ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Туган ягыбызга тагын алтын көз килде. Көз үз матурлыгы белән һәркемне шаккатыра. 


 

20
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

“Малик Хатыйп улы  Шәриповны авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераннарының алтын  унлыгына кертергә мөмкин, ул бөтен гомерен  районга, аның үсешенә багышлаган. Шулай ук  безнең җирлектә кешеләрнең матур һәм  яхшы яшәвендә аның да өлеше зур.


 

19
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
16 нчы октябрьдә  Социаль приют “Шатлык” Питрәч районында мәктәп яшендәге балалар белән “Урман сукмагы” дип исемләнгән ачык кичә булып узды. 
16 нче октябрь 2015 елны Социаль приют “Шатлык” специалисты Закалова О.Ю. җитәкчелегендә “Парклар һәм скверлар еллыгы” рамкасында “Бергәләшеп яхшылык эшлик” дигән темага акция узды. 

17
октябрь, 2015 ел
шимбә

Хайваннар белән эшләү кешеләр белән эшләүгә караганда җиңелрәк. Алар тыңлаучан, тугрылыклы, - дип елмая машина белән саву остасы Фәйрүзә Миңнебаева. Ул “Макс-Ойл” ҖЧҖ да эшли. Районның алдынгы сыер савучыларының берсе, үз эшенең җаен белә, югыйсә, дистә елдан бирле аның белән шөгыльләнмәс иде. Әлеге хуҗалыкта бер сыерга савым Фәйрүзә һәм тагын ике сыер савучы тырышлыгы белән 4230 килограмм тәшкил итә.


 

15
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ призына шәхси-команда турнирына 70тән артык көрәшче җыелды. Әлеге турнир уникенче тапкыр үткәрелә.



13
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Районда балаларга спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар да бар.


 

Өлкәннәр ункөнлегенең соңгы көнендә   3В сыйныфы укучылары  үзләренең  әби-бабйларын мәктәпкә бәйрәм чарасына чакырды.


 

Сентябрь аенда республикада экстремизмга каршы айлык узды. Аның кысаларында район мәктәпләрендә толерантлыкны формалаштыруга юнәлдерелгән төрле чаралар үткәрелде.


 

Өлкәннәргә баш иябез

 

Язлар үткән,
Җәйләр җиткән,
Көзләр килгән.
Безнең буын
Сезнең алда
Башлар игән.
Ертык күлмәк,
Оекбашлар
Бәйләп кигән.
Күпме моң-зар,
Михнәтләрдән
Өлеш тигән.
Ятимлекне,
Толлыкны да
Сезгә биргән.
Сез бит инде
Өлкәннәрем
Хезмәт сөйгән.
Урак урган,
Кибән куйган,
Эскерт өйгән.
Азмы-күпме
Гомерендә
Янган-көйгән.
Толлыкта да
Мәхәббәтен
Саклый белгән.
Елар чакта
Белгертмәгән,
Тыштан көлгән.
Балалар, - дип
Тирен түккән,
Утка кергән.
Эч серләрен 
Белгертмәгән
Тирән төргән.
Ничә чакрым
Юл үтсә дә,
Җәяү йөргән.
Намазларын
Калдырмаган.
Иман биргән.
Намусына
Тап төшерми
Яши белгән.
Бер телемне
Ун-унбишкә
Гадел бүлгән.
Кеше - дигән
Сүзне һич тә
Каралтмаган.
Ялганны ул
Гомер буе
Яратмаган.
Сезнең алда, 
Өлкәннәрем,
Баш иябез!
Картаймыйча
Яшәгезче
Сез, - диябез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International