ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 30 гыйнварында үткән   район Советы утырышында  үзара салым кертү  буенча җирле референдум билгеләү турында мәсьәлә каралды. 29 мартта районда  референдум үтте, анда  гражданнар үзара салым кертүгә ризалыкларын белдерде. Гражданнарның үзара салым буенча инициативасын Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан хуплана, халыктан җыелган һәр сумга  республика бюджетыннан 4 сум өстәлә.


Питрәч районының Шәле авылында  “Заһир” мәчете каршындагы “Гайнетдин” мәдрәсәсендә  4 октябрьдә  тантаналы чара оештырылды.


 

Әлһәмдүлилләһи Раббил галәмин әссәләмү галәйкем үә рахматуллаһи үә бәракәтүһ мөхтәрәм җәмәгать!


 

ПИТРӘЧ БАЛАЛАР, ЯШҮСМЕРЛӘР КОМПЛЕКСЛЫ СПОРТ МӘКТӘБЕНДӘ  тәрбияләнүче халыкара класслы спорт мастеры  Артур Макаров (тренеры Сергей Блохин) 21 яшькә кадәр булган юниорлар арасында 75 килограммга кадәр категориядә дөнья чемпионы титулына лаек булды.


 

11
октябрь, 2015 ел
якшәмбе

Питрәч муниципаль районы, “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр приютында,  9нчы октябрь көнне 2015 елны  “Үзеңнен изгелегеңне өлкәннәргә бүләк ит” исемле күңелле бәйрәм кичәсе булып узды. Бәйрәмнең максаты: балаларда өлкәннәргә хөрмәт, ярату хисләре тәрбияләү; өлкәннәргә ярдәм итүнең һәрвакыт кирәклеген аңлата белү иде.


8
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле редакция!  Күптән түгел генә Питрәч районы башлыгы Эдуард Мәхмүтович Дияров чакыруы белән туган төбәгебезнең 85 еллык юбилеенда кунак булдым. Бәйрәмне шундый зур масштабта оештыручыларның һәрберсенә зур рәхмәтемне белдерәм. Юбилей тантанасы вакытында шуны аңладым: Эдуард Дияров җитәкчелегендә безнең район Татарстанда һәрвакыт алдынгы булырга ошый. Чөнки Питрәчтә тырыш халык яши, эшли, алга бара. Бу шигыремне  Питрәч бәйрәменә кайтаваз һәм рәхмәт сүзләре итеп кабул итегез.


 

Бүген дә, алма апа, һәрвакыттагыча көндә кулына ала торган тәсбигын тартып утыра иде…


 

7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Халыкара  Укытучылар көне алдыннан Бердәм Россия Яшь гвардия хәрәкәте активистлары “Укытучыңны котла” район акциясе үткәрде.


 

6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе

Соңгы елларда күп кенә фермерлар, җир хуҗалары, арендаторлар финанс кыенлыкларын сылтау итеп авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән җир участокларын эшкәртмәүне яки өлешчә генә эшкәртүне хуп күрә башладылар.


 

5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

“Мәскәү-  Уфа” юлында булган  юл- транспорт хәләкәтендэ 3 кеше үлгән, ә берсе авыр хәлдә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International