ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

 Бүгенге көндә Татарстанның 10 районында язгы чәчүгә чыктылар, болар: Нурлат, Зәй, Азнакай, Баулы, Аксубай, Чистай, Сарман, Апас, Арча һәм Яңа Чишмә районнары.

Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

 Гомумән алганда, республикада язгы чәчү 4,2 мең га мәйданда башкарылган, шул исәптән бөртеклеләр 3,9 мең га мәйданда чәчелгән.   Әлегә иң күбесе Нурлат (1141 га), Зәй (1100 га), Азнакай (610 га), Баулы (400 га) муниципаль районнарында чәчелгән.  

Республика районнарында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру дәвам итә. Бүгенгә уҗым культураларына 146,3 мең га мәйданда (планның 25,6 проценты), ә күпьеллык үләннәргә 99,8 мең га мәйданда (20  проценты) өстәмә ашлама кертелгән.        


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

 Казакъстанның Костанай өлкәсе делегациясе өлкә Хакиме Архимед Мөхәмбәтов җитәкчелегендәге "Ак Барс" холдинг компаниясе составына кергән "Yaratelle" кошчылык фабрикасында булды. Аларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, ТРның Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев озатып йөрде.

Кунаклар кошчылык фабрикасының эшчәнлеге белән танышты, яңа төзелгән төрләргә бүлү цехын карады, предприятие хезмәткәрләре белән аралашты. А.Мөхәмбәтов кошчылык фабрикасы эшен оештыру белән кызыксынды. 2015 елда предприятиедә 560 млн данә йомырка җитештерелгән, еллык табыш 2,3 млрд сум тәшкил иткән.

Казакъстанның Костанай өлкәсе делегациясенең Татарстанга сәфәре барышында икътисадның кайбер тармакларында республика тәҗрибәсе белән танышу каралган. "Ак Барс" кошчылык комплексының Лаеш филиалыннан тыш, "Казан" агросәнәгать паркы, Татарстан халыкларының Дуслык йорты, "Химград" технополисында һәм башка объектларда булу каралган.

Аерым алганда, Татарстан халыкларының Дуслык йортында ТР казакълар милли-мәдәни мохтарияте активы белән очрашу ниятләнгән. Кич белән Архимед Мөхәмбәтовның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы көтелә. Моннан тыш, Костанай өлкәсе делегациясе "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Ибн Фадлан сәяхәте" күргәзмәсен дә караячак, дип хәбәр итә ТРның Лаеш районы хакимияте матбугат хезмәте.            

Казан ханлыгында 700дән артык авыл hәм шәhәр булганлыгы билгеле. Мишә елгасы буенда исемнәре Казан ханлыгы чорыннан сакланып калган өч дистәдән артык керәшен hәм татар авыллары бар.

Ул нинди генә хәлдә дә үзен тыныч тота,  янәшәдәгеләрне ихлас күңелдән ярата, хөрмәт итә. Ул көләч йөзле, аның шат елмаюыннан  һәркемнең күңелләре күтәрелә. Питрәчле, хезмәт ветераны Мария Ефимовна Пилюгинаның озак яшәү сере менә шуннан гыйбарәт тә инде. Аңа бу көннәрдә  101 яшь тулды.

Кичә Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү базасында люпин үстерү технологиясе һәм Татарстан территориясендә аны җитештерү перспективалары буенча уку семинары узды. Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты (Брянск шәһәре) белән берлектә оештырылды.

Шул хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, семинарда «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе, “Селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча дәүләт комиссиясе”нең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.

Төп нотык белән «Люпин үстерү технологиясенең үзенчәлекләре һәм Татарстан Республикасында аны җитештерү перспективалары” темасына Бөтенроссия люпинны фәнни-тикшеренү институты директоры, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Александр Артюхов чыгыш ясады. Профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, «ТатНИИСХ» учреждениесенең терлекчелек буенча фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе Шамил Шакиров люпинны терлекчелектә азык итеп куллану турындагы нотык белән чыгыш ясады.
Чара барышында терлекчелекне арзан үсемлек аксымы белән тәэмин итү проблемаларын комплекслы хәл итү, туфракның уңдырышлылыгын арттыру, җитештерүне арттыру һәм үсемлек аксымы нигезендә чит илләрдән кертелә торган продукцияне алмаштыру өчен шартлар тудыру мәсьәләләре хакында фикер алышу булды.

«Минем кече Ватаным» VII Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсына гаризалар кабул ителә. Быел бәйге 14тән 35 яшькә кадәр Россия гражданнары арасында үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

«Минем кече Ватаным» VII Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан үткәрелә. Әлеге проектта алты ел буена 10 меңнән артык кеше катнашты. Конкурсның максаты - яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү, үзенең кече Ватаны өчен милли горурлык хисләре уяту.

Быел конкурс түбәнгәдәге номинацияләр буенча үткәрелә: "Минем авыл торак пунктының (авыл, хутор, кышлак, олыс) тарихы"; "Минем авыл торак пунктының (авыл, хутор, кышлак, олыс) Web-сайты"; "Крестьян шәҗәрәләре"; "Россия халыклары традицияләре һәм кәсепләре"; "Минем хыялымдагы авыл"; «Авылга ышанабыз! Россия белән горурланабыз!» темасына социаль басма реклама"; «Авыл кинопробалары».

Конкурсның беренче этабы – гаризалар тапшыру – 2016 елның 20 маена кадәр уздырыла. Катнашу өчен гариза «Авылның мәдәни-тирихи мирасы» мәгълүмат порталының «Минем кече Ватаным» конкурсы» бүлеге аша электрон рәвештә бирелә.

Икенче этапка жюри тарафыннан конкурс эшләрен бәяләү, конкурс номинантларын билгеләү, Россия Федерациясенең берәр субъектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын әзерләү һәм уздыру керә, ул 2016 елның 20 маеннан 6 июненә кадәр барачак. Конкурс турында тулырак биредә белешергә була: http://www.nasledie-sela.ru/competition/mmr2016/        

2016 елда, ким дигәндә, 5 сыер тотуга исәпләнгән мини-фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплау өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклар субсидияләр алырга мөмкин. Объект быел төзелә башлаган булырга тиеш, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда авыл кешеләренең эшлекле активлыгын арттыруга, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калуга һәм арттыруга юнәлдерелгән программа 2015 ел уртасыннан башлап гамәлгә ашырыла.  

Быел субсидия алуга гаризаларны 2016 елның 1 гыйнварына хуҗалыгында кимендә 3 баш сыеры булган һәм аларның санын тагын 5 башка арттырырга йөкләмә алган гражданнар бирә ала (кимендә 8 баш сыерга исәпләнгән мини-ферма төзү өчен). Кимендә 5 баш сыер тотуга исәпләнгән мини-ферма төзү өчен 2016 елның 1 гыйнварына шәхси ярдәмче хуҗалыкта  кимендә 2 сыер булырга һәм өстәмә рәвештә тагын 3 башка арттырылырга тиеш.  

Субсидия бер объект һәм бер хуҗалык өчен генә бер мәртәбә бирелә һәм җыелма смета исәп-хисапларында каралган смета хакыннан 70 проценттан артыграк була алмый.  

Кимендә 8 баш сыер тоту өчен мини-ферма төзүгә субсидия күләменең чиге 200 мең сум тәшкил итә, кимендә 5 баш сыер тоту өчен - 100 мең сум.          


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Куркыныч күренеш – коры үләннең һәм чүпләрнең янып китүе безнең районда инде өченче тапкыр күзәтелде.

Бу юлы, әлеге җимерүче усаллык белән көрәшүгә, Ленино-Кокушкино авылында, Казан машина төзү техникумының студентлары кереште.

Кощаково мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Сергей Горшунов, инде ике ел рәттән, физкультура буенча Бөенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүче булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International