ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Район Пенсия фонды идарәсендә дүрт гаилә ана (гаилә) капиталына сертификат алды. Сертификатларны Пенсия фонды идарәсе башлыгы Искәндәр Әхмәтҗанов һәм район башлыгы аппараты җитәкчесе Искәндәр Хәйруллин тапшырды.

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, РФ Хөкүмәтенең 2015 елдагы эш нәтиҗәләре турында хисап ясаганда, авыл хуҗалыгын үстерү буенча хөкүмәт комиссиясе оештырырга вәгъдә итте.

Россия Хөкүмәте башлыгы белдергәнчә, комиссияне ул үзе җитәкләячәк.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2015 – 2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуны уздыру турында игълан итә.

Гаризалар һәм документлар эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре,  Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 309 бүлмә.

Документлар һәм гаризалар 2016 елның 19 апреленнән 10 маена кадәр кабул ителә.

Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турындагы мәгълүмат түбәндәге адрес буенча урнаштырылган:http://agro.tatarstan.ru/rus/podderzhka-semeynih-zhivotnovodcheskih-ferm-s.htm.    

18 апрельдән башлап, ТР муниципаль районнарында «2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау һәм җитештерүдә иминлеге таләпләрен үтәү» айлыгы узачак.

Чара ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, Хезмәтне саклау буенча төбәкара ассоциация һәм аграр сәнәггать комплексы хезмәткәрләренең Республика һөнәр берлеге ярдәмендә оештырыла.

Акция барышында түбәндәге тәкъдимнәр кертелә: районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларына, хезмәтне саклау буенча координацион советлары белән килешетереп, Татарстан Республикасы муниципаль районнарында авыр һәм үлемгә китергән бәхетсезлек очраклары булган агросәнәгать комплексы оешмаларында хезмәтне саклау буенча планнан тыш күчмә утырышлар уздыруны йөкләргә: тикшерүләр һәм ачыкланган хокук бозулар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы аграр сәнәгать комплексы оешмаларында хезмәт шартларын һәм аны саклауны яхшырту буенча чаралар планнарын эшләүдә методик ярдәм күрсәтергә; чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасының һәм язгы кыр эшләре вакытында файдаланыла торган асылмалы җайланмаларның иминлек таләпләренә туры килүен тикшерүне оештырырга; эшләрне имин башкару ысулларына һәм алымнарына, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтүне һәм хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәрүне оештырырга; медицина тишерүләрен узудан баш тарткан яисә уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләрне үтәмәгән хезмәткәрләрне хезмәт вазыйфаларын башкаруга кертмәскә; ТР агросәнәгать комплексы  оешмалары җитәкчеләренә, белгечләренә, механикалаштырылган отрядларның башлыкларына һәм фермерларга механизаторлар һәм сезонлы эшкә җәлеп ителгән эшчеләр белән хезмәтне саклау буенча чираттан тыш инструктаж үткәрүне һәм моны билгеләнгән рәвештә катгый тәртиптә журналда теркәүне йөкләргә; ТР агросәнәгать комплексы оешмалары җитәкчеләренә, белгечләренә аеруча куркыныч эшләрне башкаруга нарядлар-рөхсәтләр бирүне йөкләргә; хезмәткәрләрне махсус билгеләнгән яисә шул максатлар өчен җайлаштырылган транспорт чараларында имин йөртүне тәэмин итәргә; машиналардан һәм механизмнардан имин файдалануны оештырырга; мобиль техниканы махсус билгеләнгән урыннардан тыш саклауны, шулай ук кешеләрне тиешле максатлар өчен билгеләнмәгән транспорт чараларында йөртүне булдырмаска; кырда, фермаларда, цехларда һәм җитештерү участокларында эшләүчеләргә ял итү өчен урыннар булдырырга, җитештерү участокларын һәм көнкүреш биналарын тиешле санитар хәлдә тотарга; төрле милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләренә айлыкның максатлары һәм бурычлары турында район массакүләм мәгълүмат чаралары аша тиешле мәгълүмат биреп торуны тәэмин итәргә; районнарда 2016 елның 28 апрелендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көнен үткәрергә; язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, айлыкка йомгаклар ясарга һәм аларның нәтиҗәләре буенча фикер алышырга, хезмәтне саклау эшендә иң яхшы дип табылган җитәкчеләрне, белгечләрне һәм башкаларны бүләкләү мөмкинлеген табарга.  

Бүген ТР Хөкүмәте йортындагы ТР премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика киңәшмәсендә язгы чәчү эшләре барышы мәсьәләсендә ачыклык кертте.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада уҗым һәм күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм ашламалар кертү эше бөтен җирдә башланган. Бүгенгә 305 мең гектарга ашламалар кертелгән, бу - гомуми күләмнең өчтән бер өлеше. Бу эштә, чәчкечләрдән башка, тагын 32 самолет һәм 105 пневмоход катнаша. Уҗым һәм күпьеллык үләннәргә ашламалар кертү эшләре Зәй районында инде тәмамланган. Нурлат, Әлки, Сарман, Азнакай районнарында эшләр югары темпларда бара. Киләсе атнага тукландыру эшләре тәмамланыр дип күзаллана.

Республиканың кайбер районнарында сабан бодаен чәчү эшләре башланган. Барлыгы 1,8 млн гектар мәйданда чәчү планлаштырыла.

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, тулаем алганда, кырда эшләргә тиешле техниканың әзерлек дәрәҗәсе һәм урыннарда кәефләр начар түгел. Быел чәчү эшләренә былтыргыдан 5 көнгә алданрак керешелде. "Якын көннәрдә, технологияне гадиләштермәстән, җитештерүчәнлекнең югары дәрәҗәсенә ирешергә кирәк, - диде министр район башлыкларына мөрәҗәгать итеп. - Шытымнар дәррәү хәтфәләнсен өчен, орлыкларны дымлы туфракка салырга кирәк".

 

Марат Әхмәтов быел беренче кварталда терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре буенча хисап тотты

Бүген Татарстан белән Казакъстан хезмәттәшлеге өчен барлык шартлар да булдырылган. Республикаларга алдынгы тәҗрибәләрен алмашу зарур. Казакъстан – Татарстанның әйдәп барган сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Костанай өлкәсе (Казакъстан) Хакиме Архимед Мөхәмбәт белән Казан Кремлендә очрашуда әйтте.

Костанай өлкәсе Хакиме Архимед Мөхәмбәт җитәкчелегендәге Костанай өлкәсе делегациясе Татарстанга ике көнлек эш сәфәре кылуын билгеләп үтик.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Архимед Мөхәмбәтов 2012 елда Казанда булган, ул Актүбә өлкәсе делегациясен җитәкләгән.

«Хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре белән кызыксынуыгызга шатмын. Без Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаевка ике арадагы тугандашлык багланышларын ныгытуда башкарган эшләре өчен рәхмәтле», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан белән Казакъстан арасындагы хезмәттәшлек актив үсә, 1996 елгы хезмәттәшлек турындагы килешү гамәлдә. Моннан тыш, Казанда Казакъстанның Генераль консуллыгы һәм Сәүдә вәкиллеге эшләп килә, Астанада Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли, Казан һәм Астана – тугандаш шәһәрләр. "Татарстанның Казакъстан белән тарихи уңай мөнәсәбәтләре урнашкан. Илләребез җитәкчеләре арасындагы мөнәсәбәтләр дустанә. Республикабызга Казакъстанның төрле өлкәләреннән делегацияләр килеп китте, гомумән, шундый һәрбер очрашу безне якынайта", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук искәрткәнчә, Татарстан Казакъстан белән – Алматы һәм Астана белән турыдан-туры һава юллары аша бәйле.

Татарстан һәм казакъ коллегалары күп мәсьәләләр буенча тәҗрибә алмаша. Аерым алганда, 2014 елның сентябрендә Казакъстанда Татарстан көннәре югары дәрәҗәдә узды, Атырау шәһәрендә шул ук 2014 елның сентябрендә Төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында Атырау һәм Кызыл Урда өлкәләре белән килешү имзаланды.

2015 елның гыйнварында Астанада уртак эш төркеменең беренче утырышы узды, ул Татарстан белән Казакъстан арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне активлаштыру белән шөгыльләнәчәк, Казакъстан Премьер-министры Кәрим Мәсимовның 2015 елның февралендәге Татарстанга визиты йомгаклары буенча ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру эше алып барыла.

«Һәр очрашу йомгаклары буенча без ике яклы элемтәләрне ныгытуга чираттагы адымыбызны ясыйбыз, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Казакъстан – Татарстанның әйдәүче сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе».

Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген республикада 36 уртак предприятие эшли, Казакъстан территориясендә Татарстанның «Татнефть», «КАМАЗ», Казан вертолет заводы, «КЭР-холдинг», Яшел Үзәннең Горький ис. суднолар төзү заводы, Серго ис. завод һәм башка компанияләр актив эшчәнлек алып бара.

Ике як өчен дә файдалы тармаклардан Рөстәм Миңнеханов нефть химиясен, машиналар, автомобильләр, вертолетлар, суднолар төзүне, энергетиканы, авыл хуҗалыгын, мәгълүмати технологияләрне, инновацияләрне атады. «Төрле юнәлешләр буенча предприятиеләр дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез», - диде ул.

Мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек бик мөһим. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстан югары уку йортларында Казакъстаннан 800 студент укуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстан «Астана ЭКСПО-2017» бөтендөнья күргәзмәсен оештыру һәм уздыру тәҗрибәсен өйрәнергә тели.

Архимед Мөхәмбәтов, бүгенге очрашу – ике яклы бәйләнешнең ачык мисалы, тышкы икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерүгә һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә ярдәм итә, дип билгеләп үтте.

Татарстан белән хезмәттәшлек юнәлешләре арасында ул агросәнәгать комплексындагы хезмәттәшлекне, шул исәптән терлекчелектәге, шулай ук машина төзелешендәге һәм автокомпонентлар җитештерүдәге, кадрлар әзерләүдәге багланышларны атады.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Архимед Мөхәмбәтов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап бирде.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан белән Костанай өлкәсенең үзара файдалы мәнфәгатьләре күп. «Костанай өлкәсе Россия төбәкләре белән чиктәш, – диде ул. – Без агросәнәгать комплексында, эшкәртү өлкәсендә, авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда хезмәттәшлек итәчәкбез. Сәнәгатьтәге мөмкинлекләрне җитди өйрәнергә кирәк, - диде Президент. - Алдагы визит безнең яктан булачак. Һәм без хезмәттәшлек өчен үзара файдалы юнәлешләрне эзләячәкбез».

Татарстан Президенты шулай ук хәбәр иткәнчә, 2017 елның Костанай өлкәсендәге Сабан туе бәйрәме уртак көч белән әзерләнәчәк.

Архимед Мөхәмбәтов журналистларга делегацияләренең бүген Татарстанның берничә объектында булуларын, шулардан берсе - Лаеш районындагы зур гына кош фабрикасында заманча технологияләр белән танышуларын әйтте. Анда көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерелә, безне аеруча хәләл продукция алу кызыксындырды, чөнки безнең ил халкы бүген шундый продукция куллана, һәм бу юнәлеш бзнең өчен мөһим, дип белдерде ул. 

Костанай делегациясен шулай ук "Казан" агросәнәгать паркы зур кызыксыну тудырган. "Анда берьюлы берничә бурыч чишелә: кече бизнес үстерелә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең товары турыдан-туры сатыла. Ләкин иң мөһиме - эш урыннары булдыру һәм аларның сакланышы. Бу тәҗрибәне без өйрәнәчәкбез", - дип ышандырып әйтте ул. Кунакларны шулай ук автокомпонентлар эшләп чыгару, гаилә фермаларына һәм кече фермаларга микрокредит бирү һ.б. кызыксындырган. "Хәзер без индустриаль зона төзүгә керешәбез, анда автокомпонентлар эшләү буенча берничә завод урнаштырырга телибез, - диде А.Мөхәмбәтов. - Татарстан белән уңышлы хезмәттәшлек дәвамлы булыр дип өметләнәм".

Бу атна шимбә көнне, 16 апрельдә, Казанның 9 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә.

Ярминкәләр түбәндәге сәүдә урыннарында оештырыла:

- Авиатөзелеш районында: Ленинград ур., 27, «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта;

- Яңа Савин районында: Ямашев пр., 71а, «Бәхетле» сәүдә үзәгенең парковка мәйданчыгында;

- Вахитов районында: К. Тинчурин ур., 13, «Иске шәһәр» префектурасы һәм Достоевский урамы белән Волков урамы чатындагы мәйданчыкта;

- Киров районында: Краснококшай ур., 152/2, «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршында;

- Мәскәү районында: Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары очрашкан турыда, "Пятерочка+" супермаркетына каршында;

- Совет районында: Аграр ур., 2, «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ һәм Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базарында;

- Идел буе районында: Җиңү пр., 48а, «Чулпан» мәдәни үзәге каршында.

Ярминкәләр шулай ук Яшел Үзән муниципаль районының Октябрь бистәсендәге “Яңа Тура” технополисы территориясендә 1 нче павильонда узачак.

Социаль приютында «Шатлык» Питрәч  районында хәйрия акөиясе “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” Фазулзянова А.М. психологы һәм балалар белән “Игелек” дәрәсе үткәрелде.

Менә инде 5 ел дәвамында “Шатлык” приютында “Тимурлар отряды” дигән программасы уңышлы тормышка ашырыла, ул Питрәч авылында өлкәннәргә  адреслы ярдәм күрсәтү буенча.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International