ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2015 ел
якшәмбе

22 нче апрельдә “Шатлык” приютында әфган сугышында hәлак булган Николай Кирашинга багышланган спорт эстафетасы узды. Бу чарада приютта тәрбилләнүче мәктәп яшендәге балалар hәм тәрбиячеләр катнашты. Балалар  “Патриот” hәм “ Победа” командаларына буленеп,  бик кызыклы спорт уеннарында уз көчләрен сынадылар.  “Авыруларны  ташу”, “разведчиклар” , “төз атучы”  һ.б. уеннарда актив катнаштылар. Балалар бәйрәмнән  канәгат булып калдылар.

23 нче апрельдә “Мәрхәмәтле Эшләр” эстафетасы кысаларында приютта “Мәрхәмәтле  хат” акциясе үткәрелде. Балалар зур хат ясадылар,  анда ветераннарга hәм тыл хезмәткәрләренә    үзләренең  рәхмәтләрен hәм котлауларын юлладылар.

III нче Халыкара олимпиадасын ябу тантанасы 23 нче апрельдә  Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.

Еллар узса да, Анисия Сидровна  ана йөрәгендәге бала кайгысын кичен дә, иртәсен дкүңеленнән чыгара алмый.
“ШАТЛЫК” СОЦИАЛЬ ПРИЮТЫ ДИРЕКТОРЫНЫҢ  тәрбия-реабилитация эшләре буенча урынбасары Татьяна Самойлова  ”Социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре”   Бөтенроссия бәйгесенең республика этабында  катнашып,    “Тормышта авыр хәлдә калган балалар белән эшләгән өчен махсус премия” номинациясендә беренче урын яулады.
22 апрельдә дөнья пролетариаты юлбашчысы Владимир Ленинның тууына 145 ел булды.
ЛЕНИНО-КОКУШКИНО МӘКТӘБЕНЕҢ сыйныф җитәкчесе  Әлфия Низамова  иң яхшы сыйныф җитәкчесе унлыгына  керде. Ул “Ел укытучысы-2015. Сыйныф җитәкчесе” ” Бөтенроссия  бәйгесенең республика этабында   катнашып җиңүгә иреште.
20-25 апрельдә Европада иммунизация атналыгы үтә. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау берлеге инициативасы белән үткәрелә. - Бүгенге көндә инфекцияле авыруларга каршы иң көчле көрәш чарасы булып халыкны иммунлаштыру тора, - ди Питрәч үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы Татьяна Вавилова.
Кощак мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Сергей Горбунов мәктәп укучылары арасында физкультура һәм спорт буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады. Ул Россия Федерациясенең 62 төбәгеннән җыелган 300 укучы арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсенә иреште.

22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Узган ял көннәрендә элеккеге КБО бинасына урнашкан сәүдә нокталарын ябу район халкы өчен көтелмәгән хәл булды. Кыска вакыт эчендә бинадан чыгып китергә кушылган эшмәкәрләр бу хәлне тагын да авыр кичерде. Бактың исә, сәүдә үзәге прокуратура карары белән ябыла икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International