ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Казанда быел мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерүгә 504,6 млн сум акча каралган, шушы суммага 1 сентябрьгә кадәр 17 мәктәп һәм 3 балалар бакчасының торышы тиешле тәртипкә китерелергә тиеш. Аерым алганда, мәктәпләрне төзекләндерү эшләре 8 төрле булып, балалар бакчаларында шуларга яслә төркемнәрендә җылы идәннәр түшәү һәм ачык һавадагы мәйданчыкларда кояштан, явым-төшемнәрдән ышыклану өчен корылмалар ясау кебек эшләр өстәлгән.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең шәһәр Башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин рәислегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин шул хакта аңлатма биреп, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә кытлык булу сәбәпле, “Танкодром” микрорайонында күченеп киткән спорт мәктәбеннән бушаган бина профиле балалар бакчасы итеп үзгәртеләчәк. Түбәсе, ишек-тәрәзәләре, инженерлык коммуникацияләре алыштырылгач, тирә-ягын матурлатып, уңайлыклар булдыргач, бинада 220 урынга исәпләнгән 332 нче номерлы яңартылган балалар бакчасы ачылачак. Шулай ук 168 нче номерлы мәктәптә былтыр башланган физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен реконструкцияләү эшләре быел дәвам иттерелә. Аерым алганда, быел бинага керү турылары яңартыла, эчке ишекләр алыштырыла, инженерлык системалары, фасад һәм санитар узеллар төекләндерелә-яңартыла. Журналистларга соңыннан ачыклык кертеп, И.Гыйниятуллин, соматик авыру балалар өчен каралган мәктәпнең бер өлеше балалар бакчасы булып, ремонт белән кергән юлы, ул өлешен ремонтсыз бүлеп калдырмау хуп күрелде, шуңа күрә ремонт эшләр быелга да калды, диде. Шулай ук Киров районында мәдәни мирас объекты саналган бинада урнашкан (Кече Мәскәү ур., 12) 15 нче татар гимназиясе дә капиталь төзекләндереләчәк.

Җыеп кына әйткәндә, мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча Президент программасы гамәлгә кертелгәч, ягъни 2012 елдан бирле Казанда 108 гомуми белем бирү мәктәбе бинасы капиталь төзекләндерелде (2012 елда – 44, 2013тә – 19, 2014тә – 26, 2015 елда – 19), шуңа 2,4 млрд сум акча каралган иде. Шул рәвешле, капиталь төзекләндерү программасына кертелгән 30 елдан артык элек төзелгән мәктәпләрнең 81 проценты капиталь төзекләндерелгән. Борлардан тыш, былтыр 4 балалар бакчасында да шундый эшләр башкарылган.

24 мартта Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясенең “Фәнни эшләр. “Үзем сайлаган язмыш”, “Утырып уйлар уйладым” (китапханәчеләр өчен) номинацияләре буенча иҗади секцияләр эшләве турында “Татар-информ” МА алдан хәбәр биргән булса, инде аның нәтиҗәләре Бөтендөнья татар конгрессы сайтында конкурсның оештыру комитеты исеменнән тәкъдим ителде.

“Үзем сайлаган язмыш” номинациясендә республика мәктәпләреннән 275 укучы катнашкан. 60 укучы исә “XX гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр” темасы буенча икенче турда чыгыш ясаган. Аларның фәнни эзләнүләрен конференциянең жюри әгъзалары – Әлфия Юнысова-Миңнуллина, драматурглар Мансур Гыйләҗев, Рәдиф Сәгъди, Казан федераль (Идел буе) университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм сәнгать институты галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Таһир Гыйләҗев, Нурфия Йосыпова һәм Гөлфия Гайнуллина бәяләгән.

Конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында “Үзем сайлаган язмыш” номинациясе җиңүчеләре билгеле булды.

5-7нче сыйныфлар:
I урын – Казан шәһәре 171 нче мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гыймадиева Мәрьям;
II урын I дәрәҗә лауреат – Түбән Кама районы 29 нчы мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Нуруллин Айнур;
II урын II дәрәҗә лауреат – Балтач районы Чепья урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Рәхмәтуллина Әдинә;
III урын I дәрәҗә лауреат – Яшел Үзән районы Газиз Айдарский исемендәге Күгеш мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Әхмәтшина Әлфинур;
III урын II дәрәҗә лауреат – Түбән Кама районы 35 нче лицееның 5 нче сыйныф укучысы Хуҗанбердиева Гүзәл;
III урын III дәрәҗә лауреат – Лениногорск районы Иске Иштерәк мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Талипова Чулпан.

8-9 нчы сыйныфлар:
I урын – Мөслим районы Тат.Шуран мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шаев Илдар;
II урын I дәрәҗә лауреат – Кукмара районы Зур Кукмара урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Зарипова Динә;
II урын II дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Хөснетдинова Алинә;
III урын I дәрәҗә лауреат – Кайбыч районы Чүти урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Эльмира;
III урын II дәрәҗә лауреат – Аксубай районы 3 нче Аксубай мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Камилә;
III урын III дәрәҗә лауреат – Яшел Үзән районы 4 нче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гайнуллин Илназ;
III урын IV дәрәҗә лауреат – Апас районы Биеш мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Алинә.

10-11 нче сыйныфлар:
I урын – Казан шәһәре Мәскәү районы 9 нчы гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Абитова Азалия;
II урын I дәрәҗә лауреат – Балтач районы Чепья урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Авхадшина Гөлия;
II урын II дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Камалетдинов Адел;
III урын I дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре Мәскәү районы Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Сираҗетдинова Ландыш;
III урын II дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре 15 нче татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Абдрахманов Әмир;
III урын III дәрәҗә лауреат – Казан шәһәре Мәскәү районы Казан федераль университеты каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Гәрәева Динә.

Җиңүчеләргә исә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан дипломнар, затлы көмеш беләзекләр һәм көмеш каләмнәр тапшырылган.

Конференциянең “Утырып уйлар уйладым” номинациясе буенча беренче тапкыр мәктәп китапханәчеләре секциясе оештырылган иде. Республиканың 20 китапханәчесе Әлфия Туфан кызы Миңнуллина-Юнысова, Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре Гөларам Шәйдулла кызы Җомаголова һәм Фирдәвес Исхак кызы Имамова белән фикер алышты, үзара тәҗрибә уртаклашкан. Жюри әгъзалары китапханәчеләргә үзләре сайлаган язмышны – китапханә хезмәтен намус белән башкаруда ихлас рәхмәтен белдергән.

Бүләкләү тантанасында конференциянең “Драматургия” номинациясендә абсолют беренче урынны алган Вахитов районы 1 нче татар гимназиясе укучылары Шәриф Камалның “Акчарлаклар” әсәреннән өзек күрсәтсә, Авиатөзелеш районы 10 нчы гимназиясе укучылары Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” әсәреннән өзек сәхнәләштергән. Бәйрәм кичәсе Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры артистлары чыгышлары белән үрелеп алып барылган.

30 мартта исә конференциянең “Журналистика. “Кызыл тышлы дәфтәрдән” номинациясе секциясе ТР Дәүләт Советында була.

 

Татарстан студентлары өчен "Транспорт гранты" язгы конкурсы башланды, дип хәбәр итә ТР Студентлар лигасы матбугат хезмәте. Катнашучылар 6 апрельгә кадәр конкурсның studgrant.ru сайтында теркәлү уза ала.

2011 елдан башлап - проект тормышка ашырылган 5 елда - Татарстанның 30 мең студенты транспорт гранты алган. Конкурста республиканың 26 шәһәре, бистәсе һәм авыллары студентлары  катнаша. Ул елга 2 тапкыр үткәрелә, шуңа күрә язгы һәм көзге грант дип атала. Конкурста һөнәри белем бирү  һәм югары белем оешмаларында көндезге бүлектә укучы, сессия нәтиҗәләре буенча академик бурычлары булмаган студентлар катнаша ала. Алар җәмәгать, фәнни, спорт һәм иҗади эшчәнлектә актив катнашырга тиеш.

Проектны ТР Хөкүмәте ярдәме белән "Татарстан Республикасы Студентлар лигасы" яшьләр төбәк иҗтимагый оешмасы гамәлгә куя.        

Казан дәүләт медицина университеты һәм Татарстан инвалидларының “Ника” республика иҗтимагый оешмасы “Инклюзив белем. Инвалидларны вузларда укыту: актуаль проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” темасына түгәрәк өстәл утырышын үткәрә.

Утырыш 31 нче март 16 сәгатьтә КДМУ базасында (Бутлеров урамы, 49 а йорты, яңа уку корпусы, керү Курашов урамы ягыннан) узачак.

Чарада инвалидларның иҗтимагый оешмалары, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре, КДМУ мөгаллимнәре, студентлар катнашуы көтелә.

“Түгәрәк өстәл” утырышы законнардагы үзгәрешләр турында фикер алышуга, аларның физик мөмкинлекләре чикле затлар статусына йогынтысы, инвалидлар тарафыннан һөнәри белем алу өчен булган мөмкинлекләргә анализ ясауга багышлана, дип хәбәр ителә КДМУ сайтында.

Бүген Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында (Межлаук ур., 1) “Андреев укулары: шәхеснең үзлектән иҗади үсеше заманча концепцияләре һәм технологияләре” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә. КФУ профессоры, РФның атказанган фән эшлеклесе, академик В.И.Андреев истәлегенә багышланган укуларда чит ил галимнәре һәм белгечләре дә катнаша.

ТР Фәннәр академиясеннән хәбәр итүләренчә, конференциядә шәхеснең үзлектән иҗади үсеше проблемаларына бәйле мәсьәләләр турында сүз алып бару күздә тотыла. XXI гасырда педагогик белем бирүнең өстенлекле һәм система формалаштыручан максаты буларак үзлектән иҗади үсешле шәхес; шәхеснең үзлектән иҗади үсешенә юнәлтелгән Россия һәм чит илләрнең заманча белем бирү концепцияләре һәм технологияләре; югары педагогик белем бирү сыйфатына мониторинг үткәрү проблемалары әлеге фәнни-гамәли конференциядә карала.

Бүген Россиядә рус теленнән вакытыннан алда имтихан тапшырылар. Рус теленнән вакытыннан алда БДИ тапшыру өчен 8 мең чамасы кеше гариза язган, аларның якынча 500 е –агымдагы елда мәктәпне тәмамлаучылар. Бу чорда БДИ тапшыручыларның 43 проценты рус теле фәнен сайлаган.

Имтихан РФ ның 76 субъектында 123 сынау үткәрү пунктында узачак. Барлык имтихан үткәрү пунктларында онлайн-режимда видеокүзәтү алып барыла, контроль хисап материалларын бастыру һәм катнашучыларның җаваплары бланкларын электрон рәвешкә кертү технологияләре аудиторияләрдә генә кулланыла.

БДИ уза торган барлык төбәкләргә федераль инспекторлар, җәмәгатьчелек күзәтүчеләре һәм Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәткәрләре җибәрелгән.
Имтихан 3 сәгать 30 минут (210 минут) дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

Искәртеп үтик: Татарстанда рус теленнән вакытыннан алда имтихан тапшыру теләген 183 кеше белдергән. Республикада сынау үткәрү пункты Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 37 нче гимназиядә урнашкан.

Рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы мәктәпне тәмамлау турында аттестат алу өчен мәҗбүри фәннәрнең берсе исәпләнә. Аттестат алу өчен минималь 24 балл җыю зарур. Моннан тыш, рус теленнән БДИ нәтиҗәләре вузга кергәндә кирәк. Вузлар бу фән буенча минималь баллны 36 дан ким куярга хокуклы түгел.

Имтихан нәтиҗәләре 5 апрельгә кадәр игълан ителәчәк.

22 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында, Халыкара туган тел көненә багышлап, «Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары» VIII халыкара тюркология конференциясе була.

Конференциянең төп максаты итеп төрки халыкларның телләрен, әдәбиятларын, тарихларын, гомумән, мәдәниятләрен өйрәнү тәҗрибәләре һәм фәнни проблемалар турында сүз алып бару, аларның тарихтагы язмышында исламның роле һәм урыны хакында фикер алышу тәгаенләнгән.

Конференциянең түбәндәге тематик юнәлешләрдә үткәреләчәге билгеле:
ислам һәм төрки халыкларда дини күзаллаулар;
төрки халыклар тарихы һәм археологиясе;
төрки халыклар фольклоры һәм һәм әдәбияты;
хәзерге заман төрки тел белеменең актуаль проблемалары;
төрки халыклар топонимикасы һәм ономастикасы;
лингвокультурология, контактология, тәрҗемә мәсьәләләре.

«Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин проблемалары» VIII халыкара тюркология конференциясе кысаларында төрки халыкларның тарихы һәм мәдәнияте буенча фәнни хезмәтләр, татарларның кулъязма китаплары һәм традицион зәркән эшләнмәләре үрнәкләре күргәзмәләре тәкъдим ителә, түгәрәк өстәлләр һәм дискуссион мәйданчыклар эшли. Һәрхәлдә, шулай планлаштырылган: kpfu.ru.

Казан каласында укытучыларның һәм 5-11 нче класс укучыларының Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясе үткәрелә. Әлеге чара татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның (1935-2012) иҗади мирасын киңрәк өйрәнүне һәм популярлаштыруны, аның әсәрләре аша яшь буында милли үзаң, толерантлык, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү һәм үстерүне максат итә.

Барысы 4 секциядән гыйбарәт конференциянең бүген 2 секциясе гамәлдә. Аерым алганда, укучылар өчен “Үзем сайлаган язмыш” темасына фәнни-тикшеренү эшләр буенча секция Фатиха Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясендә үткәрелә. Бүген анда “XX гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр” темасы буенча кабул ителгән хезмәтләр карала. Биредә үк мәктәп китапханәчеләре өчен “Утырып уйлар уйладым” секциясе булып, ул үзенә күрә тәҗрибә уртаклашуга корыла. Сөйләшү исә татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен өйрәнү һәм популярлаштыруда китапханәнең эш алымнары һәм яңа технологияләр; укучыларның рухи-әхлакый үсешендә татар китабының роле һәм йогынтысы турында була.

Алга таба журналистикага багышланган “Кызыл тышлы дәфтәрдән” секциясен 30 мартта ТР Дәүләт Советында үткәрү ниятләнә - бу хакта татар телендә белем бирә торган Ф.Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясе сайтында әйтелә. Әлеге секциягә тәкъдим ителгән журналистик язмалар тематикасы - “Кеше белән язылмаган кануннар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы!.. Җәмәгать, бу мәсьәләгә болай гына карарга ярамый...” (Т.Миңнуллин).

Шулай ук “Театр яктылыкка, нурга илтә!” секциясе каралган, ул, исеменнән аңлашылганча, драматургиягә нисбәтле һәм татар театрына нигез салынуга 110 ел тулуга багышлана.

Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясен исә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан каласы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Г.Камал һәм К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт театрлары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, КФУ һәм югарыда әйтелгән 12 нче гимназия оештырган.

Белешмә өчен. Туфан Миңнуллин татар драматургиясен, татар театрын СССР халыклары дәрәҗәсенә күтәрүдә олпат хезмәт керткән классик драматург, күренекле язучы, публицист, кыю җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче буларак гомуммәгълүм. ТР Дәүләт Советы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле гражданы ул.

Бүген сәгать 11дә ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында (Казан, Кремль, 5 нче подъезд) Каюм Насыйри (1825-1902) төзегән Изге Коръәннең мөселман дөньясындагы беренче белешмә-конкордансы – Мифтах әл-Коръән”/“Мифтах аль-Кур’ан” дип аталган уникаль китап тәкъдим ителә.

Бу хакта “Татар-информ”га Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының татар-болгар цивилизациясе бүлеге мөдире, академик, профессор Альберт Борһанов мәгълүмат бирде.

Мәшһүр галим, татар мәгърифәтчесенең бу кулъязмасы заманыбызның чын фәнни ачышы санала. Аерым алганда, китап галимнең 4 еллык киеренке хезмәте нәтиҗәсе булып, ул 1886 елда тәмамлана. Каюм Насыйри үзе аны "иҗтиһадының иң югары ноктасы", фәнни эшчәнлегенең иң зур тырышлыгы җимеше санаган.

Басма 2 томда тәкъдим ителә: беренчесе – “Каләм Шәриф” – Каюм Насыйри тарафыннан нигез буларак алынган Коръәннең 1861 елгы Казан басмасы факсимилесы, икенчесе “Мифтах әл-Коръән” кулъязмасы факсимелесыннан гыйбарәт.

Атаклы урманчылык, туфрак белгече, Югары мәктәп фәннәре халыкара академиясе академигы, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Әхмәдулла Һади улы Газизуллинга 85 яшь тулды.

Тумышы белән Тәкәнеш районы Түбән Арбаш авылыннан булган милләттәшебез 1955 елда Идел буе урман-техника институтын (Йошкар-Ола шәһәре) тәмамлаганнан соң, Лубян урман техникумында укыта. 1956дан Татарстан урман хуҗалыгы идарәсе системасында: 1959-1962дә Кама урман сәнәгате хуҗалыгының Кама урман хуҗалыгында баш урманчы, 1965-1973тә Татарстан урман туфрагы химиясе лабораториясе мөдире. 1973тән Мари техника университетында: 1979-1987дә урман туфрагы белеме һәм туфракларны мелиорацияләү, 1997-1999да экология, туфрак белеме һәм табигатьтән файдалану кафедрасы мөдире. 2000 елдан Казан авыл хуҗалыгы академиясе (2006дан ул Казан аграр университеты) урман белеме кафедрасы мөдире була. Әлеге югары уку йорты карамагында урман хуҗалыгы факультетын ачу инициаторларының берсе булганлыгы билгеле. 2002 елда урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы җитәкчесе итеп сайлана, соңыннан кафедра урманчылык һәм урман тармагы икътисады кафедрасы итеп үзгәртелә. Ул Татарстан урманнарында тоташ булмаган кисүләрнең нәтиҗәлелеген өйрәнү буенча зур фәнни эш башкара. Урманнарны прогрессив тоташ кисүләрне эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча Саба урман хуҗалыгы урманчылары төркеме составында 2003 елда фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясенә лаек була.

2010 елда академик Әхмәдулла әфәнде Газизуллин җитәкчелегендә Саба урман хуҗалыгының укыту-сынаулар үткәрү базасында 13 фәнни эш башкарыла, аларның 2се - Санкт-Петербургның урман-техника академиясе галимнәренеке.

Хәзерге вакытта галим җитәкчелегендә Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә in vitro фәнни лабораториясе оештырылды һәм усакларның кыйммәтле генотип токымнарының утырту материалларын клонлаштыру нигезендә тәҗрибәле урман плантацияләре булдыру эше башкарыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International