ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда тапшыру буенча тарих, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән имтиханнар бара.

Анда катнашучылар бу фәннәрне сайлап алу буенча тапшыра. Вакытыннан алдан тарих буенча БДИда катнашуга 4,5 меңгә якын кеше гариза биргән, шул исәптән агымдагы уку елында мәктәпне тәмамлаучылардан - 50. Имтихан Россиянең 75 субъектында 106 сынау үткәрү пунктында узачак.

Информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча БДИда катнашу өчен 800гә якын кеше гариза биргән. Имтихан 60 субъектта 86 сынау үткәрү пунктында узачак.

Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында хәбәр ителгәнчә, барлык имтихан үткәрү пунктларында онлайн-режимда видеокүзәтү алып барыла, контроль хисап материалларын бастыру һәм катнашучыларның җаваплары бланкларын электрон рәвешкә кертү технологияләре аудиторияләрдә генә кулланыла.

Информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча минималь балл 40ны тәшкил итә, тарих буенча - 32 балл.

Имтихан нәтиҗәләре 5 апрельгә кадәр билгеле булачак.

Искәртеп үтик: БДИ-2016 ның вакытыннан алда бирү чоры 21 марттан 23 апрельгә кадәр дәвам итә. Имтиханнар төп чорда 27 майдан 30 июньгә кадәр үткәреләчәк.

Татарстанда 64 кеше тарих буенча, 14е информатика, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча вакытыннан алда БДИ тапшырырга теләк белдергән.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Искәртеп үтик: Татарстан Республикасында имтихан уздыру пункты Казан каласының Авиатөзелеш районындагы 37 нче гимназия базасында ачылган. Имтихан нәтиҗәләре 10 көннән билгеле була.

Имтиханнарда сынау үткәрү пунктлары аудиторияләрендә контроль хисап материалларын бастыру һәм катнашучыларның җаваплары бланкларын электрон рәвешкә кертү технологияләре кулланыла. Бердәм дәүләт имтиханын үтә күренмәле итү максатында, сынау үткәрү пункты металл эзләгеч рама һәм видеокүзәтү чаралары белән җиһазландырылган.

Бүген Яр Чаллының А.С.Пушкин исемендәге 78 нче номерлы лицеенда I Бөтенроссия “Пушкин укулары” иҗади бәйгесе уздырыла. Республикада әлеге чара 7 нче тапкыр үткәрелә һәм анда бөек шагыйрь иҗаты белән кызыксынучы сәләтле яшьләр җыела.

Шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурсның читтән торып үткәрелгән турына ТРның 53 торак пунктыннан һәр РФның 28 төбәгеннән 1578 заявка килгән. Киләсе турга аларның 856 сы узган.

Әлеге турда катнашучылар фәнни-тикшеренү эшләрен яклаячак һәм педагоглар өчен мастер-класслар уздырылачак. Шулай ук, “Укытучыларның методик эшләнмәләре” проектларын тәкъдим итү, җитәкчеләр өчен түгәрәк өстәл үткәрү, А.С. Пушкин исемендәге “Пушкинские места. Доброхотское движение” тыюлыгы фәнни хезмәткәрләре белән очрашу да күздә тотыла. Моннан тыш, иҗади эшләрне тәкъдим итү, шигырьләрне сәнгатьле уку, сәхнә сәнгате, компьютер иҗаты конкурсы, “Приют Поэта” һәм “Памяти С.С.Гейченко посвящается...” фильмнарын күрсәтү һ.б. чаралар үткәрү ниятләнә. 

Экспертлардан торган жюри «Яшь фермер» IV интеллектуаль уенының II этабында җиңүчеләрне билгеләде. Әлеге проект Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

«Яшь фермер» IV интеллектуаль уены студентларда авыл хуҗалыгын бизнес-планлаштыру, менеджмент, икътисад һәм авыл хуҗалыгы оешмаларына идарә итү, мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарәчел карарлар эшләү һәм командада эшләү күнекмәләре булдыру максатларын күздә тотып үткәрелә.

Уенның I этабы быел Россия Федерациясенең 48 субъектында уздырылды. Проектның башлынгыч этабында 41 аграр югары уку йорты, 29 урта һөнәри уку йорты студентлары һәм 6 укучылар биригадасы катнашты. Урта һөнәри уку йортларының чыгарылыш студентларыннан, аграр югары уку йортларының студентларыннан һәм аспиранталарыннан, укучылар бригадаларыннан оешкан командалар вәкаләтле төбәк жюриларына үзләренең бизнес-планнарын тапшырып, ярышларда сынау узды. Эксперт комиссиясе составы исә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Россиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, «Росагролизинг» АҖ, «Россельхозбанк» АҖ, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы икътисадый фәнни-тикшеренү институты, «Умартачылык буенча фәнни-тикшеренү институты» федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе һәм «Лелечи» ҖЧҖ вәкилләреннән гыйбарәт.

Экспертлар бизнес-планның гамәлгә ашырыла торган булуы, максатка ярашлылыгы, нәтиҗәлелеге; географик җирлеккә бәйләнешлелеге (гамәлдәге авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм башка оешмалар белән кооперациягә керүен исәпкә алып); инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге; ресурсларны комплекслы файдалану; бизнес-планның икътисадый һәм юридик нигезлелеге ягыннан бәяләде, дип ачыклык кертә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Комиссия төбәк этапларда җиңүчеләрнең конкурска тапшырылган 83 эшеннән иң яхшы саналган 31 проектны сайлап алды – әлеге бизнес-планнарның авторлары быел апрельдә Мәскәүдә «Яшь фермер» IV интеллектуаль уенының финалында очрашачаклар.

Җиңүчеләр арасында – Татарстан Республикасыннан 2 команда бар. Берсе - ”Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесеннән (Анастасия Мартьянова, Резеда Гыйлемҗанова һәм Айдар Мотыйгуллин, проект - «Бакча җиләген җитештерү һәм сату эшкуарлыгын үстерү»), икенчесе - «Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт һөнәри урта белем бирү учреждениесеннән (Илназ Хафизов, Гөлназ Газизова, Зөһрә Сираҗиева һәм Фирүзә Халикова, проект - «Сөт һәм ит терлекчелеге продукциясен сату эшкуарлыгын үстерү»).

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТРның Югары Ослан районында урнашкан Иннополис шәһәренә тәүге тапкыр сәфәр кылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Минтимер Шәймиевне шәһәр белән "Иннополис" махсус икътисади зонасы генераль директоры Игорь Носов белән мэр Егор Иванов таныштырды. ТР Дәүләт Киңәшчесе укыту-лаборатор корпуста һәм Иннополис университеты тулай торагында булды.

Университет буенча экскурсияне ректор Александр Тормасов һәм проректор Искәндәр Бариев үткәрде. Минтимер Шәймиев студентлар һәм укытучылар белән аралашты, студентларның нинди шартларда яшәвен карады.

Аннары М.Шәймиев "Иннополис" МИЗның А.С.Попов исемендәге административ-эшлекле үзәгенә юнәлде. Игорь Носов ТР Дәүләт Киңәшчесенә технопарк эшчәнлеге турында сөйләде һәм аның беренче резидентларының эш шартларын күрсәтте.

Биредә шәһәрне үстерү перспективалары хакында фикер алышу булды. Шәһәр парк зонасын  Зөя елгасына чыга торган итеп үстерүгә аерым игътибар бирелде, ул Иннополис, Зөя утрау-шәһәрлеген һәм "Казан" тау чаңгысы комплексын бердәм туристлык рекрацион кластерга берләштерергә мөмкин. 

ТР Дәүләт Киңәшчесе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә яңа шәһәр төзүчеләр эшен югары бәяләде. Ул шартлар тудыруның зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады, Иннополис университетында яхшы белем алган яшьләр илдән читкә китмичә, күпләре туган республикаларында эшләргә калачак.

Минтимер Шәймиев билгеләп узганча, Татарстан инде СССР чорыннан ук зур фәнни-техник потенциалга ия һәм, беренче чиратта, радиоэлектроника, авиация, нефть чыгару һәм нефть химиясе кебек инновацион секторларда үсеш лидеры булган. "Иннополис проекты - буыннар элемтәсе, традицияләрне дәвам итү генә түгел, ул IT-индустрия һәм башка югары технологияле тармаклар: микроэлектроника, робот техникасы һәм башкаларга йөз тоткан заманча шәһәр дә", - диде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесен сәфәрдә ТР Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Олег Глебов, "Казанский ГИПРОНИИАВИАПРОМ" ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомиров, «Татинвестгражданпроект» ДУП вәкиле Илдус Әсадуллин озата йөрде.

Ул Санкт-Петербургта «Династия Романовых и мусульмане империи» китабын презентацияләү чарасында тапшырылган

18 март көнне Санкт-Петербургта ТР ФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Санкт-Петербургның Татар дворяннар җыены карамагында “Династия Романовых и мусульмане империи” дип аталган китап киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Фәнни-популяр басма авторлары – әлеге Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Төньяк-Көнбатыш фәнни үзәге җитәкчесе, хәрби фәннәр кандидаты Шамил Әхмәтшин һәм Мәскәү дәүләт геодезия һәм картография университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Александр Закатов.

Аерым алганда, китапта Рамановлар йорты тарихы бәян ителә, император гаиләсенең мөселманнар белән үзара мөнәсәбәтләре ачыла. XIX гасыр азагы – XX гасыр башында мөселманнарның Ватанны яклауда катнашуына аерым игътибар бирелә. Укучылар хозурына Третьяков галереясы, РФ Дәүләт архивы, Дәүләт тарих музее, Эрмитаж тупланмаларыннан һәм архивларыннан җыелган һ.б. бай иллюстрацион материаллар тәкъдим ителә.

Шамил Әхмәтшин Александр Закатов белән авторлыкта нәшер ителгән әлеге фәнни хезмәт тарихи мирасны саклауда ярдәм итәр һәм Россия файдасына төрле конфессияләр вәкилләренең хезмәт итү тарихының элек билгеле булмаган битләрен ачар дигән өмет баглады.

“Династия Романовых и мусульмане империи” китабы “Славия” нәшриятында “Дом Романовых на службе России” китаплары сериясе кысаларында дөнья күрде. Басма Россия тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынган киң җәмәгатьчелеккә йөз тоткан.

Татарстан башкаласының «Казан нуры» мәчете каршында эшләп килгән “Шамил” мәдрәсәсендә (Ф.Әмирхан ур, 3.) 24 мартта иртәнге 9да “Мәчетләр каршындагы курсларда ислам хокукы – фикһ фәнен укыту проблемалары” дип аталган семинар-киңәшмә уздырыла. Биредә башта ачык дәресләр үткәрелә, аннары аерым чыгышлар ясала. Әлеге тәҗрибә уртаклашу чарасына башлангыч ислам гыйлеме бирүче мөгаллимнәр җыелачак. 

Моннан бер ел элек, республика күләмендә дини мәгариф өлкәсен үстерү максатыннан, “Мәчетләр каршындагы курслар өчен дини тәрбия программасы” расланды. Хәзерге вакытта әлеге программаны камилләштерү эшләре алып барыла.

Семинарны Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасында эшләгән Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә, оештыра, диелә нәзарәттән алынган мәгълүматта.
Мәгълүматлар өчен тел.: 8-917-273-98-07.

Бүгенге икътисади хәл Россия җитештерүчеләренә читтән кертелә торган товарлар урынына үзебезнекеләрне булдыруга этәргеч бирде һәм, шуңа бәйле рәвештә, икътисадның яңа инновацион тармакларын формалаштыру, кооперацияне киңәйтү һәм җитештерүләрне махсуслаштыру, яңа технологияләр кертүгә ярдәм итү актуальләшә. Бүген бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади совет утырышында чыгыш ясаганда белдерде.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында узды һәм Татарстанда сәнәгый җитештерү, технология һәм белемнәрне коммерцияләштерү өчен фәнни эшләнмәләрне адаптацияләүгә мөмкинлек биргән инфраструктураны үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Видеоконференция режимында узган утырышта республиканың барлык муниципаль районнары, шәһәрләре дә катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада био-, нано-, мәглүмати технологияләр, югары технологияле медицина, робот техникасы, генетика юнәлешләрен үстерү һәм яңа материаллар үстерүгә җитди игътибар бирелә. Әлеге юнәлешләрне актив һәм максатка ярашлы үстерү өчен республикада дүрт инжиниринг үзәге, ике прототиплау үзәге эшли.

"Аларны оештыруның төп максаты - кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының базар ихтыяҗларына технологик әзерлеген арттыруны тәэмин итү, - диде Татарстан Президенты. -  Татарстан Россия Икътисад министрлыгының кече һәм урта бизнеска булышу программаларында катнашуы ярдәмендә, безнең инжиниринг үзәкләренә 2 млрд сумга якын акча салынды, аларның төп өлеше - федераль акчалар, шулай ук республика бюджетыныкы".

Шул ук вакытта инжиниринг үзәкләренең җиһазларыннан файдалануның нәтиҗәлегеге югары түгел, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Алга куелган максатларга һәм бурычларга ирешү өчен барлык катнашучыларның һәм кызыксынган якларның - инжиниринг үзәкләре, университетлар, зур сәнәгать предприятиеләре, инновацион актив кече предприятиеләр һәм тармак министрлыкларының хезмәттәшлеген җайга салу зарур.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, предприятиеләрнең фән белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәсе яңа эшләнмәләр, перспективалы җитештерү һәм югары технологияле эш урыннары булырга тиеш. Инжиниринг үзәкләре белән уңышлы хезмәттәшлек мисалы итеп ул КФУ, КИТТУ-КАИны китерде. "Вуз эшләнмәләрен коммерцияләштерү белән активрак шөгыльләнү зарур, - дип саный ТР лидеры. - Инжиниринг үзәкләренең инфраструктурасын файдаланып, безнең предприятиеләрнең патент базасын үстерү кирәк".

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, инжиниринг үзәкләре югары технологияле кече һәм урта предприятиеләр һәм зур бизнес арасында кооперацияне тәэмин итүдә дә әһәмиятле роль уйный. Ул искәртеп узганча, бүген вуз һәм предприятиеләргә идарә компетенцияләрен үстерү, базар таләпләренә туры килүче инжиниринг һәм эшче кадрларны максатчан әзерләүдә  уртак эш оештыру зарур.

Моннан тыш, Татарстан Президенты фикеренчә, бүген безгә ТРның инжиниринг һәм инновацион инфараструктурасын үстерү концепциясе кирәк. 

Утырыш барышында докладлар белән ТР икътисад министры Артем Здунов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Туполев исемендәге КИТТУ ректоры Альберт Гыйльметдинов һәм башкалар чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Бүген иртәнге 10да Казанның Авиатөзелеш районындагы 37нче гимназиядә урнашкан имтихан үткәрү пунктында база дәрәҗәсендәге математика буенча БДИ башланды. Ул илдә 21 марттан 23 апрельгә кадәр узачак БДИны вакытыннан алда тапшыру этабын ачты.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, Татарстанда  бердәм дәүләт имтиханын тапшыручылар саны бер дәрәҗәдә саклана - быел алар республиканың 19 берәмлегеннән - Азнакай, Алексеевск,  Апас, Арча,Әгерҗе, Әлмәт, Баулы, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лениногорск, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Саба, Теләче, Чирмешән, Чистай районнары, Казан каласыннан - 339 кеше. Алар БДИны 14 фән буенча тапшырачак. "Бигрәк тә рус телен сайлаучылар күп (аны 183 кеше тапшырырга җыена), профиль дәрәҗәсендәге математиканы 124, җәмгыять белемен 129, биологияне 65, тарихны 64, физиканы 59, химияны 41 кеше тапшырачак", - дип белдерде М.Мөхәммәтов. Бүгенге база дәрәҗәсендәге матматикадан имтиханны 13 кеше тапшырырга тиеш. 23 мартта информатика һәм ИКТ буенча БДИ узачак, аны 14 кеше тапшырырга ниятли. Тарих фәненнән имтиханны 64 кеше бирә. Иң күп сайланган рус теле буенча БДИ 25 март көнне була. БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында бер имтихан үткәрү пункты эшләячәк. База дәрәҗәсендәге математика буенча имтихан 3 сәгать дәвам итә.            


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International