Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә Болгар ислам академиясе төзелеше проекты тәкъдим ителде.
Проектны «Татинвестгражданпроект» ДУП, үзәк дини оешмалар тәкъдимнәрен истә тотып, эшләгән. Аның турында генераль директоры Гадел Хөснетдинов хәбәр итте.
Проект буенча Болгар ислам академиясе Ак мәчеттән (Болгарда) көньяк-көнчыгыштарак урнашачак.
Болгар ислам академиясен төзү урынында истәлек ташын 2016 елның 21 маенда - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми кабул ителгән көнне салачаклар.
Фикер алышуда ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президенты департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча җитәкчесе Александр Терентьев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең ислам мәгарифе буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә аның рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Төмән өлкәсе татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе һәм Төмән өлкәсе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров белән очрашты.
Ринат Хәмзә улы мөфтигә Төмәндә яшәүче мөселманнар хакында сөйләде. Шулай ук ул Камил хәзрәтне өлкәнең татар конгрессы, мөселман эшкуарлары эшчәнлеге белән таныштырды.
Камил хәзрәт, үз чиратында, Татарстан һәм Төмән төбәгендә яшәүче мөселманнар арасында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү, милләттәшләребез белән элемтәләрне ныгыту мөһимлеген ассызыклады, диелә нәзарәнең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Алабуганың җәмигъ мәчетендә мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында Коръән уку буенча конкурс уздырылды. Анда 50 дән артык бала катнашты, иң кечкенәсенә нибары —3 яшь.
Җиңүчеләрне 5 төрле яшь категориясе буенча билгеләделәр. Оештыручылар сүзләренчә, Коръән укырга өйрәнүче балаларның үсеш дәрәҗәсе арта бара.
Җиңүчеләрнең барысы да республика күләмендә узачак бәйгедә катнашу хокукына ия.
РФ Хөкүмәте инвалидлар өчен Федераль мәгариф үзәге булдырачак. Методик үзәк сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә белем бирү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк, дип яза “Известия”. Проектның кураторы – РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, инвалидларга һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләргә белем алуга, шул исәптән урта һөнәри белем алуга, мөмкинлекләр булдыру дәүләтнең бу затларга карата сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булудан тыш, 2016-2020 елларда Мәгарифне үстерү федераль максатчан программасын гамәлгә ашыруның да мөһим өлеше булып тора. Бүгенгә инвалидларга һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә белем бирү өчен кирәкле махсус институциональ, оештыру-идарә һәм психологик-педагогик шартларны билгеләү, нигезләү һәм тормышка ашыру проблемасы комплекслы хәл ителмәгән.
“Инклюзив белем бирү субъектларында инвалидларга һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә белем бирүне оештыру һәм методик шартлар булдыру максаты белән, хәзерге вакытта Федераль методик үзәк булдырыла”, – дип тәгаенләгәннәр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Хәзерге вакытта инвалидларның һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чиклеләрнең һөнәри белеме турында гомуми мәгълүмати база туплана, шул исәптән – башкарма хакимият органнары тарафыннан федераль норматив хокукый актлар таләпләрен гамәлгә ашыруда ачыкланган хилафлыклар турында мәгълүмат базасы.
Төбәкләрдә эшли торган белем бирү оешмаларының инвалидларга урта һөнәри белем бирү һәм һөнәри укыту өлкәсендә үзара багланышларын тәэмин итү буенча бердәм координацияләү үзәге юк. Шундый органны федераль белем бирү оешмасы базасында булдыру һәм аңа укыту учреждениеләре эшчәнлеген көйләү функциясен тапшыру күздә тотыла. Әмма кайсы белем бирү оешмасының координатор булачагы әлегә тәгаенләнми.
Профильле федераль үзәкнең төп функцияләренә норматив һәм оештыру-боеру документациясе әзерләү; база һөнәри белем бирү оешмалары эшчәнлеген методик тәэмин итү; вебинарлар һәм семинарлар, квалификация күтәрү курслары уздыру; РФ субъектларының төбәк инклюзив урта һөнәри белем бирү системаларына ярдәм күрсәтүгә федераль субсидияләр алуга төбәкләрнең гаризаларын сайлауны (карауны) озату; инвалидлар һәм сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен һөнәри осталык конкурслары оештыру, аларны озату һәм мониторинглау һ.б. керер дип күзаллана.
Татарстанда иң яхшы педагог-психологны сайладылар - ул Казаннан Мәдинә Солтанова. Һөнәри осталык буенча республика конкурсының “Татарстан Республикасының иң яхшы педагог-психологы” номинациясендә җиңүче булды. Конкурста балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, психологик-педагогик ярдәм күрсәтә торган хезмәтләрдән һәм үзәкләрдән барлыгы 432 педагог-психолог катнашкан. Аның кысаларында 3800 бала һәм яшүсмергә психологик-педагогик ярдәм күрсәтелгән.
Конкурсның муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча 78 педагог-психолог җиңүче дип табылган. Конкурс финалына Нурлат, Азнакай, Сарман, Алабуга, Әгерҗе, Тәтеш, Яшел Үзән, Кайбыч, Балтач, Биектау, Кукмара, Балык Бистәсе, Аксубай, Чирмешән муниципаль районнарыннан, шулай ук Яр Чаллы һәм Казан калаларыннан иң яхшы 19 белгеч узган. Беренче урында – Казаннан Мәдинә Солтанова, икенче һәм өченче урыннарда – Алабугадан Наилә Кошеварова һәм Яр Чаллыдан Александр Филиппов. Конкурс лауреатлары булып танылган белгечләр: Нурлаттан Ирина Саврандейкина, Балык Бистәсе районыннан Әлфия Мөхәммәтҗанова, Әгерҗедән Наталья Серебрянникова, Казаннан Эльмира Мифтахова.
Җиңүчеләр акчалата призлар тапшырылачак: I урынга- 50 мең сум, II урынга – 40 мең, III урынга – 30 мең сум, шулай ук лауреатларга – 20шәр мең сум.
Бүләкләү тантанасы, Укытучылар көне уңаеннан, 5 октябрьдә үтәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге республика мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе Мисырга эшлекле сәфәр кыла. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Голәмәләр шурасының гыйльми сәркатибе, проректор Рөстәм Нургалеев Әл-Әзһәр университеты җитәкчесе, шәех Әхмәд Тайиб, Әл-Әзһәр университеты профессоры, доктор, шәех Ибраһим Сәлах Әл-Һөдһөд белән очраштылар.
Әлеге очрашуда дин әһелләре ислам мәгарифенә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикерләштеләр. Алар Россиядән Әл-Әзһәр университетына укучыларны бары тик Ислам мәгарифе советы юлламасы буенча гына кабул итү турында сөйләштеләр. Россия күләмендә эшли торган шушы советка сәяси фәннәр докторы Рафыйк Мөхәммәтшин җитәкчелек итә.
Бездәге дини югары уку йортлары Әл-Әзһәр университетының сәнавия дәрәҗәсенә тигезләнәчәк, ягъни, бездә югары дини гыйлем алган кеше Әл-Әзһәрнең теләгән факультетына беренче курска укырга керә алачак. Моңа кадәр чит илдән килүчеләргә биредә башта башлангыч гыйлем алу мәҗбүри иде, дип хәбәр итәләр бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән.
Шулай ук ислам академиясен булдыруда Мисыр дин белгечләре белән хезмәттәшлек итү турында килешенгән. Чит илләрдә таралган татар дин галимнәренең борынгы кулъязмаларын эзләп бастыру эшендә Мисырның фәнни үзәге ярдәм итәчәк.
Мөфтинең Мисырга эшлекле сәфәре кысаларында очрашулары алга таба да көтелә.
31 мартта һәм 1 апрельдә Варшавада ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты башлангычы белән "Язма Мирас. Письменное наследие. Textual heritage" проекты кысаларында "Польша архивларында татар документлары" дигән түгәрәк өстәл уздырыла. Әлеге чара ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты башлангычы һәм ярдәме белән Польша Фәннәр академиясе, Варшава университеты, немецларның Кавказ, татар һәм төркестан тикшеренүләр институты (ICATAT) булышлыгында оештырыла.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проект Ватикан, Венеция, Генуя, Истанбул, Стокшольм, Берлинда һәм Европаның башка шәһәрләре архивларында һәм музейларында татар халкы һәм Татарстан турында тарихи материалларны ачыклап өйрәнүне максат итә.
Быел Татарстанның укытучылар әзерли торган вузларына 200 абитуриентны максатчан кабул итү күздә тотыла.
Бүген “Татар-информ” мәйданчыгында “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары үткәргән “туры линия” вакытында ТР премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шул хакта белдерде.
Хәзерге заманда бөтен нәрсә кеше капиталына кайтып кала. Җәмгыятьтә яшәүчеләрнең белем дәрәҗәсе түбән икән, бу җәмгыятьнең киләчәге икеле. Әлеге мәсьәләдә төп эшне мәктәп, укытучыларыбыз башкара. Шуңа бәйле рәвештә, педагогик кадрларны әзерләү, укытучыларга яхшырак эшләргә этәргеч бирү, аларның абруен күтәрү ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып кала бирә, дип билгеләп үтте министр.
Энгель Фәттахов былтыр Татарстанда абитуриентларны укытучылар әзерли торган югары уку йортларына максатчан кабул итү программасы гамәлгә ашырылуын искәртеп, быел яңа проект булдырылуы хакында тулырак бәян итте.
Эшне районнардан башларга булганнар. Укытучы булырга теләүче чыгарылыш сыйныф укучыларын һәр районда барлап, 800 кешедән гыйбарәт исемлек төзелгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Мәгарифне үстерү институты белгечләре, КФУ мөгаллимнәреннән торган комиссия урыннарга чыгып, алар белән очрашулар уздырган. Хәзергә укучыларның 400е сайлап алынган. БДИ нәтиҗәләренә карап, арадан 200е, укытучылар әзерли торган вузларга, максатчан рәвештә, кабул ителәчәк, һәркайсына 4 ел дәвамында 15 мең күләмендә айлык стипендия түләнеп барачак.
“Демократик дәүләттә яшәгәнлектән, бу балалар укуларын тәмамлагач, без алардан туган районнарына яки мәктәпләренә кайтып эшләвен таләп итә алмыйбыз. Әлеге максатчан программа буенча белем алган студентларга түләнгән стипендия исә безнең өчен – социаль гарантия, ягъни яшь укытучы үзенең районына укытырга кайтмаган очракта, бу акчаларны кире соратып алырга тиеш булабыз. Бала кечкенәдән укытучы булырга хыялланган, әти-әнисе, туган мәктәбе, районы аңа ышанып, укырга җибәргән икән, ул шунда кайтып, менә дигән итеп укытучы булып эшләр дигән өметтә калабыз”, – дип тәгаенләде министр.
Моннан тыш, быел Казанда, Яр Чаллыда, Алабугада педагогик вузларны тәмамлаган чыгарылыш курс студентлары арасында беренче мәртәбә сертификация үткәрү дә күздә тотыла. Аларның диплом дәрәҗәсе генә түгел, ә мәктәптә эшләргә ни дәрәҗәдә әзер булуы мөһим. Сертификация әнә шуны ачыклауны күз уңында тотып, ирекле рәвештә (мәҗбүри түгел), оештырыла. Аны узучыларга сертификатлар тапшырылачак.
Энгель Фәттахов сүзләренчә, бүген Татарстанда 560 база мәктәбе исәпләнә, аларның барысы да белем сыйфатын гарантияләргә тиеш. Киләчәктә бу мәктәпләргә әнә шундый сертификатлары булган укытучыларны кабул итү бурычы кую планлаштырыла. “Наш новый учитель” дигән грантны да, иң берече чиратта, сертификатлы яшь укытучылар отачак, дип ассызыклады ул. Бу югары педагогик белем алган чыгарылыш курс студентларын сертификат алуга кызыксыну уяткан чара булып тора.
Министр фикеренчә, хәзерге вакытта Татарстанда укытучының абруе үсә бара. Бу матди як белән дә раслана. 2015 ел йомгаклары буенча, укытучыларның уртача айлык хезмәт хакы 29 мең сумга якын булган.
Бүген ТР Дәүләт Советының кече залында Туфан Миңнуллин исемендәге III республикакүләм конференциянең “Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәр” секциясе утырышы кысаларында мәктәп укучыларының ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова белән очрашуы булды. Анда жюри әгъзалары Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының гаммәви коммуникация бүлеге һәм татар журналистикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Васил Гарифуллин, журналист, Бөтендөнья татар конгрессы сайты мөхәррир-модераторы Әлфия Юнысова-Миңнуллина, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, "Сөембикә" журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова һ.б. бар иде.
“Миңа еш кына, нигә сез гел балалар белән очрашып йөрисез, дигән сорау бирәләр. Мин бу кисәтүләр белән килешә алмыйм, чөнки минем моңа күңелем тарта. Сезнең белән аралашырга, танышырга, фикерләрегезне белергә, үземнең фикерләремне сезгә җиткерергә омтылам”, - дип, Римма Ратникова һәм яшь журналистлар белән очрашуына аеруча шат булуын белдерде.
Туфан ага Миңнуллинга килгәндә, парламент җитәкчесе урынбасары аның журналист һәм публицист булуын, бик кадерле икәнен билгеләп үтте. “Олуг шәхесләребез — Габдулла Тукай, Муса Җәлил дә журналист булган. Безгә алар белән горурланып яшәргә, аларны өйрәнергә кирәк”, - диде ул Туфан аганы әлеге бөек затлар рәтенә куеп.
“Туфан абый беркайчан да яраклашырга тырышмады, барысын да турыдан әйтә иде. Бигрәк тә мәдәнияткә, милләткә, телгә кагылышлы законнар булса, беркайчан да фикерен җиткерми калмады. Депутат буларак без аны бик юксынабыз”, - дип, хис-кичерешләрен җиткерде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. Ул шулай ук татар телен белгән һәм аның турында кайгырткан кешеләрнең парламентта бармак белән генә санарлык булуын ассызыклап, моны кызганыч хәл, дип атады.
Туфан Миңнуллинның иҗатына килгәндә, Римма Ратникова аның “Чаян” журналында журналист буларак эшли башлавын, бөек драматург һәм танылган публицистның тормышының бу өлеше ныклап өйрәнелмәгән булуына басым ясады.
“Минемчә, татар журналистикасына хәзер бик сәләтле кешеләр килә”, - диде ул һәм укучы балаларның журналистика тарихын белүе белән дә кызыксынды. Шулай ук, "Алтын каләм" бәйгесе хакында мәгълүмат бирде. Әлеге конкурсны, журналистикага килергә теләүчеләр өчен баскыч, дип атады.
Васил Гарифуллин журналист хезмәтенең үзенчәлекләрен аңлатты. "Сезнең максатыгыз − көндәлек мәсьәләләрне чишү булырга тиеш", - диде ул һәм укучыларны бу өлкәдә көн саен эшләргә өндәде.
Римма Ратникова журналистиканың нәрсә икәнен аңларга, журналистлар белән аралашу, мәктәпләрдә газеталар чыгаруның мөһимлеген ассызыклады. "Журналистика − ул бик җаваплы һөнәр. Без мәгълүматны тикшереп, төрле чыганаклар аша өйрәнеп, төгәл фактларга таянып эшләргә тиеш", - диде ул.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү идарәсе җитәкчесе Флера Сәйфуллина фикеренчә, республикада укучылар өчен бик күптөрле фәнни конференцияләр үткәрелә, әмма анда катнашучыларның барысы да фән эшлеклесе булып китми. “Бүгенге конференция нәтиҗәсе дә монда катнашучыларның барысы да журналист булыр дигән максат куеп эшләнмәгән. Тик аңа әзерлек процессында укучы татар телендә материал язган, үзе өчен ниндидер ачыш ясаган, үзен кызыксындарган фикерне алып, аны тирәнәйтергә тырышкан, ниндидер бер план корган”, - дип, конференциянең уңай якларын билгеләп үтте. Әлеге чараның укучылар өчен аралашу мәйданчыгы булуын, укытучылар да үзләренә файдалы мәгълүмат алуын ассызыклады.
Азактан исә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Лауреатларга дипломнар, истәлекле бүләкләр бирелсә, I һәм II дәрәҗә дипломнар алучыларга көмеш беләзекләр, егетләргә кыйммәтле каләмнәр тапшырылды.
Мәктәпләр самбо элементларын физкультура буенча программага кертә ала. Бу хакта журналистларга РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте, дип яза ТАСС.
"Физкультура дәресләрен укучылар өчен файдалы һәм кызыклы итү мөһим. Без, һәрбер мәктәп укучыларына үзләрен спортның төрле төрләрендә сынап карау мөмкинлеге бирә алсын өчен, махсус программалар җыелмасын тәкъдим итәбез", - дигән министр.
Аның сүзләренчә, хәзер андый махсус программалар шактый эшләнгән. "Бүген самбо буенча яңа программа өстәлә. Сүз барысын да бергә туплау турында түгел, төбәкләрдәге мәктәпләрдә сайлау мөмкинлеге булдыру турында бара. Спорт төре буларак безнең илдә туган самбо балалар өчен бик кызыклы", - дип фикерен йомгаклаган Ливанов.