ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Илкүләм проект буенча Татарстанда 2026 елда 33 яңа ФАП барлыкка киләчәк. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.

Татарстанда милли проект буенча мәгариф учреждениеләренә илтүче юллар ремонтланган.Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2025 елда Татарстанда 900 меңнән артык кеше диспансеризация узган. Тикшерелгәннәрнең 20% тан артыгы сәламәт дип танылган.

Татарстан 2025 ел нәтиҗәләре буенча экологик инициативалар лидеры статусын саклап калды. Финанслауның гомуми күләме 16,8 миллиард сум тәшкил итте

Татарстанның Торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләүгә тариф чыганакларыннан 1 млрд сумга якын акча юнәлдерелгән. «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты буенча.

2025 елда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 2 млрд сумлык продукция сатылган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә .

2025 елгы эш йомгаклары буенча Питрәч туган якны өйрәнү музее «Татарстан Республикасының авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениесе» конкурсында җиңүче булды.

2026 ел - Россия халыкларының бердәмлеге елы.


28
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

2026 елның 29 гыйнварына һава торышы фаразы


27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

2026 елның 28 гыйнварына һава торышы фаразы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International