Яңа 2016 ел Көнчыгыш календаре буенча Утлы (Кызыл) маймыл елы булачак. Ул безгә нәрсә китерәчәк һәм аны ничек каршы алырга кирәк.
Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре “Кулланучылар хокукларын яклау” республика мәктәп олимпиадасы призерларына грамота һәм бүләкләр тапшырды. Районыбызның ике кызы республика дәрәҗәсендә яхшы нәтиҗәләргә иреште һәм киләсе елда олимпиадада катнашуга чакыру алды.
Бүгеннән Татарстан скверлары һәм паркларында үзенчәлекле проект – “Сказки в городе” урам театры тамашалары башлана.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Президентының парклар һәм скверлар мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наталия Фишман шул хакта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүгеннән республика буйлап сәяхәткә 5 театраль экипаж чыгып китә. Беренче тамашалар бүген, 29 декабрьдә Казанда, Яр Чаллыда, Әлмәттә һәм Түбән Камада тәкъдим ителә. Аларда музыкантлар, цирк һәм театр артистлары чыгыш ясар дип көтелә.
Оештыручылар һәм проект авторлары сүзләренчә, әкият геройлары һич көтелмәгән урыннарда тукталачак, Татарстанның үзәк һәм район паркларында, җәяүлеләр йөри торган урамнарда кешеләргә Яңа ел кәефе бүләк итәчәк.
“Минем өчен иң мөһиме – җәмәгать киңлеген тулыландыруга мөмкинлек. Парклар булдырылды, ә аларда тормыш юк, дигән тәнкыйть сүзләрен еш ишетергә туры килә. Ниһаять, без бу тормышны булдыруга күчәбез”, – дип билгеләп үтте Наталия Фишман.
“Сказки в городе” проекты программасына Мәскәү һәм Казан режиссерлары, рассамнары һәм актерларының 3 уртак постановкасы кергән. Әлеге тамашалар Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәренә махсус әзерләнгән.
Аерым алганда, Константин Хабенскийның ТР башкаласындагы театр студиясе актерлары һәм Мәскәү режиссеры Алексей Шавлов Г.Тукайның “Шүрәле” әкиятенең заманча постановкасын, Казанның Александр Фельдман җитәкчелегендәге “Сдвиг” камера театры “А ты готов встречать Новый год?” спектаклен, Казаннның “Изуми” театры һәм режиссер Алиса Селецкая “Белая сказка” тамашасын, “Высокие братья” урам театры исә “Оле Лукойе” һәм “Куяннар шәһәрдә” спектакльләрен тәкъдим итә.
Кышкы интерактив тамашалар 20-30 минут бара. Чыгышлардан соң актерлар тамашачыларга мандариннар, баллы күчтәнәчләр, Яңа ел бәйрәм чаралары программасы язылган буклетлар таратачак.
Сүз уңаеннан, артистлар чыгышларының тулы исемлеге www.park.tatar сайтында урнаштырылган.
“Әгәр барысы да уңышлы узып, тамаша татарстанлылар күңеленә хуш килсә, әлеге проектны республиканың үзенчәлекле традициясенә әверелдерү мөмкинлеге бар”, – диде Наталия Фишман.
Питрәч электр челтәрләре 1,3 мең квадрат километр мәйданга хезмәт күрсәтә. Челтәр хуҗалыгы күләме – 2650 шартлы берәмлек.
9,10 гыйнвар көннәрендә Казанның В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында, ТРда күгәрчен спорты буенча чемпионат кысаларында, күгәрченнәрнең традицион күргәзмәсе оештырыла. Экспозиция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Чарага Мәскәү, Саратов, Самара, Краснодар, Ульяновск, Чиләбе, Йошкар-Ола һәм Татарстан шәһәрләреннән күгәрчен тотучылар киләчәк.
Экспозициягә керү − ирекле, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры Яңа елга тамашачыларына бүләк әзерләгән. 6 гыйнвар көнне сәгать 18.00 дә әлеге театрда Ф.М. Достоевскийның “Дядюшкин сон” әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Абзый төше” дип исемләнгән мистик драманың премьерасы була.
Спектакльнең режиссеры — Ренат Әюпов, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген язучы Гүзәл Яхина белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында үткән очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Искәртеп үтәбез: Гүзәл Яхина һәм аның "Зулейха открывает глаза" романын тәмамланып килгән Әдәбият елы ачышы дип атыйлар. Гүзәл Яхина "Большая книга" илкүләм әдәбият премиясе лауреаты булды, аның романы "Ел китабы", "Ясная поляна" премияләренә лаек дип табылды.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов язучының алга таба иҗади планнары белән кызыксынды, аңа уңышлар һәм әсәрләре өчен кызыклы сюжетлар табуын теләде.
Арча районы Кушлавыч авылындагы Габдулла Тукай музеенда авыл клубы, китапханә, җирле үзидарә белән берлектә, Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында Яңа ел тамашасы башланып китте, дип хәбәр итә район газетасы.
Бәйрәмнең беренче кунаклары Утар-Аты мәктәбенең укучылары булды. Бизәлгән чыршы тирәсендә балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп, җырлап-биеп бүләкләр алдылар. Кар кызы да кызыклы уеннар алып килгән. Уйнап арыганнан соң, кайнар чәй белән коймак бигрәк тәмле булды. Бәйрәм ахырында балалар музей ядкарьләрен карады, Тукай иҗаты белән таныштылар. Бәйрәмебез алдагы көннәрдә дә дәвам итә. Килергә теләүчеләр булса, рәхим итегез! Белешмәләр өчен Арча районындагы телефон: 5- 04-82.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Композиторлар берлеге һәм ТР Композиторлар берлеге рәисе, Россиянең халык артисты Рәшит Кәлимуллин белән очрашты. Очрашу “Корстон” комплексында узды.
Искәртеп үтәбез: Рәшит Кәлимуллинның РФ Композиторлар берлеге җитәкчесе вазифасына билгеләнүе турында агымдагы елның 9 декабрендә билгеле булды.
Рөстәм Миңнеханов композиторның Татарстанның мәдәният өлкәсен үстерүдә зур хезмәтләрен билгеләп үтте. ТР Президенты аны яңа вазифага билгеләнүе белән котлады һәм уңышлар теләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашты.
Кичә караңгыда Казанда илнең берьюлы алты шәһәрендә уза торган уникаль проектына старт бирелде.
Казан Кремленең Спас манарасында гадәти булмаган ут тамашасы башланды - 3D-mapping форматы ярдәмендә тамашачыларга яңа ел Казаны, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Ростов-на-Дону һәм Владивосток шәһәрләренең төп тарихи урыннары күрсәтелде.
Оештыручыларның сүзләренә караганда, тамаша сценариен төзү һәм графика буенча эш ярты еллап вакытны алган.
“Барыбызга да таныш булган Спас манарасы гадәти булмаган экранга әйләнде. Үзенең зур тарихы дәвамында (манара биредә XVI гасырдан бирле тора) безнең аны мондый итеп күргән юк иде әле, - дип мөрәҗәгать итте “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева тамашачыларга. – Техника зур өлеш кертте, әмма иң мөһиме – моны ясаган кешеләр. Бөтен казанлылар да аларга рәхмәтледер дип уйлыйм”.
Казан Кремленең Спас манарасы диварларындагы ут технологияләре тамашасы көн саен 31 декабрьгәчә кадәр сәгать кичке 6дан 10га кадәр куела, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.