россиянең 80 субъектында 118 пунктта уза. Аларның барысында да онлайн режимында видеокүзәтү алып барыла һәм контроль-исәпләү материалларын бастыру һәм катнашучыларның җавапларын сканлау технологияләре кулланыла.
Имтихан барган барлык төбәкләргә БДИ барышын күзәтү өчен федераль инспекторлар һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә эшләүчеләр җибәрелгән. Шулай ук имтихан барышын 400дән артык җәмәгать күзәтүче тикшерә.
Җәмгыять белеме буенча 42 минималь балл расланган. Имтихан нәтиҗәләре 12 апрельдән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк.
Имтихан эше 2 өлештән тора һәм 29 биремне үз эченә ала. Аларны үтәүгә 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә, дип хәбәр ителгән Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте сайтында.
Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясендә укучы яшьләр өчен Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлауга багышланган хокукый лекторий үз эшен дәвам итә. Бу юлы анда Казан федераль университетының юридик факультеты студентлары булды.
Дәресне ТР ҮСК рәисе урынбасары Валентина Каменькова һәм КФУның юридик факультетының конституция һәм административ хокук кафедрасы ассистенты Артем Тарасов үткәрде.
Булачак юристлар ТР ҮСК эше, Россия парламентаризмы тарихы, бүгенге Россиядә сайлау системасы һәм РФ ФҖ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлауга әзерлек барышы белән танышты, дип хәбәр итә ҮСК матбугат хезмәте.
Бу минутларда ТР Дәүләт Советының кече залында Туфан Миңнуллин исемендәге III республикакүләм конференциянең “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәр” секциясе утырышы бара. Әлеге секциягә тәкъдим ителгән журналистик язмалар тематикасы - “Кеше белән язылмаган кануннар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы!.. Җәмәгать, бу мәсьәләгә болай гына карарга ярамый...” (Т.Миңнуллин).
Биредә башта укучылар өчен республика парламенты буйлап экскурсия оештырылды. Секция исә ике өлешкә бүленеп эшләде: 5-7 нче сыйныфлар һәм 9-11 нче сыйныфлар өчен утырышлар аерым үткәрелә.
Укучыларның иҗади эшләренә Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация бүлеге һәм татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин, журналист, Бөтендөнья татар конгрессы сайты мөхәррир-модераторы Әлфия Юнысова-Миңнуллина, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, "Сөембикә" журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова, "Шәһри Казан" газетасы журналисты Линар Закиров бәя биргән.
Секция утырышында катнашучы ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзен Туфан ага Миңнуллин хакындагы истәлекләреннән башлады. "Туфан ага студентларны, укучылары, авыл кешеләрен бик ярата иде. Аның атаклы сүзләре бик күп, аларны да укыгансыздыр. Туфан Миңнуллин фикеренчә, 12-15 яшьтә бала шигырь, хикәя, әкият язып карамый икән, димәк, ул баланы табибка күрсәтергә кирәк. Сезнең берегез дә табибка күрсәтерлек кешеләр түгел, чөнки сезнең тәнегез генә түгел, рухыгыз да сәламәт, - диде ул укучы яшьләргә мөрәҗәгать итеп. - Иҗат ул кешегә канат куя. Минемчә, дөньяда сәләтсез бала юк".
Шагыйрь һәм депутат үзенең Туфан Миңнуллин белән бик якын һәм җылы мөнәсәбәтләрдә булганлыгын билгеләп үтте. "Туфан ага коеп куйган язучы гына түгел, ул билгеле, бик оста сәясәтче иде. Тормышны, халыкка нәрсә кирәк булуын яхшы белде. Тик белү генә аз, андый белүчелр шактый, ә ул исә бу мәсьәләләрне җитәкчеләргә җиткерү сәләтенә дә ия булды, - дип ассызыклады Разил Вәлиев. - Мондый конференцияләр уздыру Туфан аганың рухын шатландырыр, безнең әдәбиятыбыз үсешенә нигез булыр дип уйлыйм."
Жюри рәисе Васил Гарифуллин сүзләренчә, журналистикага багышланган секция быел киңрәк кысаларда узган. Алдагы елларда бу юнәлештәге эшләр Туфан Миңнуллинның журналистик әсәрләрен, публицистикасын өйрәнүгә багышланган булса, быел исә катнашучылардан журналистик язмалар таләп ителгән. Алар төрле жанрларда язылган, тематикасы да бик киң, диде жюри рәисе. "Алар милләт темасын да, мәдәният темасын да, тарихыбыз, гореф-гадәтләр, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, кешеләр язмышлары - болар бөтенесе дә балалар язмаларында чагылыш тапкан. Шуңа бәйле рәвештә, жанрлар ягы да бик киң иде. Күпчелек язмаларны бүген үк аудиториягә тәкъдим итәргә була. Быелгы конференциянең үзенчәлеге һәм үсеше дә шунда дип уйлыйм", - диде галим.
Утырышка 30 лап укучы чакырылган. Алар секция эшендә катнашучыларны үзләренең иҗади эшләре белән кыскача таныштырды. Мисал өчен, Яр Чаллы шәһәренең 17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән килгән Алия Ильясова "туган телеңне белмичә яшәп буламы" дигән сорауга җавап эзләгән. Тукай районы Түбән Суыксу гомуми урта белем бирү мәктәбеннән Алмаз Әхмәтҗанов тормыш сынауларына бирешмичә, ныклы рухлы булып кала алган кешеләрне язмасының геройлары итеп алган. Казан шәһәре Совет районы 11 нче татар гимназиясе укучысы Азат Мөхәммәтшин язмасында экология темасын яктырткан һәм язмасын "Яшел почмак яшьле почмакка әйләнмәсен!" дип атаган. Автор язмада Дәрвишләр бистәсе тирәсендә булган елга-күлләрнең, урманнарның экологик хәле турында язган, аларның кешеләр тарафыннан пычратылуына игътибарны юнәлткән. Тукай районы Яңа бистәсе урта мәктәбе укучысы Айгөл Нуретдинова Яр Чаллы театрына бина салдыру мәсьәләсен күтәреп чыккан. Ул театр, иҗатның кешегә тәэсире, тел, милләтне саклауда ролен күрсәткән.
Журналистика өлкәсендә җиңүчеләрне көннең икенче яртысында бүләкләячәкләр. Укучылар каршында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникованың чыгыш ясавы көтелә.
Искәртеп узабыз: конференция ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казанның Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирелә торган 12 нче гимназиясе белән берлектә, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, ТР Дәүләт Советы депутаты булган Туфан Миңнуллинның (1935-2012) иҗади мирасын, татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, уздырыла.
Чара татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел, татар театрына нигез салынуга 110 ел тулуга багышлана.
Барысы 4 секциядән гыйбарәт конференциянең укучылар өчен “Үзем сайлаган язмыш” темасына фәнни-тикшеренү эшләр буенча секция Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә 24 мартта үткәрелгән. Анда “XX гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр” темасы буенча кабул ителгән хезмәтләр каралган. Биредә үк мәктәп китапханәчеләре өчен “Утырып уйлар уйладым” секциясе булып, ул үзенә күрә тәҗрибә уртаклашуга корылган. Сөйләшү исә татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнү һәм популярлаштыруда китапханәнең эш алымнары һәм яңа технологияләр; укучыларның рухи-әхлакый үсешендә татар китабының роле һәм йогынтысына багышланган иде.
Шулай ук “Театр яктылыкка, нурга илтә!” секциясе каралган, ул, исеменнән аңлашылганча, драматургиягә нисбәтле һәм татар театрына нигез салынуга 110 ел тулуга багышлана.
1 мартта 13.00 сәгатьтә Казанның 3 нче номерлы гимназиясендә (Горький урамы, 16) вокал укытучысы, җырчы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Светлана Җиһанованың (1936-1998) музей почмагы ачыла, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Светлана Җиһанова - татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучыларның берсе, СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое, күп санлы орден, медальләр иясе, премияләр лауреаты, 8 опера, 3 балет, 17 эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күп санлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр иҗат иткән композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе Нәҗип Җиһановның кызы.
Бүген ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында “История и этнография народов Крыма: библиография и архивы (1921-1945)” ("Антиква" нәшрияты) дип аталган ретроспектив библиографик күрсәткечне тәкъдим итү чарасы булды. Аның авторы – тарих фәннәре докторы, профессор, В.И.Вернадский исемендәге Кырым федераль университетының тарихи төбәкне һәм крайны өйрәнү кафедрасы мөдире, ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Кырым фәнни үзәге хезмәткәре Андрей Непомнящий. Фәнни белешмәлек - аның Санкт-Петербург, Мәскәү, Киев, Прага, Одесса, Симферополь, Керчь, Севастополь, Ялта шәһәрләрендәге китапханәләрдә, архивларда унике еллык тикшеренүләре нәтиҗәсе, хезмәт җимеше.
Казанда Тарих институтында фәнни басманы тәкъдим итү чарасы Кырым Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, фән, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча комитеты карамагында үткәрелде.
Басма исә төрле 25 белешмәлек һәм монографияләрдән торган “Биобиблиография крымоведения” китап сериясендә дөнья күргән. Әлеге күрсәткеч 10,5 мең библиографик позициядән тора һәм бу исәпкә Европа телләрендә кабатлаулар керми. Басманың уникальлеге - Кырым халыклары тарихы һәм этнографиясе буенча 1921-1945 еллардагы бөтен фәнни һәи популяр мәкаләләрнең киселеше бер китапта туплануында. Басмада, вакытлы матбугатта чыккан мәкаләләрдән тыш, Кырымны өйрәнү буенча СССРда һәм аннан читтә басылган барлык материталлар да исәпкә алынган. Моннан кала, Россия, Украина, Чехия кебек илләрнең 30дан артык архивында кулъязма килеш сакланып, әле басылып чыкмаган материаллар автор тарафыннан табып, басмага кертелгән.
А.Непомнящий сүзләренчә, күрсәткеч басма РСФСР составында сугышка кадәрге чорда Кырымны крайны һәм академик өйрәнүнең комплекслы сурәтен күзаллау мөмкинлеге бирүе өстенә, Кырымны өйрәнүдә хезмәте кергән һәркемнең өлешен күзәтергә җим бирә. Басма гаять күп күләмдәге мәгълүматтан тиз арада кирәклесен табу өчен фәнни һәм ярдәмче белешмә аппарат белән тәэмин ителгән. Әлеге хезмәт исә тарихчылар, археологлар, реставраторлар, сәнгать белгечләре өчен кызыклы булачак.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге фәнни хезмәтләр глобаль белешмәләр банкын сыйфатлы, җентекләп тикшерелгән материал белән тулыландырып кына калмый, фәнни даирәдә кооперацияләштерүгә киң мөмкинлекләр дә ача. “Кырым ханлыгы һәм Кырым татарлары тарихын өйрәнү проблемасы буенча Кырымдагы коллегалар белән хезмәттәшлек итү Татарстан Республикасының “Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2014-2016 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында безнең институт өчен аеруча кыйммәт”, - диде ул.
Билгеле булганча, ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Кырым фәнни үзәге 2014 елның июнендә ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән булдырылды. Фәнни үзәктә штатта 15 хезмәткәр эшли, шул исәптән 3 фән докторы һәм 6 фән кандидаты. Үзәк эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше буларак Кырым татарлары һәм Кырым халыклары тарихын һәм мәдәниятен тикшерү, Кырым ярымутравының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау проблемаларын өйрәнү каралган.
РФ Үзәк банкы, укучыларның финанс грамоталыгын арттыру максатыннан, яңа дәреслек бастырып чыгарган. “Финанс грамоталыгы нигезләре” дип аталган әлеге дәреслек 9 нчы сыйныф укучылары өчен нәшер ителгән.
Әлегә фәнне ни рәвешле укытулары төгәл генә билгеле түгел, шушы мәсьәлә буенча РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында сөйләшүләр алып барыла.
Бу хакта бүген “Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясендә РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе Илкүләм банкының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Марат Шәрифуллин хәбәр итте.
“Республикада, балалар бакчаларына йөрүчеләрдән алып, пенсия яшендәге гражданнарга кадәр финанс грамоталылыгын арттыруга мохтаҗ кешеләр күп”, - диде журналистлар белән очрашу барышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Илдар Яруллин.
Аның сүзләренчә, иң элек кадрларны әзерләү мөһим. Шулай ук белем бирү программасын булдыру да кирәк.
Илдар Яруллин хәбәр иткәнчә, республикада мәктәп укучыларының гына финанс грамоталылыгын арттырып калмыйча, якын киләчәктә татарстанлыларга да бу юнәлештә белем бирү программасы гамәлгә ашырылачак. Әлеге проектта РФ Үзәк банкы Илкүләм банкының ТР буенча бүлеге, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һ.б. ведомстволар катнашуы көтелә.
Бүген вакытыннан алда үткәрелгән математика буенча профильле Бердәм дәүләт имтиханы өзелми генә тәмамланды. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Вакытыннан алда имтиханнар штат режимында, техник тоткарлыклардан башка, узган. Шулай ук контроль материаллар челтәргә чыгу һәм җитди тәртип бозу очраклары ачыкланмаган. Бу 2016 елда БДИ оештыру дәрәҗәсе югары булуы турында сөйли”, - диде Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов.
Математика буенча профильле БДИ вакытыннан алда бирергә 6,5 мең чамасы кеше теләк белдергән, аларның 250 се – агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар.
Имтихан Россия Федерациясенең 77 субъектында 16 сынау алу пунктында узды. Барлык имтихан үткәрү пунктларында онлайн-режимда видеокүзәтү алып барылган, контроль хисап материалларын бастыру һәм катнашучыларның җаваплары бланкларын электрон рәвешкә кертү технологияләре аудиторияләрдә генә кулланылган.
Барлык төбәкләрдә дә сынау барышын федераль инспекторлар, җәмәгатьчелек күзәтүчеләре һәм Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәткәрләре контрольда тоткан.
Имтихан нәтиҗәләре 8 апрельгә кадәр игълан ителәчәк.
Казанда ана теле укытучыларының “Туган тел” Бөтенроссия мастер-класслар конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Гран-прия иясе дип Казанның Вахитов районы 39нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сөембикә Салихова табылды.
“Туган тел” Бөтенроссия конкурсының йомгаклау өлеше узган атна ахырында Казанда үткәрелде. Быел анда катнашучылар саны 100дән арткан. Алар Россиянең 15 төбәгеннән булган. Финалга исә рус, татар, чуваш, удмурт, мари, мордва, яһүд телләре буенча белем бирүче 34 укытучы чыккан.
I урынга Биектау районы Коркачы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Рамазанова, Чирмешән районының Яңа Әлмәле урта мәктәбенең чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Захарова һәм Башкортстанның Уфадагы 24нче гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәбирә Риянова лаек булган. II урында – Татарстанның Теләче районы Олы Нырсы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Мөбинова, Азнакай районының Актүбә бистәсе 2нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Люция Селезнева һәм Оренбург өлкәсе Саракташ районы Никитино урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы Лилия Килмөхәммәтова. III урынга Казанның Совет районы 175нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Энҗе Гаязова, Арча районы Шурабаш урта мәктәбенең мари теле укытучысы Олеся Антипова, Төмән шәһәренең 2нче төп гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова лаек дип табылган.
Моннан тыш, “Иң яхшы эссе өчен”, “Милли традицияләрне саклаган өчен”, “Туган телне, татар халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау”, “Укытучылар остазы”, “Заманча технологияләрне нәтиҗәле кулланган өчен”, “Белем саклаучы”, “Ышанычлы киләчәк” дигән номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләп үтелде. Конкурсны ябу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты, диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Иртәгә, 29 март 16.00дә, Казандагы Икътисад, идарә һәм хокук институты базасында (Зайцев ур., 15нче йорт) “Иң яхшы педагог-психолог” республика һөнәри осталык конкурсын ябу тантанасы була. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашуы көтелә.
Шуны билгеләп үтик: “Иң яхшы педагог-психолог” республика һөнәри осталык конкурсы финалы бүген башланды. Аның зона этаплары республиканың Питрәч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә районнарында, Яр Чаллы, Казан, Азнакай шәһәрләрендә үткәрелгән иде.
Конкурсның беренче көнендә катнашучылар үзләрен презентацияләргә, ата-аналар җыелышы үткәреп, аларны борчыган темаларга сөйләшергә тиеш була. Моннан тыш, чара кысаларында 2 көн дәвамында Икътисад, идарә һәм хокук институты тарафыннан педагог-психологлар өчен “Федераль дәүләт мәгариф стандартларын исәпкә алып, мәктәпләрдә белем бирү процессын психологик-педагогик озату” дигән темага мастер-класслар оештыру күздә тотыла. Анда катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.
Иртәгә финалистлар ачык дәрес үткәрергә һәм “Кейс” дип аталган бәйгедә белем сынашырга тиеш була.
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
30 март көнне "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары ТР премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән "туры линия" үткәрә.
ТР мәгариф һәм фән министры шалтыраткан барча кешегә үзе җавап бирәчәк. "Туры линия" Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт (12 нче кат) адресы буенча оештырыла һәм 15.00дә эшли башлый.
Сорауларны хәзер үк magarif@bk.ru, gaila-mektep@mail.ru электрон адресларына язып, (843) 222-06-02, (843) 222-06-09 телефоннарына шалтыратып ("туры линия" вакытында бу номерга шалтыратып булачак), WhatsApp буенча +79534018387 номерына (текстлы хәбәр) юлларга була. Моннан тыш, сорауларны magarif-uku.ru сайтында да калдырырга мөмкин ("ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховка сорау бир" модуле аша). Skype аша да текстлы хәбәрләрне җибәреп була, кулланучының исеме - magarif5. "Туры линия" вакытында Skype буенча видеошалтыраутлар да кабул ителәчәк.
Сорауларның авторларына исем-фамилияләрен күрсәтергә кирәк. Бер генә сорау да җавапсыз калмаячак. Барлык җаваплар да бастырылачак, ә иң яхшы сорау авторына редакциядән бүләк тапшырыла.