ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2015 ел
дүшәмбе
Мөһим вакыйга – Татарстан Президенты постына  элгәре кандидатлар сайлап алу   алдыннан, республика халкы  президент сайлаулары үткәрүдәге инновацияләр белән танышты – иҗтимагый оешмалар активы катнашында  праймериз. Бу юлы элгәре сайлап алуда катнашучыларны билгеләүдә татарстанлылар фикере исәпкә алына.
- Безнең солдатлар һәрвакыт түзем, нык, сабыр, шул ук вакытта көчле һәм батыр булдылар, - дип искә ала сугыш елларын Бөек  Ватан сугышы ветераны, якташыбыз, Шәле авылыннан Хәким Гыймадиев. Алар  200, 150, 70 ел элек булсын – беркайчан да Ватаннарын сатмады.
РОССИЯНЕҢ 12 “ПИЛОТ” һәм 49 өстәмә төбәге гомумбелем бирү оешмалары укучылары арасында 15-25 май көннәрендә ГТО буенча бердәм ункөнлек үтә. Анда 11-15 яшьлек укучылар катнаша.  Алар өчен белем бирү учреждениеләрендә һәм спорт объектларында нормативлар буенча тест оештырачаклар. Әлеге ункөнлек кысаларында укучылар үзләренең физик әзерлеген тикшерәчәкләр.

24
май, 2015 ел
якшәмбе

23 нче май көнне, “Шатлык” приютның 4 нче һәм 9 нчы сыйныф чыгарылыш укучылары соңгы кыңгырау багышланган тантаналы линейкада катнаштылар. Безнең балалар мәктәп белән саубулашала. Аларны яңа тормыш, якты киләчәк көтә.

            Хәтта бүгенге һава торышы безнең тантаналы бәйрәмебеәгә юлдаш булды. Балалар матур киемнәр, бантлар, чыгарыш ленточкалары белән үзләренең беренче укытучылары һәм икенче йөртлары белән хушлаштылар.

            Без аларга имтиханнарында һәм якты киләчәктә уңышлар телибез.

22  нче май көнне Питрәч муниципаль  районы «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр приютында социаль педагог Карнаухова Е.С. һәм финанс ПДД РТ һәм белеем бирү программасы башлыгы Саферова Юлия Михайловна сердәли белән, юл йөрү куркынычсызлыгы һәм агитаөия пропагандасы буенча дәрес-сөйләшү үткәрелде. Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге тәрбиләнүчеләр юл йәрү кагыйдәлерн бик зур кызыксының белән тыңлап утырдылар. Балалар шулай ук викторина һәм уеннарда да катнаштылар.

Питрәч муниципаль районының балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шатлык” социаль приютында 21 май көнне Алишева Б.Ш. “Хәвеф-хәтәр. Сәбәп һәм нәтиҗәләр” исемле чара үткәрелде. Бу чараның максаты приютта тәрбияләнүче балаларны төрле дәрәҗәдәге хәвеф-хәтәрле ситуацияләрне һәм аларның нәтиҗәләрен ачыклый белергә ойрәну; шулай ук бу ситуацияләрдән чыгуның төгәл алгаритмын бирү булып тора.

         

   21 май көнне «Шатлык» приютында тәрбияче Дементьева Л.И. «Яхшылык дәресе» дигән темага ачык дәрес курсәтте. Дәреснен максаты балаларны начардан яхшыны аерырга өйрәтү иде. Дәрес бик җанлы һәм кызыклы үтте. Балалр анкета сорауларына җавап бирделәр, презентация карадылар.Тәрбияченең куелган максаты үтәлде.


22
май, 2015 ел
җомга
Күк йөзебезнең аяз булуында тыл хезмәтчәннәренең дә   өлеше зур.
Полиция хезмәткәрләре район хелкы белән күпме генә  әңгәмәләр,  массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы  аңлату эшләре  алып баруга да карамастан,  үз   милекләренә   саксыз караучы питрәчлеләр саны кимеми.
2015 елның  сентябрендә  Татарстан Республикасы Президентлыгына сайлаулар үтә. Моннан тыш,  бөтен республика буенча  җирле үзидарә вәкаләтле органнарының яңа составы формалашачак. Агымдагы елдагы сайлау алды кампаниясенең   үзенчәлеге шунда  -  район авыл җирлекләрендә партия эчендә  элгәре тавыш бирүләр  үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International