«Сарман» һәм «Җәлил» кинотеатрларында, мөселман кино фестивале узу уңаеннан, якташыбыз – Сарман кызы Чулпан Сафина катнашында «Мәдинә», Александровка кызы Лилия Камалиева катнашында төшерелгән «Җәза» кинофильмнары кайтты. Шулай ук татар телендә «Корыч», «Айсылу», «Тутык кыңгырау», «Күктау», «Ак чәчәкләр», «Рудольф Нуриев. Рудик» исемле татар мөселман киноларын да карарга була, дип хәбәр итә “Сарман” басмасы.
Бүген Татарстанның әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен ТР Милли музееның саклаулыгына экскурсия оештырылды.
Әлеге музей генераль директорының фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча урынбасары Светлана Измайлова сүзләренчә, саклаулыкта Татарстанның милли мирасы, республика музей фондының яртысыннан күбрәк өлеше саклана. “Без биредә татар халкы тарихы буенча иң зур коллекция тәкъдим ителүе белән горурланабыз, бу – безнең музей тупланмасының мөһим өлешләреннән берсе. Без яңа проект әзерләдек, ул музей фонды белән таныштырудан гыйбарәт. ТР Милли музее “йөрәге”нә ММЧ вәкилләрен беренче тапкыр кертүебез, – дип билгеләп узды ул. Аның сүзләренә караганда, саклаулыкта хәтта музейда эшләүче кайбер фәнни хезмәткәрләр дә булмаган. Светлана Измайлова экспонатларны саклауга аерым шартлар таләп ителүенә игътибарны юнәлтеп: – Бүген республикадагы иң зур музейларның берсендә саклау урыннары җитәрлек түгел, бездә заманча саклаулык, җиһазлар һәм климатны контрольда тоту системасы юк”, – дип проблемаларны барлап сөйләде.
ТР Милли музее генераль директорының музей әйберләрен исәптә тоту һәм саклау буенча урынбасары Фәния Степанова китергән мәгълүматларга караганда, бүген саклаулыкта саклау берәмлеге саны 900 меңнән артып китә, ел саен 2-3 меңләп экспонат кабул ителә. Ул быел ТР Милли музеена 120 ел тулуын искәртеп, музей тупланмаларның нигезен галим Андрей Лихачев коллекциясе һәм 1890 елгы фәнни-сәнагать күргәзмәсе экспонатлары тәшкил итә, дип билгеләп үтте. Аерым алганда, музейда документаль ядкарьләр, китаплар, сынлы сәнгать әйберләре һәм фәнни-табигать фондлары бар.
Экскурсия барышында иң элек журналистлар фотолар саклаулыгында булды. Сынлы сәнгать һәм документаль чыганаклар бүлеге мөдире Наталья Фомина әйтүенчә, хәзерге вакытта музейда 50 меңләп фото исәпләнә, алар берничә фондта саклана. Аерым алганда, журналистлар булган фәнни-ярдәмчел фондта – 18 меңләп фото. Аларның күбесе тематик. Араларында, әйтик, Казан күренешләрен, татарлар һәм Идел буе халыклары типажларын чагылдырганнары бар.
Аннан соң журналистлар язма чыганаклар фондында булды. Биредә 1600ләп саклау берәмлеге исәпләнә. Әлеге фонда саклана торган иң борынгы документ – 1521-1524 елларда Казан, 1532-1551 елларда Кырым ханы булган Сәхибгәрәй ханның Тархан ярлыгы. Ул 1523 елга карый. Бу – Казан ханлыгы чорыннан сакланып калган бердәнбер документ. Ул гарәп графикасы белән шәркый кәгазьгә язылган 2 биттән торган төргәктән гыйбарәт, аңа шакмалы кызыл мөһер сугылган. Бу төр грамоталар билгеле бер салым ташламаларына ия булу хокукы биргән.
Моннан тыш, ММЧ вәкилләренә рәсем сәнгате саклаулыгы тәкъдим ителде. Биредә картиналар махсус эшләнгән агач киштәләрдә саклана. тупланмаларның нигезен югарыда телгән алынган Андрей Лихачев коллекцияләре тәшкил итә. Әлеге фонд экспонатларның гаять зур өлеше узган гасырның 60нчы елларында ачылган ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеена тапшырылган.
Журналистлар ТР Милли музееның табигать фәннәре фондында да булды. Бүген биредә 7 меңләп экспонат исәпләнә. Шулардан иң борынгысы – 1897 елгы бүре карачкысы. Экзотик кошлардан, әйтик, авырлыгы 2 граммга тигез булган колибри карачкысын күрергә була.
Әйберләр фондында борынгы самавырлар, люстралар, кара савытлары, шәмдәлләр, кыңгыраулар саклана.
ММЧ вәкилләренә күрсәтелгән соңгы экспонатлар 1945 елда Казан авиация заводында чыгырылган “По-2” самолеты һәм 1931 елгы “Газ-А” машинасы булды.
Киләчәктә бу төр экскурсияләрне музейга килүчеләр өчен дә оештыру күздә тотыла.
Экскурсиядән соң очрашу чәй табыны артында дәвам итте. ММЧ вәкилләренә хезмәттәшлек өчен ТР Милли музееның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Республика буенча бизнес-десант акциясе игълан ителде. Питрәчтә район эшмәкәрләре Икътисад министрлыгы һәм Татарстанның эшмәкәрлекне яклау фонды вәкилләре белән очрашты. Бушлай үткәрелгән семинарда, шулай ук, район мәктәп укучылары да катнашты.
Питрәч спорт мәктәбендә тәрбияләнүче ике егет армспорт буенча Идел буе федераль округы чемпионнары булды. Шулай ук тхэквондо белән шөгыльләнүчеләр зур уңышларга иреште, алар Яр Чаллыдан төрле дәрәҗәдәге тугыз медаль белән кайттылар.
Сабыйларга Казан театр училищесе студентлары тарафыннан әзерләнгән спектакль күрсәтелде
Казан ратушасында туризм өлкәсе алдынгылары бүләкләнде
Татарстан музейлары һәм музей-тыюлыклары, Яңа ел бәйрәмнәрендә туристларның күңелен күрү өчен, кызыклы программалар әзерләгән.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта сүз булды.
“Зөя утрау-шәһәрлеге” дәүләт музей тыюлыгы директоры Артем Силкин хәбәр иткәнчә, әлеге шәһәрчектә бәйрәм чаралары 1 гыйнварда башланачак һәм 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Бәйрәм чаралары кысаларында тәкъдим ителәчәк 1 сәгатьлек “Укчы Никита һәм Зөя прәннеге турында хикәят” интерактив әкияте, мисал өчен, батырлар ярышы, аркан тартышу, ук һәм арбалеттан ату ярышларын, конкурс һәм табышмаклар һ.б. күңел ачу чараларын үз эченә алган.
“Зөя кызыклары” музыкаль уенлы программасы 2-7 гыйнвар көннәрендә сәгать 12.00дән һәм 14.00 дән яртышар сәгать дәвам итәчәк. Борынгы уеннарда катнашырга, такмаклар, җырлар башкарырга теләүчеләрне Артем Силкин Зөя тарихы музее ишегалдына чакырып калды.
“Рождественские колядки на Свияжской земле” интерактив программасы исә 2-7 гыйнвар көннәрендә сәгать 16.00 дән 17.00 гә кадәр уздырылыр дип ниятләнә. Анда катнашучылар Зөя утрау-шәһәрлеге урамнары буйлап йөриячәк. Чара җыр һәм биюләр башкару, сувенирлар бүләк итү белән тәмамланачак.
Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында шулай ук, Яңа ел уңаеннан, бәйрәм чаралары уздырылачак. Анда “Борынгы Болгар. Үткәннәр белән кышкы очрашу” дип исемләнгән программа әзерләнгән. Театральләштерелгән проектта Болгар ханнары, Петр I кебек тарихи персонажлар белән бергә, Кыш бабай, Кар кызы һ.б. әкияти геройларны да очратырга мөмкин булачак, дип вәгъдә бирде музейның үсеш буенча директор урынбасары Лилия Сафина.
Икмәк музеенда мәктәп яшендәге балалар өчен Яңа ел программасы махсус әзерләнгән. "Без кунакларыбызны көн саен кунак итәргә әзер һәм Яңа ел чыршысы янында төрле кызыклы программаларыбызны булдырдык. Һава торышы яхшы булган очракта, чана шуу кебек кышкы уеннар үткәрәбез”, - диде музей директоры урынбасары журналистлар белән очрашу барышында.
Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы Яңа ел бәйрәмнәрендә шулай ук туристларга күңел ачу программасы тәкъдим итәчәк. Монда язучы Борис Пастернак музее белән танышырга, әдәби программаларда катнашырга мөмкин. Яңа ел программалары 2-9 гыйнвар көннәрендә уздырылачак. “Кышкы шатлыклар” музыка дәресләре, “Раштуада музейлы кич” — болар барысы да, Чистай кунакларын һәм кала халкын ял иттерү максатыннан, гамәлгә ашырылачак бәйрәм чаралары. Шулай ук аларга Яңа ел видеозалы һәм “Раштуа йолдызы астында” дип исемләнгән музыкаль-әдәби программа тәкъдим итү ниятләнә.
Кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Раштуа — балачак шатлыгы” һәм “Кыш бабайның тылсымлы музее” программалары әзерләнә.
“Иске Казан” музей-тыюлыгы да Яңа ел каникулларында туристларны үзенә җәлеп итәргә планлаштыра. Монда килүчеләр “Ныгытманы яула” дигән уенда катнаша алачак.
“Иске Казан Яңа елы” программасында Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык белән очрашырга, атта йөрергә, уктан атарга һ.б. чаралар ярдәмендә күңел ачу мөмкинлеге булачак.
25 гыйнварда исә “Тарихи Казан арты” клубының утырышын үткәрү ниятләнә. Анда 2016 елда уздырылачак чаралар хакында сөйләшәчәкләр.
“Тәтеш туган якны өйрәнү тарих музее” 25 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр төрле акцияләр уздырачак. Мисал өчен, “Музейга уенчык белән” проекты шундыйлардан санала. Моннан тыш, әлеге музейга килүчеләр чыршы уенчыклары ясарга өйрәтә торган мастер-классларда катнаша ала.
4-10 гыйнвар көннәрендә мәктәп укучыларына музейга керү — бушлай.
Бу хакта ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте.
Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директорының үсеш буенча директор урынбасары Тәнзилә Агишина сүзләренчә, Алабугада музейлар 2 гыйнвардан гадәти режимда көн саен эшләячәк. Әлеге кала музейлары да Яңа ел бәйрәменә ныклап әзерләнгән һәм кызыклы интерактив программалар булдырган. Иң кызыклы программаларга мисал буларак Тәнзилә Агишина рәссам Иван Шишкин музеенда уздырыла торганын китерде. “Безнең музейларда үткәрелә торган барлык чаралар да чәй эчү белән тәмамлана, олылар өчен исә шампан шәрәбе тәкъдим ителәчәк”, - диде ул брифингта.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан һәм Татарстанда туристлар иң күп булган вакыт 3-5 гыйнварга туры киләчәк. Узган ел исә республика кунакханәләрен күбрәк 31 декабрь-2 гыйнвар көннәренә броньлаган булганнар.
Татарстан башкаласы кунакханәләре элегрәк кышкы каникулларда 65 процентка тула торган булса, хәзер исә 80-100 процентка.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов хәбәр итте.
“Номер фонды артуга да карамастан, отельләрнең тулу күләме дә үсә бара. Узган ел Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәрендә 70 меңләп турист килгән булган. Быел без 80-85 мең туристны үз республикабызда көтәбез”, - диде ул һәм чит төбәкләрдән килгән туристлар өчен генә түгел, ә татарстанлылар өчен дә ял итү чаралары оештырылуын, Татарстаннан читкә чыкмыйча гына туристлык маршрутлары буйлап узу мөмкинлеген ассызыклады.
Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, Казанда кунакханәдә яшәү, ашау һәм күңел ачу программалары өчен бәйрәмнәрдә бер кешегә уртача 4-4,5 мең сум акча кирәк булачак.
ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Яңа елда Татарстанга автокәрван килүе хакында да хәбәр итте. 10-12 автойорт Татарстан Республикасы буенча сәяхәт кылачак. Алар Казан, Зөя, Болгар, Яр Чаллы, Чистай, Биләр, Тәтеш кебек туризм үсеш алган җирләрдә булачак һәм Мәскәүгә кире юл алачак.
Республика башлыгы труппага актив иҗади эшчәнлек һәм татар сәхнә сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдергән
Район хуҗалыкларында терлекләрне кышкы бәйдә асрау үз көенә бара. Бу чорда сыердан савым һәм бозау алуда яхшы нәтиҗәләргә ирешүдә күп нәрсә азыкка бәйле. Питрәчнең кайбер фермаларында сыерлар балансланган витаминлы азык белән туклану нәтиҗәсендә, узган ел белән чагыштырганда, күбрәк сөт савып алына.