ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2018 ел
җомга

Питрәч районы елдан-ел үсә һәм матурлана. Биредә барлык республика программалары да тормышка ашырыла. Хәзер һәркемгә таныш булган үзара салым программасы ярдәмендә чишмәләрне, урамнарны һәм зиратларны төзекләндерү проблемалары хәл ителә, яңа һәйкәлләр төзелә һәм ремонтлана, юллар салына... Әлеге программаның халык өчен уңайлы шартлар тудыруына һәм тулаем районның үзгәрүенә зур ярдәм итүенә карамастан, кайвакыт кайберәүләрдә ул ышаныч уятмый, ә кемнәрдер моңа бөтенләй каршы чыга. Әмма бу Надеждино авылында яшәүчеләргә кагылмый, аларның бу программада бердәм катнашуы аркасында, авыл уртасында заманча балалар мәйданчыгы барлыкка килгән.

Район мәктәпләрендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" дигән хәйрия акциясе узды.


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 24 августында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил һәм Россия буенча Татарстан Республикасының суд приставлары Федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары белән берлектә халыкны кабул итү оештырыла.

 

2018 елның 20 августында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Вәкил һәм Россия буенча Татарстан Республикасының суд приставлары Федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары белән берлектә "Кайнар линия" оештыра.

 

Синоптиклар һава шартларының бозылуы турында кисәтте.

 

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр явачак. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитәчәк.

 


15
август, 2018 ел
чәршәмбе

Безнең районның һәрбер авылында үз шәхси йортлары тирәләрен ялт иткән тәртиптә тотучы хуҗалар яши. Йорт янын чиста тоту турында аларның исләренә төшереп тору кирәк тә түгел. Аларның чиста участоклары урамны бизәп тора, мондый матур йортлар яныннан узуы да рәхәт. Мондый участоклар саны елдан-ел арта. Әмма, кызганыч, районда төзекләндерү кагыйдәләрен үтәргә теләмәгән кешеләр дә бар. Алар йортлары тирәсендә үскән үләнне дә чапмый, йорт яны территориясеннән читтә, рөхсәтсез рәвештә төзелеш материаллары урнаштыра.

“Шатлык” приютында психолог җитәкчелегендә кече төркем балалары белән “Уенлы-биюле тренинг - тәрбияләнүчеләрне адаптацияләү чыганагы” дипп исемләнгән дәрес уздырды.

Әлегә һава шартлары яхшы, көннәр матур тора, бу авыл хуҗалыкларында азык хәзерләүчеләр эшенә дә уңай тәэсир итә, аларга бер генә минутны да бушка уздырмыйча, тырышып эшләргә мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International