ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

Кичә, 14 августта Ленино-Кокушикно мәктәбендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика акциясе үтте


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренеш күзәтелми. 

Республика буенча бүгенге көнгә 1690,1 мең тонна ашлык суктырылган.

Яшен вакытында кыска вакытлы көчәючән җил булачак.

 

 

Безнең район үзәгендә "Blind Race Astana - Paric" веломарафонында катнашучылар булып китте. Әлеге уникаль веломарафон бөтенләй күрмәүче һәм начар күрүче велосипедчылар катнашында, 4 августта Астанада старт алды. Ул "Чиксез мөмкинлекләр дөньясы" лозунгы астында үтә. Инклюзив команда махсуслаштырылган велотандемнарда, гомумән алганда, 30 шәһәрне һәм 6 илне: Казахстан, Россия, Белоруссия, Польша, Германия һәм Францияне берләштергән якынча 5 мең километр юл үтәчәк. Юлның 2 мең километрдан артыгы инде үтелгән.

Питрәч районы”Шатлык” приютында мәктәп яшендәге балалар белән “Пиратлар хәзинәсе” дигән уен үткәрелде. 


11
август, 2018 ел
шимбә

Көндез республика буенча урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә.

 

Бөтенроссия Физкультурачы көнен питрәчлеләр дә бәйрәм иттеләр. Бәйрәм көне истәлекле вакыйгаларга бай булды, балалар шәһәрчегендә спорт чаралары үтте, балыкчылар үз турнирларын үткәрде, һәм мини-футбол буенча район чемпионатының беренче әйләнеш уеннары тәмамланды.


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренеш күзәтелми. 

Ял көненең җылы матур киче – гаилә белән ял итү өчен менә дигән вакыт. Питрәч районында, якындагы авыл җирлекләрендә һәм хәтта шәһәрдә яшәүчеләргә дә шундый матур кичләрнең берсендә ике йөз профессиональ музыкант башкаруындагы классик музыка белән хозурлану бәхете елмайды. Аларга мондый мөмкинлекне “Классик музыка марафоны” - музыка һәм мәдәният турындагы проект бирде. Әлеге чара ачык һавада үзәк мәйданда Яшь өйләнешүчеләр паркында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International