ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Яшел Үзәндә "Киләчәк" ("Будущее") балалар бакчасы ачылды. Аны ачу тантанасында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры Александр Тыгин, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов һ.б. катнашты.

Яңа балалар бакчасы 260 урынга исәпләнгән, февральдән алып августка кадәр барган төзелеш бәясе 140 млн сум тәшкил иткән. Анда 13 төркем эшлиячәк. Биредә музыка һәм спорт заллары, логопед бүлмәсе, татар теле төркеме, балалар бакчасы территориясендә 10 спорт-уеннар мәйданчыклары һ.б. бар. Моннан тыш, балалар бакчасында балаларның инженер-техник сәләтен ачу буенча "Космик разведчик" проекты чынга ашырылачак.

Методика һәм программа эшләү белән шөгыльләнгән Казанның 35 нче мәктәбендәге Аэрокосмик белем бирү үзәгенең космик юнәлеш җитәкчесе Игорь Григорьев сөйләвенчә, ул программа 4-7 яшьлек балаларга исәпләнгән. "Программаның максаты шунда ки, шул яшьтә балалардагы сәләтләрне ачу һәм үстерү мөмкинлеге бирүче программа төзелә. Без балалар техник яктан үсеш ала башлый торган балалар бакчасы ачтык, - дип сөйләде Игорь Григорьев. – Балалар астрономия белән кызыксынуларын чынга ашыра, инженер әзерлеге уза, модельләр ясарга, радиоэлектрониканы, робототехниканы өйрәнә алачак".

"Бүген шәһәр тарихында истәлекле вакыйга - мондый зур балалар бакчалары сирәк ачыла. Ике елда бу зур, матур һәм инновацион дүртенче балалар бакчасы, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Нигездә, кеше 7 яшькә кадәр формалаша, шуңа күрә 3 яшьтән алып 7 яшькәчә - балалар үсеше өчен максималь дәрәҗәдә кулланыла торган чор".

Республикада мәгариф системасына һәм матди-техник базасына зур игътибар бирелә, дип ассызыклады ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы. Быел 75 балалар бакчасы төзелде, дип искәртте ул. "Алар барысы да дөньякүләм дәрәҗәдә. Киләчәктә көндәшлелеккә сәләтле булу өчен безнең балалар барлык бүгенге таләпләргә туры килер дип уйлыйм", - диде Р.Миңнеханов. Шулай ук, 253 бала балалар бакчасына алынган, дип белдерде ул.

Иң мөһиме - сез тәрбияләүнең югары стандартларын куйгансыз, дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Яшел Үзән районына эш сәфәре кысаларында биредәге психоневрология интернатының эшчәнлеге белән танышты. Аны Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар озата йөрде.

Учреждение 2006 елда ачылган. Бүген монда 540 пациент бар, эшче персонал - 204 кеше (табиблар һәм педагоглар). Интернатта тернәкләндерү буенча зур эш алып барыла. Тернәкләндерү барышында медикаментоз терапия, дәвалау физкультурасы, шәхси һәм төркем психотерапиясе, социаль реабилитация технологияләре, хезмәт терапиясе кулланыла.

Рөстәм Миңнеханов торак һәм дәвалау бүлмәләрен карап чыкты. Интернатта 3 торак корпус урнашкан. Барысы 111 бүлмә бар. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы тегү һәм балта эшләре остаханәләрен карады.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, пациентларга хезмәт күрсәтү өчен стоматология, процедура, физиотерапия кабинетлары, чәчтарашханә, 150 урынлык актлар залы, китапханә, тренажер залы һәм башкалар бар.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерә.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда «Салават күпере» торак комплексында булды.

Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин һ.б. рәсми затлар озата йөрде.

Торак комплексының төзелеш мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов өчен кыскача презентация уздырдылар, шул чакта торак комплекс кварталлары турында, торак фонды күләме турында, торакны гамәлгә кертү сроклары турында сөйләделәр.

Ел азагына кадәр кайбер йортларны файдалануга тапшыру күз алдында тотыла, бүгенге көнгә төзелеш тәмамлану стадиясендә, дип хәбәр иттеләр Рөстәм Миңнехановка төзелеш алып баручы компанияләр вәкилләре. Торак комплекста шулай ук социаль инфраструктура объектлары – балалар бакчалары һәм гомуми белем мәктәпләре төзелә.

Рөстәм Миңнехановка инженерия челтәрләрен тоташтыруның барышы турында сөйләделәр. Комплекс йортларының берсендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы һәм аны озата йөрүче затлар эчке эшләр тәмамланган бер фатирны карап чыктылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртәбез: «Салават күпере» торак комплексы – эконом-класс рәвешендәге зур торак проекты, ул Казанның Киров районында төзелә, мәйданы - 360 га. Торак комплексы «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешма механизмнары аша алып барыла.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Бүген Сарман районы Ляки авылында күпфункцияле үзәк ачылды, шулай итеп хәзер бер түбә астында мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты эшлиячәк. Аның ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъматуллина, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин катнашты.
Күпфункцияле үзәк төзелеше гыйнварда башланды. Бу яңа бина төзелешенә республика бюджетыннан 9 млн 459 мең сум бүлеп бирелгән, район бюджетыннан 600 мең сум чамасына кирәк-яраклар алынган. Бүген ачылган яңа күпфункцияле үзәк районда республика Президент программасы буенча төзелгән дүртенче бина.
"Күпфункцияле үзәк ачылышы - авылда яшәүчеләр өчен генә түгел, ә бөтен район өчен шатлыклы вакыйга, - диде Фәрит Хөснуллин. - Быел районда 25 төрле объект төзелә, күбесе ачылды инде".
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән, күпфункцияле үзәк ачылышы һәм Республика көне уңаеннан иң изге теләкләрен белдерде.
"Яңа бина өчен матур урын да сайланган, сыйфатлы итеп төзелгән дә, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков. - Бу мәдәният йорты чын сәнгать бишеге булсын һәм яшь буынга мәдәни кыйммәтләрне түкми-чәчми җиткерсен. Август ахырында бөтен республика буенча мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАП лар, күпфункцияле үзәкләр ачылды. Республикадагы үзгәрешләрне үзегез күрәсез. Фермалар да төзелә, яңа эш урыннары булдырыла. Болар барысы да халыкның телен һәм мәдәниятен саклау өчен эшләнелә".
Илдар Халиков төзүчеләргә рәхмәт белдерде һәм мәдәният йорты директоры Юрий Антоновка җиһазлар алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Мәдәният йортында кунакларга "Иганя" керәшен халык ансамбле концерт программасы тәкъдим ителде.
Аннары Илдар Халиков авыл фельдшеры бүлмәсенең ничек җиһазлануы белән танышты. Республика Премьер-министры шулай ук "Сандугач" балалар бакчасында, Сарман аграр көллиятендә булды, дип хәбәр итә "Сарман" газетасы редакциясе.

Татарстанда  2015 елда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча 999 объектның 930ында эшләр тәмамланган. 69 йортта эшләр  31 августка төгәлләнергә тиеш.

Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция режимында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Искәртеп үтәбез: Рөстәм Миңнеханов бүген Лениногрскига эш сәфәре кыла, ул шуннан торып киңәшмә үткәрә.

Киңәшмәдә видеоконференция режимында ТР Хөкүмәте йортыннан Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Дәүләт торак инспекциясе  күп фатирлы 216 торак йортны кабул итеп алды. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры сүзләренчә, капремонтның уртача республика дәрәҗәсеннән Казан шәһәре, Югары Ослан, Кукмара, Яңа Чишмә артта калып бара. Ул шулай ук искә төшергәнчә, 2015 елның 15 сентябренә кадәр капремонт эшләре барлык районнарның барлык объектларында да тәмамланырга тиеш. ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы, үз чиратында, районнар җитәкчеләрен күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт барышын тикшереп торырга, билгеләнгән срокларда төзелешне тәмамларга өндәде.

Аннары Ирек Фәйзуллин мәктәпләргә капремонт эшләре турында белешмә бирде. 86 мәктәптә капремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән, 33 объектта эшләр дәвам итә әле. 21 августка гомуми белем мәктәпләре буенча акчаларны үзләштерү 98,8 процентны тәшкил итә.

Көллиятләргә капиталь ремонт кысаларында эшләр 3 объектата тәмамланган (Яшел Үзән, Лаеш һәм Түбән Кама районнары), калган 6 объектта эшләр дәвам итә.

ТР төзелеш министры шулай ук авылларны су белән тәэмин итүне яхшырту программасы турында да сөйләде. Бүгенгә 286,4 км суүткәргеч уздырылган, 35тән 33 скважина борауланган, 40 су җыю каланчасы урнаштырылган, Әтнә, Югары Ослан һәм Минзәлә районнарында 32 су җыю каланчаларын кую эше дәвам итә, эшләрне төгәлләү срогы – 2015 елның 10 сентябре.

Авыл районнарында ут баганалары урнаштыру программасы шулай ук график буенча бара. Бүгенгә 11 мең 702 диодлы яктырткыч куелган (100 процент); 641 электр энергиясен исәпкә алу щиты урнаштырылган (100 процент); 390 км электрүткәргеч линиясе монтажланган (100 процент).

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, җылылык сезонына әзерлек бара. Социаль-мәдәни өлкә объектлары 92,1 процентка әзерләнгән, коммуналь инфраструктура объектлары уртача – 90 процент. Күп фатирлы йортлар фондында җылылык сезонына әзерлек 15 муниципаль районында тулысынча төгәлләнгән. Барлык социаль объектлар да 9 районда әзерләнгән инде – Әгерҗе, Апас, Балтач, Буа, Биектау, Лаеш, Саба, Тукай һәм Теләче районнарында. Чирмешән һәм Саба районнарында эшләр артта калып бара.

Ирек Фәйзуллин шулай ук Татарстанда «Парклар һәм скверлар» программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Барлык 140 объектта эшләр башланган, шулардан 26 объектта эшләр тәмамланган инде. Үтәлеш – 81 процент. Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, программаны Татарстан бюджетыннан финанслау 2015 елда 1 млрд сум тәшкил итә. Җирле бюджетлардан һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 500 млн сум көтелә. Расланган исемлектәге 75 объект өр-яңадан төзелә, 65 объектка капиталь ремонт ясала. Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, хәзерге вакытта 2016 елга төзелеш программалары буенча объектлар исемлеген формалаштыру эшләре төгәлләнеп килә. 2016 елда 34 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Донбасс өчен гуманитар ярдәм төялгән исәбе буенча 37нче автоколоннаны әзерләүгә кереште. Яңа уку елы алдыннан  йөкнең зур өлешен дәреслекләр тәшкил итә, дип тапшыра ТАСС.

Чираттагы колонна составына керәчәк 40тан артык автомбиль 07.00дә Мәскәү өлкәсеннән Ростов өлкәсенә юл алган. Алар Донбасс укучылары һәм студентлары өчен РФ Мәгариф министрлыгы биргән 700 тонна дәреслек алып бара.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дон коткару үзәгендә Ногинск автомобильләренә башка төбәк машиналары да кушыла. Колонна 1,2 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм илтер дип планлаштырыла.

Йөк составына, дәреслекләрдән тыш, 500 тоннадан артык азык-төлек - ярма, он, чәй һәм консервалар да керә.  

Дүшәмбе көнне нефтькә дөнья бәяләре 2 проценттан артыкны югалтып, тискәре динамика күрсәтә; 2009 елның 17 мартыннан беренче тапкыр Brent маркалы нефтьнең бер барреле, Кытай икътисады өчен борчылулар фонында, 45 доллардан да түбән төшкән, дип белдерә "Новости" РМА.

Мәскәү вакыты белән 07.07дә WTI җиңел нефтенә октябрь фьючерслары 2,52 процентка, барреле 39,44 долларга кадәр төшкән. Brent маркалы Төньяк диңгез нефтенә октябрь фьючерслары 2,09 процентка  - барреле 44,51 долларга кадәр кимегән.

Дүшәмбе көнне хакимиятнең пенсия фонды акчаларын акцияләргә салуны рөхсәт итүенә карамастан, Шанхай фонд биржасы индексы 8 проценттан артыкка төшкән. Кытай икътисады өчен борчылулар инвесторларны Азиянең башка икътисадлары да үсешен киметер дигән уйга сала, ә бу нефтькә ихтыяҗ белән бәйле вәзгыятьне какшатачак.             

Казанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 1 июльгә 2 млрд сумга җиткән. Шул ук вакытта күрсәтелгән ТКХ өчен 6 айдан артык түләмәүчеләрнең, ягъни “таләпләрне явызларча бозучылар”ның бурычы агымдагы ел башыннан 168,3 млн сумга (10 процентка) арткан һәм 1,8 млрд сум тәшкил иткән.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хисап тоткан шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин шул хакта бәян итте.

Шул рәвешле, торак-коммуналь хезмәтләр өчен Татарстан башкаласында 50,5 мең гаилә 100 мең сумга кадәр бурычлы, 1,7 мең гаилә 101 мең сумнан 300 мең сумга кадәр, 274 гаилә 301 мең сумнан 600 мең сумгача бурычка баткан. Лицевой счет буенча рекордлы сумма 9 кешелек гаиләдә - 1,3 млн сум. Шуның кадәр бурычка чумган әлеге гаилә Яңа Савин районында гомер итә, өлкәннәре эчкечеләр буларак уңышсыз гаилә санала. Бу очрак буенча гаиләнең бурычын түләттерү турында суд карары бар, ләкин яшәешләре буенча аларны бурычларын каплар дип җитди ышаныч юк, шуңа күрә муниципаль фатирдан гаиләне чыгару буенча иск әзерләнә. “Гомумән, без 6 иск биргән идек, 2сен суд канәгатьләндерде: фатирларыннан кешеләр бүлмәләргә күченәләр була. Хәер, ул кешеләр үзләрен шундый хәлгә җиткергән ки, алар торак шартлары начарайганны сизмәскә дә мөмкин”, - дип сурәтли И.Гыйниятуллин. Шушы 6 иск буенча гомуми бурыч - 2 млн сумга якын. Суд карары белән, 217 мең һәм 477 мең сум бурычлы 2 гаилә 27 кв.м һәм 53 кв.м мәйданлы фатирларыннан 9 кв.м һәм 12 кв.м бүлмәләргә күченә. Тагын 3 гаилә суд тикшерүе барышында 694 мең сумлык бурычын каплаган, 1 иск гаризасы хәзер судта кала бирә.

Мәскәү биржасында сәүдә ачылган вакытта евро курсы 80 сумнан артты. Бүген аның бәясе 81 сумны тәшкил итә.

Доллар да 70 сум чиген узды.

Россия илкүләм валютасының курсы нефтькә дөнья бәяләре кимү фонында төшә, алар алты еллык минимумга кадәр кимегән.

Кичә Brent маркалы нефть бәясе 45,02 доллар булган, Техасның WTI нефте 39,85 долларга калган.

Бүген, сатулар башланганда, Азия биржалары индексы түбән тәгәрәде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International