Без балтырган һәм аның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында инде күп тапкырлар яздык. Моннан тыш, безнең районда һәм тулаем алганда, республикада балтырганга каршы көрәшү буенча төрле акцияләр үткәрелде. Хәзер безнең районда атна саен күп кеше катнашында өмәләр үтә.
Быел да районда мөмкинлекләре чикләнгән, тормышта авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәп кирәк - яраклары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырылачак.
Татарстан Республикасында начар метеоролог күренеш.
Һәр мәктәп укучысы уку елы тәмамлануын, каникуллар башлануын түземсезлек белән көтеп ала. Бер яктан бу – бөтен борчу-мәшәкатьләрне онытып ял итү, җәйнең матурлыгына хозурланыр өчен бик шәп вакыт. Ә икенче яктан караганда, бу үз кирәк-ярагыңа акча эшләп алу, үзеңне матди яктан бәйсез итеп хис итеп карау өчен дә бик яхшы мөмкинлекләр чоры.
Татарстан Республикасында начар метеоролог күренеш.
Җәйнең икенче яртысына чыктык, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң җаваплы һәм кызу чор килеп җитте. Уракка төшәргә дә санаулы көннәр генә калып бара, машина-трактор паркларында комбайнчылар үзләренең “кыр корабларын” иген басуларына чыгарга әзерли. Шулай ук кырларда терлек азыгы хәзерләү дәвам итә, фермаларда ремонт эшләре бара.
Соңгы өч елда безнең республика спорт корылмалары төзелеше буенча иң алга киткән республикага әйләнде. Төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен инфраструктура кечкенә район үзәкләрендә дә барлыкка килә. Шундый объектларның берсе – бассейн, республика программасы буенча Питрәчтә дә төзелде. Узган җомгада махсус комиссиянең чираттагы җыелышы үтте, анда шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләре дә катнашты. Алар объектның куллануга тапшыруга әзерлеген тикшерде.
Питрәчтә, кош гриппы таралу куркынычы булу сәбәпле, «Скорлупино» фестивале булмый.
Питрәч телевидениесен хәзер “Татарстан 24” каналында карарга була. Без республиканың иң зур телекомпаниясенең челтәр партнеры булдык. Хәзер җирле телевидениенең хәбәрләр программасын “Татарстан 24” телеканалында сез җомга көнне 19 сәгатьтә карый аласыз.
Татарстан Республикасында начар метеоролог күренеш.