Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia 2016) төбәк чемпионаты мәйданчыгында булды.
Аны Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре озата йөрде.
Кунаклар конкурсантлар эшләре белән танышты, компетенцияләр кысаларында әзерләнгән әйберләрне бәяләде, экспертлар белән аралашты. Аерым алганда, алар фотографияләр һәм чәчәк букетларын, татар милли ашлары һәм кондитер әйберләрен, кием-салымны күздән кичерде. Төбәк чемпионатының шәрәфле кунакларына яшь катнашучылар үзләрен агач экәртү остасы, калайчы, ландшафт дизайнеры буларак, ветеринария, ресторан сервисы һ.б. эшләрдә осталыкларын күрсәттеләр. "Боларның барысын да балалар эшли алуы, - бик шәп", - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшинга Рөстәм Миңнеханов мәйданчыкларны карап йөргән вакытта.
Искәртеп үтәбез: ТРның "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia 2016) ачык төбәк конкурсы Казанда 7 апрельдә башланды, бүген аны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелде.
WorldSkills Russia төбәк координацияләү үзәге җитәкчесе, Казан педколледжы директоры Анфиса Җәләлова сүзләренчә, конкурста катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе шактый югары. "Мин экспертлар белән сөйләштем, алар безнең яшьләрнең көндәшлеккә сәләтле булуын билгеләп үтте. Экспертлар биредә Россиянең бик күп төбәкләреннән килгән, Үзәк федераль округтан гына түгел, шуңа да аларның кемнәр белән чагыштырырлыгы бар, - диде ул. - Татарстан - WorldSkills хәрәкәте үсеше буенча лидерларның берсе, безнең Россия буенча өченче тапкыр беренче урында булуыбыз расланды", - дип өстәде А.Җәләлова.
Ул искәрткәнчә, төбәк чемпионатында Татарстан яшьләре белән бергә Россиянең 17 төбәгеннән конкурсантлар һөнәри осталыкта көч сынаша. "Бүгенгә 450 кеше конкурста катнашуга теркәлү узган, 15 һөнәр буенча 300дән артык мәктәп укучысы (Junior Skills) ярыша. Үзенә күрә бу кече ярымфинал булып, монда Татарстан җыелмасы формалаша. Идел буе федераль округы буенча төп ярымфинал Саранскида үткәреләчәк. Без дүшәмбе көнне үзебезнең җыелма команданы шунда алып китәбез, анда 26 компетенция буенча эшли башлыйбыз, шуларның 1се - физик тәрбия буенча - презентацион", - дип билгеләп үтте А.Җәләлова.
Бу чемпионатта күп кенә гадәти булмаган компетенцияләр тәкъдим ителде, беренче тапкыр ветеринария, мерчандайзинг, лазер технологияләре буенча һ.б.лар, диде. "WorldSkills компетенцияләренә, Татарстанда һәм тулаем Россиядә ихтыяҗлы булган компетенцияләргә мөмкин кадәр якын китерү бурычы куйдык, шуңа күрә 56 конкурслы һөнәр сайлап алынды. Бөтен өлкәләр тәкъдим ителде: төзелеш, сәнәгать, автотранспорт, мобиль технологияләр, хезмәт күрсәтү өлкәсе, мәктәпкәчә тәрбия", - дип нәтиҗә чыгарды ул.
Бүген Казандагы "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар катнашты.
Утырышны алып барган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров хәбәр иткәнчә, җыенга 660 тан артык кеше килгән, ә 6 меңләп эшмәкәр килергә теләк белдергән булган. Алар арасында Башкортстан, Чувашия, Удмуртия Республикаларыннан, Пермь краеннан, Самара, Ульяновск, Курган, Саратов, Оренбург, Свердловск, Красноярск, Тамбов, Ленинград һ.б. өлкәләрдән килгән авыл эшмәкәрләре бар.
Җыен 16 мартта башланды һәм аңа килүчеләр терлекчелек, җир эшкәртү, һөнәрчелек секцияләренә бүленеп эшләде. “Әлеге секция утырышлары барышында сезнең үз проблемаларыгыз халында гына түгел, ә тел, милләт турында уйлавыгызны, фикерләвегезне күрдек. Кичә Теләче районы эшмәкәрләре белән танышып кайттыгыз. Бу сәфәрдән барыбыз да канәгать калды: беренчедән, район җитәкчелеге тарафыннан шулкадәр зур делегацияне кабул итү искиткеч дәрәҗәдә оештырылган булса, икенчедән, районда эшмәкәрлек тамыр җәя. Бигрәк тә бу эшкә яшь гаиләләрнең тартылуы куанычлы”, - диде Ринат Закиров һәм Теләче районы җитәкчесе Илдус Зариповка рәхмәт белдерде.
Пленар утырышта төрле төбәкләрдән килгән авыл эшмәкәрләре үз фикерләре, эшчәнлекләре һәм проблемалары белән уртаклашты.
Башкортстан районы Чакмагыш районыннан Айдар Габдуллин эшмәкәрлек белән 10 ел тирәсе шөгыльләнә. Аның фикеренчә, бу өлкәдә уңышка ирешү өчен гаиләдә татулык һәм аңлашу кирәк. Фермерлык эшен дә ул гаиләсе белән бергә алып бара. Айдар Габдуллин сүзләренчә, ул җитәкләгән “Артур” крестьян-фермер хуҗалыгы авылларында һәйкәлләрне төзекләндерү, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багшыланган чаралар уздыру, инде 5 еллап Сабан туйлары үткәрү һ.б. җәмәгать эшләрендә актив катнаша, ярдәм итә. “Сабан туе − ул дуслашу, аралашу җыены да. Әгәр дә татар эшмәкәрләре хакында язмалар басыла торган газета, эшмәкәрләр аралаша, бер-берсе хакында белә ала торган сайт ачылса, шулай ук аралашу мәйданы булыр иде”, - дигән фикерен җиткерде ул.
Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир Крганов бу җыенны татар халкының күркәм гадәтләренең берсе — кунакка йөрешү белән чагыштырды. “Безнең халык электән шулай түгәрәк өстәл артына җыелып, мәсьәләләрне чишә торган булган. Без бүген, Рөстәм Нургали улы, төрле яктан төп йортка җыелган балалар кебек, сезнең янга Казанга килдек”, - диде ул ТР Президентына мөрәҗәгать итеп. Бөтендөнья татар конгрессының Татарстаннан читтәге төбәкләрдә яшәгән татарларга зур ярдәм күрсәтүен, шуның өчен Татарстан Президентына рәхмәтле булуларын билгеләп үтте.
Тәкъдимнәргә килгәндә, ул авыл җирлегендә эшли торган коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм кирәклеген ассызыклады. “Моның өчен әлеге оешмаларның җитәкчеләрен җыеп, семинар уздырып, аларга ничек эшләргә кирәклеген аңлатасы иде. Татарстанның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, ә чит төбәкләрдә әле эшли белмиләр”, - диде ул.
Моннан тыш, Әлбир Крганов Татарстаннан читтә авыл эшмәкәрләрен хакимият белән тыгыз элемтәдә булып эшләргә өйрәтергә кирәклеген ассызыклады.
Санкт-Петербург каласыннан килгән эшмәкәр Габделбәр Алишов үзе җитәкләгән “Фабрика домашних солений” оешмасы эшчәнлеге хакында сөйләде. “Татарстанның күп юнәлешләр буенча илебезнең әйдәп баручы субъект икәнен барыбыз да беләбез. Сездә эшмәкәрләргә зур ярдәм күрсәтелүе дә мәгълүм, - диде ул. Сүз уңаеннан, Санкт-Петербург каласында моннан берничә ай элек ачылган “Нур” милли мәдәният йорты да әлеге эшмәкәр җирендә һәм аның ярдәме белән салынган. - Без, татар меценатлары, милләтебез хакында кайгыртырга тиеш. Мәдәниятебез, телебез, гореф-гадәтләребезне онытырга ярамый”, - дип саный Габделбәр Алишов.
Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районыннан килеп, утырышта чыгыш ясаган эшмәкәрлекне үстерү үзәге җитәкчесе Розалия Мәһдиева әлеге оешманың нинди хезмәтләр күрсәтүе белән таныштырды һәм җыенга килгән барлык катнашучыларны да 4 июньдә уздырылачак Бөтенроссия авыл Сабан туена чакырды.
Саратов өлкәсе Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр ассоциациясе рәисе Ринат Алимов әлеге төбәктә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен табигать шартларының бик кырыс булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук төбәктә булган кайбер милли проблемаларга да тукталды. “2000 елларда динебез бетү ягында иде. Мин шәхсән үзем, бу хәл булмасын өчен, мәдрәсәгә барып, 5 ел белем алдым һәм хәзрәт вазыйфасын үтәргә керештем. Авыл халкын ислам дине, аның кануннары белән таныштырдым. Балаларыбызга үзебезчә исем куша башладык, никах укытабыз. Бөтенесен мөселман тәртипләрендә эшлибез”, - диде Р. Алимов.
Җыенда Татарстанның Апас, Арча, Теләче районнары эшмәкәрләре, кресьян-фермер хуҗалык җитәкчеләре дә чыгыш ясап, үз эшчәнлекләре белән таныштырды.
“Нинди генә кыенлыклар булмасын, милләттәшләребез авылларда яши, тырышып эшли һәм уңышка ирешү юлларын эзли. Проблемалар, чишеләсе мәсьәләләр дә аз түгел”, - дип утырышны йомгаклады Ринат Закиров.
Чарада шулай ук, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров, республика парламенты депутатлары, муниципаль районнары башлыклары, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы мотор ягулыгын иң күп кулланучыларның берсе санала: ел саен 160 мең тонна дизель ягулыгы һәм 18 мең тонна автомобиль бензины сарыф ителә.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре техникасының бер өлешен газ ягулыгына күчерү энергия ресурсларын сакларга һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саный ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Техник модернизацияләү программасы буенча газ ягулыгында эшли торган үзйөрешле автомобильләр, тракторлар, махсус һәм йөк автотранспорты сатып алуга, өстәлгән бәяләрдән тыш, аларның хакыннан 40 процент күләмендә субсидияләр бирү карала.
Бүгенгә республика агросәнәгать комплексы предприятиеләре тарафыннан газда эшли торган 62 берәмлек техника сатып алынган, шул исәптән «Майский» ТК» ҖЧҖ - 39, «Чаллы Бройлер» ҖЧҖ - 15.
Шулай ук «Сәнәгатне үстерү һәм аның конкуренциягә сәләтен арттыру» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Автомобиль сәнәгате» ярдәмче программасы кысаларында 2015 елда газда эшли торган техника сатып алуга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бүлеп бирелде.
Әлеге программа буенча субсидияләр бүлеп бирү исемлегенә агросәнәгать комплексының 5 предприятиесе керде һәм алар «КамАЗ»да газда эшли торган 49 берәмлек автомобиль җитештерүгә «РариТЭК» ҖЧҖ белән шартнамә төзеде.
Бүгенгә Татарстан Республикасының эре шәһәрләрендә автомобильләрне газ белән тәэмин итүдә 10 компрессор станциясе (АГНКС) эшли, быел тагын шундый 4 станция гамәлгә кертү планлаштырыла, диелә аграр министрлык хәбәрендә.
16 март көнне төштән соң Казанда V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары эшләрен 3 секциядә http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/03/16/119060/ җибәрделәр.
Татарстан Мәдәният министрлыгы бинасында «Һөнәрчелек (һөнәрчелек, умартачылык, балыкчылык) секциясе эшләде. Аның эшен алып барган татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәчесе Кадрия Идрисова сәламләү сүзендә мондый җыеннарның бишенче мәртәбә үтүен, авыл эшмәкәрләренең авыл җирлегендә кешеләрне эш белән тәэмин итү социаль бурычын үтәүләрен искәртте. Биредә һөнәрчелек, умартачылык, балыкчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрнең җыелуына ишарәләп, утырышка бу юнәлешләрдә эшләүче дәүләт оешмаларының җитәкчеләре чакырылуын һәм, шушы форсаттан файдаланып, кызыксындырган сорауларны бирергә, фикер алышырга өндәде.
Татарстанның балыкчылык хуҗалыгы оешмалар берләшмәсе (“Татрыбхоз”) җитәкчесе Хәйдәр Гарифуллин республикада балыкчылык торышы, үсеш перспективалары турында сөйләде.
Казан шәһәре умартачылык идарәсе генераль директорының беренче урынбасары Ринат Нәбиуллин үз тармагындагы хәлләр белән таныштырды.
Татарстанның сәнгать һөнәрчелеге һәм кәсеп үсеше үзәге генераль директоры Нури Мустафаев чыгышы да зур кызыксыну уятты, чөнки татар халкы элек-электән һөнәрчелеккә осталыгы белән дан тоткан.
Татарстанның Азнакай районындагы Буралы авылы эшмәкәре Фәридә Шәйдуллина сөйләп кенә калмады, үзенең продукциясе — баллы чәкчәге белән дә сыйлады. Оренбург өлкәсеннән шәхси эшмәкәр Галимулла Хөснуллин, шул ук өлкәдән шәл бәйләүче ширкәт җитәкчесе Альбина Әбсәләмова, Пермь краеннан татар бизәкле келәмнәр тукучы Эльмира Галимуллина чыгышлары зал тарафыннан бик җылы кабул ителде.
Секция эш ахырында фикерләр туплап, резолюция әзерләде, диелә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хәбәрендә.
16 март көнне төштән соң V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыеныделегатлары эшен 3 секциядә уздырды.
Аерым алганда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә аларның берсе - "Җир эшкәртү" (җир эшкәртү, яшелчәчелек, бакчачылык) секциясе эшләде. Бу фикер алышу җыелышын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов һәм «Бөтенроссия татар авыллары»иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов алып барды, дип ачыклык кертелә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хәбәрендә.
Беренче булып сүз алган Илдус Габдрахманов Татарстанның агросәнәгать комплексының бүгенге хәле, үсеш перспективалары белән таныштырды, Россия төбәкләреннән килгән авыл эшмәкәрләрен хезмәттәшлеккә чакырды.
Рәшит Сәнҗапов исә мондый җыеннарның әһәмияте зур булуын ассызыклады. Авыл эшмәкәрләрен үз туган ягы Чувашстандагы татар авыллары тәҗрибәсен өйрәнергә, кулланып карарга чакырды. Анда Интернет челтәрендә авыл тарихи, бүгенгесен яктырткан сайтлар булдыруны киң таралышта. Шунда ук игъланнар, реклама да урнаштырыла икән.
Пермь крае Барда районы Үдик авылыннан фермер Рамил Ибраһимов сүзен артык сузып тормастан, үзләренең район телевидениесе төшергән сюжетны тәкъдим итте. Ирле-хатынлы Ибраһимовлар шактый зур хуҗалык тоталар, бәрәңге, ашлык үстерәләр. Иң күркәме — үз авылы халкына гына түгел, күрше-тирәләргә дә эш бирәләр.
Марий Элдагы Медведево районы хакимият башлыгы Даил Шаһиәхмәтов үзләрендә генә түгел, киң татар дөньясында да танылган кеше. Ул чыгыш ясаган саен авырткан проблеманы гына күтәреп калмый, аны чишү юлларын да барлый. Үткән җыеннарның берсендә ул эшсезлектән һәм чарасызлыктан татар авылларыннан халыкның күпләп шәһәрләргә китүне борчылып сөйләде, быелгы чыгышы шулай ук үтә әһәмиятле проблема авыл җирлеген социаль яктан үстерү өчен грантлар, субсидияләр алу тәҗрибәсе турында иде.
Секциядә Удмуртиядән килгән эшмәкәр Фәрит Халитов, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Тукай районы фермерлар бердәмлеге җитәкчесе Минталип Миңнеханов чыгышлары тыңланды.
Шактый кызыклы чыгышлардан сораулар бирелде, тәкъдимнәр кертелде, cекциянең резолюциясе кабул ителде, дип хәбәр итә БТК БК матбугат хезмәте.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә яңа җитәкче билгеләнгән.
Нәзарәттән алынган мәгълүмати хатта әйтелгәнчә, 28 марттан әлеге вазифа моңарчы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның ярдәмчесе булган Булат Мәрдановка йөкләнгән. Аерым алганда, Б.Мәрданов ТРМДН һәм ММЧ вәкилләре арасындагы багланышлар мәсьәләләре белән шөгыльләнергә тиеш була.
16 апрельдә Яр Чаллының “Витязь” спорт комплексында мөселман яшьләренең көрәш һәм кул көрәше буенча VIII Бөтенроссия турниры була. Чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Яр Чаллы шәһәре мөхтәсибәте тарафыннан оештырыла.
Шунысын билгеләп узарга кирәк: ярышларда намазны даими укый торган яшьләр генә катнашырга хокуклы. Шуңа, үлчәнчегә кадәр, аларның исламның икенче баганасы кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерү – тест үткәрү күздә тотыла. Катнашучыларның спорт формасы һәм түбәтәй киеп килүе шарт.
Быел көрәш буенча турнир 5 авырлык категорияләрендә үткәрелә: 65кг; 75кг; 85кг; 95кг һәм 95тән авыррак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр, ә җиңүче командага ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогы тапшыру күздә тотыла. Батырлар арасында жирәбә салынып, уңыш елмайганына төп бүләк – хаҗга юллама каралган.
Турнирда катнашуга теләге булган һәркем, шул исәптән мөселман уку йортлары студентлары, чакырыла, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
Шушы атнаның шимбә көнендә, ягъни 2 апрельдә сәгать иртәнге 9дан көндезге 1гә кадәр Казанның Краснококшайская, 156 адресы буенча урнашкан Ә.Максуди үзәгендә (башта “Ярдәм” мәчетендә буласы әйтелгән иде. – Ред.) “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” XIX Бөтенроссия конкурсы уздырыла. Әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку бәйгесен, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәме белән, “Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира Әдиатуллина оештыра, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Моннан 4 атна часасы элек “Татар-информ” МА хәбәр биргәнчә, конкурста 4-18 яшьлек балалар һәм үсмерләр катнаша ала. Аларны төрле яшь категорияләренә бүлү каралган. Малайларга, кызларга аерым махсус номинацияләр билгеләнгән. Номинацияләр Кол Шәриф, Ризаэддин Фәхреддин, Габдулла Тукай, Галимҗан Баруди, Сөембикә, Мөхлисә Бубый кебек татар халкы тарихына кереп калган шәхесләрнең исемнәре белән аталган. Олуг шәхесләребезгә хас зыялык, гыйлемлек, динебезне белү, халкыбызны ярату кебек сыйфатларны бүгенге балаларда да тәрбияләү конкурсның төп максаты булып тора.
Конкурска кагылышлы өстәмә мәгълүматларны 89178533486 телефоны буенча шалтыратып белергә мөмкин.
Конкурс сораулары белән биредә танышырга була. Дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар катнашында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы сәгать көндезге 1 нче яртыга билгеләнгән.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар тарихи-археологик комплексында булды. Ул анда Болгар ислам академиясе һәм мунча комплексы белән "Кол Гали" кунакханәсен төзү буенча күчмә утырыш уздырды.
Киңәшмә Болгар ислам академиясенең төзелеш мәйданчыгын караудан башланды. Академия комплексы Ак мәчеттән көньяк-көнчыгыштарак урнашачак.
Минтимер Шәймиев ассызыклаганча, ЮНЕСКО кагыйдәләре буенча, комплекс тарихи зона артында төзелә һәм анда Ак мәчет төп бина булып кала. Хәзер мәйданчыкта төзелешкә әзерлек эшләре бара. Болгар ислам академиясенә истәлек ташы 2016 елның 21 маенда, "Изге Болгар җыены" кысаларында Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән көндә, салыныр дип ниятләнә.
Минтимер Шәймиев искәрткәнчә, 2015 елның 4 ноябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге Ана иконасы соборын төзекләндерү турында"гы указны имзалады. Ике проект та "Яңарыш" фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Алданрак «Татинвестгражданпроект» ДУП үзәкләштерелгән дини оешмалар тәкъдимнәрен истә тотып эшләгән Болгар ислам академиясе проекты ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә тәкъдим ителде. Алар проектны хуплады.
Болгар ислам академиясен төзү фикерен РФ Президенты Владимир Путин да хуплаган. Академия гомумроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге дини-мәгариф һәм дини-агарту үзәге булачак.
Бүгенге киңәшмә барышында академия төзелешен башлау, шулай ук "Изге Болгар җыены"н үткәрүгә әзерлек мәсьәләләре турында фикерләштеләр.
Аннары Минтимер Шәймиев һәм аны озатып йөрүчеләр мунча комплекслы кунакханә төзелеш мәйданчыгында булды. Әлеге объектка нигез ташы былтыр 27 апрельдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында салынды.
Хәзер төзүчеләр 300 урынга исәпләнгән кунакханә төзи. Корылмаларның биеклеге ЮНЕСКО кагыйдәләренә нигезләнеп чикләнгән. Эшләр «Korston Group» идарәче компаниясе вәкилләре тәкъдимнәрен истә тотып алып барыла. Комплексны 2017 елның июнь аенда төзеп бетерү ниятләнә. Проектның инвесторлары - «Татнефть» ГАҖ һәм «ТАИФ» ААҖ.
ТР Дәүләт Киңәшчесен Болгарга эш сәфәрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Алексеевскдорстрой» ҖЧҖ генераль директоры Фоат Вәлиев, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин, "Корстон-Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәис Мөбарәкҗанов, "Грань" ҖЧҖ төзелеш компанияләре төркеме генераль директоры Леонид Анисимов, Болгар музей-тыюлыгы директоры Фәргать Мөхәммәтов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, "Татинвестгражданпроект» ДУП, "ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе" ДКУ вәкилләре озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Баулыдагы "Универсальный" спорт залында Башкортстан Республикасы мөселманнарының беренче спартакиадасы үтте. Чараны Башкортстан мөселманнары оештыруына карамастан, анда Татарстанның Баулы шәһәре һәм Ютазы һәм Уруссу бистәләре мөселманнары да катнашты.
Мөселман спортчылары мини-футбол, кул көрәштерү, аркан тартышу буенча көч сынашты.
Баулы шәһәре командасы мини-футболда ярышларның финал өлешенә үтте, әмма Туймазы командасы көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты. Аркан тартышуда баулылар өченче урынны яулады, ә кул көрәштерүдә иң көчле итеп Илмир Сабиров табылды, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәрендә.