Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика район авыл хуҗалыгы кырларын вертолеттан карап чыгуны дәвам итә. 11 майда министр шундый тикшерүдән соң район хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашты. Киңәшмәгә, шулай ук авыл җирлеге башлыклары да чакырылды.