Бүген Татарстанның бөтен мәктәпләрендә, шул исәптән Питрәч районында да, тугызынчы чыгарылыш сыйныфлары өчен татар теле буенча бердәм региональ тест бирү узачак.
Күптән түгел “Шатлык” приюты Биектау МРСО СУ СК Татарстан Республикасы буенча зур кунак Екатерина Ивановнаны кабул итте.
28 апрельгә тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 150,1 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 8 процентны тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 14,1 мең га булган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Иң күп мәйдан Зәй (15,3 мең га), Сарман (13,6 мең га), Чистай (10,2 мең га) муниципаль районнарында чәчелгән. Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 114,4 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни фаразга карата 11 процент (2015 елда - 12 мең га). Шул исәптән сабан бодае 13,5 мең га мәйданда чәчелгән, арпа - 76,4 мең га (2015 елда - 10,1 мең га), солы - 17,5 мең га (2015 елда - 1,9 мең га), борчак - 4,8 мең га, ашлыкка дигән кукуруз - 1,5 мең га мәйданда .
Рапс 0,4 мең га мәйданда чәчелгән, көнбагыш - 6,8 мең га.
Шикәр чөгендере әлегә 7,4 мең га мәйданны били.
27 апрельгә тулаем республика буенча сабан культураларын чәчү 103,6 мең га мәйданда башкарылган, бу планнан 6 % тәшкил итә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Бөртекле сабан культуралары 80,4 мең га, шул исәптән сабан бодае 6,7 мең га, арпа 55,8 мең га, чәчелгән.
Иң күп мәйдан Зәй (11,5 мең га, ягъни 22%), Сарман (10,3 мең га, 19%), Чистай (8,1 меңга, 13%) муниципаль районнарында чәчелгән.
Республика буенча шикәр чөгендере 4,3 мең га (7%) мәйданда җир куенына салынган.
Уҗым культураларын тукландыру тәмамланып килә. 27 апрельгә 516,9 мең га көзге культуралар мәйданында ашлама кертелгән, бу күрсәткеч планнан 90% тәшкил итә.
29 апрельдә КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтында «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышына ирешү үзенчәлекләре» темасына онлайн-семинар узачак.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул хакта хәбәр итеп, авыл хуҗалыгы культураларының чыгышы, үсемлекләрне корткычлардан яклау, чүп үләннәргә каршы көрәш (гербицидлар куллану үзенчәлекләре) һәм бәрәңге утырту (яровойлаштыру, агулау, туфрак әзерләү) мәсьәләләре буенча фикер алышыначагын тәгаенли.
Әлеге чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча КДАУның Югары агрономия мәктәбе сайтына керергә кирәк: http://consult.kazgau.ru/, аннары «Онлайн-семинарлар» бүлеге.
Семинар барышында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты белгечләре җаваплар бирәчәкләр.
Булачак онлайн-семинар темасы буенча сорауларны agroconsult16@mail.ru электрон адреска алдан җибәрергә дә мөмкин. Аларга җавапларны семинар вакытында алырга була. Сорауларны шулай ук чара барган вакытта сайтта да бирерү мөмкинлеге каралган.
Хәзергә шундый дүрт онлайн-семинар узды. Алар 2016 елның сентябрь ахырына кадәр һәр җомгада үткәреләчәге билгеле.
22 апрельдә 2016 елның приют хезмәткәрләре белән “Үз агачыңны утырт” дигән акциясе оештырылды, ул инде безнең учреждениядә яхшы традициягә әверелде.
21 апрель көнне тәрбияче Л.И. Дементьева Чернобыль халәкатенең 30 еллыгына багышланган “Чернобыль – күп гасырлар безнең хәтердә” дигән презентациясе курсәтте.
Күптән түгел “Шатлык” приюты Биектау МРСО СУ СК Татарстан Республикасы буенча зур кунак Екатерина Ивановнаны кабул итте.
Быел 25 апрельдән 30 апрельгә кадәр республиканың 6 зонасында 2015-2016 еллар чорында терлекләрне кышлату йомгаклары буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. Аларның максаты – ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләренә терлекләр өчен сыйфатлы, көч өсти торган коры һәм сусыл азык әзерләү буенча технологик процессларны оештыруда ярдәм итү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген һәм аның көндәшлеккә сәләтен арттыру, җитештерү темпларын, терлекләрнең баш санын саклап калуны һәм аларның үрчемен арттыру, җитештерелә торган терлекчелек продукциясенең сыйфатын яхшырту, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
25 апрельдә мондый чара Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында, 26 апрельдә Саба, 27апрельдә Балык Бистәсе, 28 апрельдә Зәй, 29 апрельдә Лениногорск, 30 апрельдә Аксубай муниципаль районнарында узачак.
Семинарлар үткәрүдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе» ДКУ, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе,«Элита» баш нәсел предпиятиесе» ААҖ, «Минзәлә нәсел предприятиесе» ААҖ, «Бөгелмә нәсел предприятиесе» ААҖ, «Потенциал» ҖЧҖ белгечләре һәм башкалар катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Зәй һәм Әлмәт районнарында язгы чәчү эшләре барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте (хәбәрне әзерләгән вакытта җирле ММЧ материаллары файдаланылу билгеләп үтелә).
Вертолетта Зәй районы кырларын очып әйләнгәннән соң, Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар һәм авыл башлыклары белән очрашты. Район башлыгы Рәзиф Кашапов хәбәр иткәнчә, чәчү эшләре районда план буенча бара: хуҗалыклар орлыклар һәм ягулык материаллары белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгән.
Бүгенгә кырларда 320 берәмлек техника эшли (60 чит илнеке), 150 агрегат һәм 17 чәчү комплексы тырмалау эшләрендә. Сабан культуралары 8407 гектар җирдә чәчелгән (планның 16 проценты), шикәр чөгендере 1103 гектарда (8,9 процент).
Рөстәм Миңнеханов аеруча терлекчелек һәм савылган сөт күләменә игътибар итте. Ул билгеләгәнчә, Зәй районында сөтне сатып алу бәясе ким. "Уңайлы шартлар булдыру зарур, кешеләргә сыер асрау файдалы булырга тиеш. Күрше Сарман районында сатып алу бәяләре сездәгедән артык. Бу бик җитди мәсьәлә", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аксар авылы җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов Рөстәм Миңнехановка Бүре Сарае авылына юл төзү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Авылда яшь гаиләләр күп, ләкин юлсыз катлаулы. Татарстан Президенты әлеге мәсьәлә хәл ителүен контрольга алуында ышандырды.
Шуннан Татарстан Президенты Әлмәт районына юнәлде. Анда ул авыл башлыклары һәм инвесторлар, авыл һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән язгы чәчү эшләре, терлекчелек турында сөйләште.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин авыл хуҗалыгы торышы турында мәгълүмат бирде. Ул билгеләгәнчә, уңышлы эш өчен бөтен шартлар бар.
"Татнефть" компаниясе ел саен авыл хуҗалыгына зур ярдәм күрсәтә. 2015 елда компания 37,4 миллион сум комбайннар, тракторлар, сөт үткәргечләр, башка авыл хуҗалыгы техникасына бирде. Быел сабан культураларының, кукурузның элита орлыклары, күпьеллык үләннәр орлыклары сатып алынды. Районның дүрт хуҗалыгы кукурузны орлыкка чәчә. Эре мөгезле терлек баш санын арттыру эшен башкарачакбыз. Бу өлкәдә тәҗрибә җыю өчен безнең белгечләр Минзәлә, Әтнә муниципаль районнарын барды", - дип хәбәр итте Айрат Хәйруллин.
Шулай ук бүген 500 сыерлык югары технологияле роботлаштырлган сөт комплексын төзү турында сүз барды. Проектның инвесторы - "СМП-Нефтегаз" АҖ.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, соңгы арада Әлмәт районы хуҗалыкларында эшләр яхшырды.
Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелеген авыл хуҗалыгы үсешенә күбрәк игътибар итәргә өндәде. "Әлбәттә, авылда үз механизаторы булсын өчен, шартлар булдырырга кирәк. Килгән белгечләр исәбенә генә уңышлы эш алып бару авыр, шуңа күрә ниндидер чаралар кирәк. Без аңлыйбыз, биредә йөкләнеш зур һәм авыл хуҗалыгында кешене эшләтү авыр, шулай да техника кирәк һәм нәтиҗәле эш кирәк. Гомумән, язгы чәчү эшләренә яхшы керешкәнсез", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов янә май бәйрәмнәре һәм Җиңү көне якынлашканы турында хәбәр итте. ТР Президенты ассызыклаганча,9 майга багышланган чаралар югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш.