Безнең балачагыбыздан бирле мәктәп, җәмгыятебез кебек үк бик зур үзгәрешләр кичерде. Белем бирүнең яңа бурычларын, яңа шәхес тәрбияләүдә өлеше булган һәркем аңларга тиеш, минемчә. Бу, иң беренче чиратта, үз коллективлары өчен җаваплы булган белем бирү учреждениесе җитәкчеләренә карый. Ә шулай да, заманча белем бирү учреждениесе җитәкчесе нинди булырга тиеш соң?
КИЧӘ, 25 АВГУСТ КӨННЕ, ПИТРӘЧТӘ укытучыларның традицион август конференциясе булып узды.
Питрәчтә балалар шәһәрчегендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” традицион хәйрия акциясе үтте, ул аз тәэмин ителгән, күп балалы гаилә балаларына, ятим балаларга, инвалид балаларга, эшсез ата-аналар балаларына һәм тормышта авыр хәлдә калган балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Һава торышының начар булуына карамастан, районыбыз игенчеләре урып-җыюны вакытында, югалтуларсыз тәмамлар өчен бөтен көчләрен куялар.
Ел саен августның икенче шимбәсендә физкулҗтурчылар көнен билгеләп үтәләр. Питрәчтә ул быел тантаналы җыелыштан башланып китте. Анда район башлыгы Эдуард Дияров та катнашты.
Агымдагы елның 10 августыннан республикада “Минем уңышларым – Татарстаным казанышлары” дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя – эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала.
Питрәч районы прокуратура органы үткәргән тикшерү барышында миграция законы үтәлешендә, шулай ук халык күпләп җыела торган объектларда янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә хокук бозулар ачыкланды.
Җитәкчелек халык алдында отчет тота, ә алар үз чиратында борчыган сорауларын район җитәкчелегенә юллый. Шундыйрак рухта бүген Питрәч районың барлык авылларында халык җыеннары үтә.
Узган атнада “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте Татарстанда халыкны булачак сайлауларга чакырып урам акцияләре оештырды. Хәрәкәтнең Питрәч районындагы активисталары да питрәчлеләргә республика үсешенә кагылышлы төп мәсьәләләр тупланган буклетлар таратты.