ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2016 ел
шимбә

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Сарман муниципаль районына эш сәфәре кылды. Аның төп максаты язгы кыр эшләре белән танышу булды. ТР Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озата йөрде.

Кырларны вертолетта карап әйләнгәч, Р.Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы берлекләре башлыклары белән очрашты. Чәчү кампаниясе барышы турында район башлыгы бәян итте. Ф.Хөснуллин билгеләп узганча, 18 мең гектарда көзге культураларга, 10 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәргә ашлама кертелгән. 4 мең гектарда арпа чәчелгән, ә "Сарман" агрофирмасында шикәр чөгендере чәчелгән. Район башлыгы сүзләренчә, быел күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләренең машина-трактор паркын яңарткан, яңа техника сатып алган. Моны исә М.Әхмәтов раслады. "Районда эшләр тиешле дәрәҗәдә оештырылган, ашлама, яңа техника сатып аланган, гомумән, уңай динамика күзәтелә, - диде министр. Мондый әзерлектә яхшы нәтиҗәгә өметләнергә була. Район игенчеләренә мул уңыш телим".

Рөстәм Миңнеханов Сарман хезмәтчәннәренең эшчәнлеген уңай бәяләде һәм аларга  чәчүдә уңышлы эш теләде. "Зур инвестицияләр салынган, нәтиҗә дә шуңа туры килсен. Басулар чиста, көзге культуралар яхшы хәлдә һәм быел һава торышы шартлары да әйбәт. Ә без, үз чиратыбызда, гамәлдәге программаларны дәвам итәр өчен мөмкинлек табачакбыз", - дип ышандырды ТР Президенты.  

Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың Зәй һәм Әлмәт районнары чәчү кампаниясе барышын да бәяләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.    


22
апрель, 2016 ел
җомга

 Татарстан Республикасында язгы чәчүнең барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Николай Титов хәбәр иткәнчә, явым-төшем нәтиҗәсендә кыр эшләре темплары әллә ни югары түгел. Уҗымнарны һәм күпьеллык үсемлекләрне ашлауның чагыштырма күләме 56 процент тәшкил итә. Шуның белән бергә дым саклау һәм язгы культураларны чәчү эше дәвам итә. Тулаем алганда, язгы чәчү якынча 1,8 млн гектар мәйданда башкарылырга тиеш. Бүгенгә 29 мең га чәчелгән, ягъни 1,6 процент.

25 муниципаль район чәчүгә керешкән. Нурлат, Зәй, Азнакай, Сарман районнарында эш темплар әйбәт.
Николай Титов хәбәр иткәнчә, тулаем көннәр матур тора. Бигрәк тә уҗым культураларына әйбәт. Аларның мәйданы – 578,3 мең га.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары кайбер технологик моментларга да тукталды. Аның сүзләренчә, ашлауны тәмамлау өчен эшне тәүлек буена оештырырга кирәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, шулай ук билгеләп үткәнчә, үсемлекләрне ашлауга һәм минераль ашламалар сатып алуга җитди игътибар бирергә кирәк, моңа бит шактый акчалар тотыла, бу бит уңышны арттыруга ярдәм итәчәк.

Николай Титов чүп үләннәренә каршы көрәш, чәчүлекләрне химик эшкәртү мәсьәләсенә дә тукталды. Улшулай ук искәрткәнчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Казан дәүләт аграр университеты белән бергәләп, атна саен онлайн режимда видеосеминарлар уздыра. Материалларны шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты сайтларында видеоязма рәвешендә карарга мөмкин.

Бу атна шимбә көнне, 23 апрельдә, Казанның 9 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәрендә.

Ярминкәләр түбәндәге сәүдә урыннарында оештырыла:
- Авиатөзелеш районында: Ленинград ур., 27, «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта;
- Яңа Савин районында: Ямашев пр., 71а, «Бәхетле» сәүдә үзәгенең парковка мәйданчыгында;
- Вахитов районында: К. Тинчурин ур., 13, «Иске шәһәр» префектурасы һәм Достоевский урамы белән Волков урамы чатындагы мәйданчыкта;
- Киров районында: Краснококшай ур., 152/2, «Җиләкле бистә» сәүдә үзәге каршында;
- Мәскәү районында: Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары очрашкан турыда, "Пятерочка+" супермаркеты каршында;
- Совет районында: Аграр ур., 2, «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ һәм Дәрвишләр бистәсендә, Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базарында;
- Идел буе районында: Җиңү пр., 48а, «Чулпан» мәдәни үзәге каршында.

Ярминкәләр шулай ук Яшел Үзән муниципаль районының Октябрь бистәсендәге “Яңа Тура” технополисы территориясендә 1 нче павильонда узачак.

 Татарстан Республикасы белән Тюренгия федераль җире (Германия) авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча уртак җитештерү, селекция-генетика һәм селекция-нәсел үзәкләре булдыру юнәлешләрендә хезмәттәшлек итә ала.

Кичә ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиевның Тюрингиянең Ландтагның (парламент) тармак комитеты коллегалары белән очрашуда шул хакта сүз барды.

Татарстан белән Тюрингия ирекле дәүләтнең агросәнәгать һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә уртак алымнары күп, дип билгеләп үттеләр очрашуда катнашучылар. Шуңа күрә, табигатькә сакчыл караш, табигый һәм җир ресурсларын сак файдалану, авыл хуҗалыгында яңа технологияләр куллану зарур", - дип уртаклашты фикере белән Тюрингия парламентының инфраструктура, авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы комитеты рәисе Эгон Примас.

Соңгы дистә елда Германия хезмәттәшләренең уңышлары Татарстан парламентарийларын тәэсирләндерде. Мисал өчен, елына 1 сыердан 11 мең кг сөт савып алына, ә җирле инвестицион программа зур авыллар янында биогаз корылмалары урнаштыру мөмкинлеге биргән. Алар терлекләрнең калдыкларын эшкәртү исәбенә арзанрак җылылык ала.

Таһир Һадиев хезмәттәшләренә визитлары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның агросәнәгать комплексы үсеше, республика икътисадына инвестицияләр кертү мөмкинлекләре турында җентекләп сөйләде һәм элемтәләрне җайга салу буенча төгәл юнәлешләр тәкъдим итте, диелә ТР парламенты матбугат хезмәтеннән алынган хәбәрдә.

2016 нчы елның 19 нче апрелендә Питрәч районы “Шатлык” социаль приютында тәрбияләнүче балалар “Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы#ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН” акциясе кысаларында Питрәч авылы Казанская урамында урнашкан балалар мәйданчыгын чүп-чардан арындыру буенча “Баларга чиста мәйданчык” дип аталган акция уздырдылар.


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Рәсәйдә 20 апрель кәнне ел саен социаль мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Милли донор кәне билгеләнеп уза. Бу кән беренче чиратта донорларга багышлана. Алар бер дә белмәгән кешеләргә үз канын бушлай тапшыралар.

Татарстанның 19 районында язгы культураларны чәчү эшләре бара. 19 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, гомумән, республика буенча язгы чәчү 21,9 мең га мәйданда башкарылган, шул исәптән бөртеклеләр 18,2 мең га мәйданда чәчелгән, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Әлегә иң күбесе Нурлат (3907 га), Зәй (3800 га), Азнакай (2850 га) муниципаль районнарында чәчелгән.

Республика аграрийлары шикәр чөгендере чәчәргә кереште. Нурлат районында 680 гектарда бу культураны чәчү эшләре башкарылган, Зәйдә - 200 га, Аксубайда -123 га.

Республика районнарында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру дәвам итә. Бүгенгә уҗым культураларына 282,7 мең га мәйданда (планның 49 проценты), ә күпьеллык үләннәргә 169,5 мең га мәйданда (34 проценты) өстәмә ашлама кертелгән.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Кар эреп беткәнче үк, әйләнә-тирә үзеннән-үзе чәршәмбе һәм шимбә өмәләре оештыруны сорый. Питрәч оешмалары һәм  предприятиеләре коллективлары әлеге эшне озакка сузмыйча, районда  төзекләндерү буенча ике айлык игълан ителүгә, үз территорияләрендә тәртип, чисталык урнаштырырга кереште. Һәрбер авыл җирлекләрендә дә әлеге эш контрольдә тотыла.

Мәктәп музейларының хәрби-патриотик эш куелышына, республика конкурсы нәтиҗәләре буенча, Питрәч беренче мәктәбе (җитәкчесе А.В. Рәхмәтуллина)  республикада 3 нче урын алды.

16 апрельдә Казанда  “Юность” мәдәният сараенда Г.Тукай тууының 130 еллыгына багышланган “Туган телем – Тукай теле” ачык район фестиваль-конкурсы булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International