Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) Россиягә, шул исәптә Татарстанга, Вьетнам, Индонезия һәм Перудан продуктлар кайтарырга рөхсәт иттеләр, дип хәбәр ителә әлеге хезмәтнең ТР буенча идарәсе сайтында.
Терлек продукциясенә вакытлыча чикләүләрне бетерү турында 17 мартта боерык бирелгән иде.
Шулай итеп, кипкән, туңдырылган балыкларны һәм диңгез продукцияләрен Россиягә кертергә рөхсәт ителгән.
ТРның Буа районы «Тагро» ҖЧҖ ндә дәүләт инспекторлары тарафыннан аксымлы азык катнашмасы партиясен каралган. 60 тонна продукция (1 вагон) Новосибирск өлкәсе «Росагрокорм» ҖЧҖ җибәрүгә әзерләнә.
Тикшерү вакытында продукция үрнәкләре Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясенә карантин объектлары булу-булмауга тикшерүгә җибәрелгән.
“Экспертиза нәтиҗәләре буенча орлык үрнәкләрендә чүп үләннәре, карантинлы зыянлы организмнар табылмаган”, - дип хәбәр иттеләр Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсендә.
Лаборатория белгечләренең тикшерү нәтиҗәләре буенча карантин сертификаты тапшырылган.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексының авыл хезмәтчәне-крестьянга һәйкәл кую өчен иң яхшы эскизга конкурс уздыру турында игълан итте.
Җиңүченең эскизы буенча Казансу яры буенда Игенчеләр паркында (Игенчеләр сарае янында) скульптур композиция калкып чыгачак.
Конкурста барлык теләүчеләр катнаша ала, дип тәгаенли Татарстанның аграр министрлыгы. Проект авторының заявкасында түбәндәге белешмәләр булырга тиеш: фамилиясе, исеме, атасының исеме, элемтә өчен телефон номеры.
Конкурсның шартлары:
1) проектны югары профессиональ дәрәҗәдә башкару, сәнгать образы аша авыл хезмәтчәне-крестьянның (крестьян гаиләсенең) мәһабәтлеген (монументальлеген) һәм бөеклеген чагылдыру;
2) һәйкәлнең үлчәмнәре тирә-юньдәге архитектур киңлеккә туры килергә тиеш;
3) проектка аның документациясен әзерләүгә, һәйкәлне эшләүгә һәм урнаштыруга, аның территориясен төзекләндерүгә чыгымнарның алдан исәпләнгән сметасы өстәлеп бирелергә тиеш. Һәйкәлне эшләүгә смета Россия Федерациясе территориясендә сынлы сәнгать әсәрләрен эшләүнең хакын билгели торган МДС 81 -42.2008 методикасы буенча исәпләнергә тиеш.
“Агросәнәгать комплексының авыл хезмәтчәне һәйкәленә иң яхшы эскиз” конкурсына заявка” тамгасы белән проектларны 2016 елның 29 апреленә кадәр түбәндәге адреска: 420014, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 416 каб. яки электрон почтага: Ilsur.Kamaltdinov@tatar.ru җибәрергә кирәк.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә азык-төлек иминлеген тәэмин итү темасына ТР Куркынычсызлык Советы утырышы узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, федераль структураларның территориаль органнары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов утырышны башлап, бүген азык-төлекнең стратегик әһәмияте финанс ресурслар һәм энергетик куркынычсызлык белән тәңгәл булуын ассызыклады. Татарстанның азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү комплекслы бурыч санала. Бөтен халык өчен азык-төлекнең физик һәм икътисади үтемлелеген гарантияләүче икътисади шартлар булдыру һәм халык керемнәренең югары дәрәҗәсенә, туклану продуктларының үтемле бәясенә ирешү таләп ителә. Азык-төлекнең җитәрлек булуы һәм үтемлелеге җәмгыятьтә социаль һәм сәяси тотрыклылыкны тәэмин итә, икътисади үсеш өчен шартлар тудыра.
Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасында 2020 нче елга эчке базарны тулысынча үзебезнең илдә җитештерелгән азык-төлек товарлары белән тәэмин итү бурычын куйганын искәртте. “Бу нисбәттән үзебездә авыл хуҗалыгы җитештерү, саклау һәм эшкәртүнең яңа буын технологияләрен, шулай ук чәчүлек, нәселле терлек фондын булдыру ихтыяҗына игътибар юнәлдерелә”, - дип белдерде Р. Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, азык-төлек белән тәэминат бурычы бер төбәк дәрәҗәсендә генә хәл ителә алмый, ул гомумдәүләт бурычы булып тора. Шулай да, республикада азык җитештерүне арттыру, халыкның сыйфатлы ризык белән туклануы, бу өлкәдә нәтиҗәле идарә оештыру төп эш юнәлешләренә әйләнергә тиеш.
“Республикада авыл хуҗалыгы продукциясе производстволарын үстерүгә йөз тоткан чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Моның уңай нәтиҗәләрен дә күрәбез – узган ел нәтиҗәләре буенча, тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең бәясе 214 млрд сум тәшкил итте, республиканың тулаем төбәк продукциясе күләмендә аның өлеше 7,8 проценттан гыйбарәт. Агросәнәгать комплексына барлык чыганаклардан инвестицияләр күләме артты”, - дип, Президент Татарстанның Россиядә сөт җитештерү буенча беренче, бәрәңге уңышы буенча икенче, терлек һәм кош ите буенча дүртенче булуын, ашлык җитештерү буенча беренче унлыкка керүен шәрехләде. Рөстәм Миңнеханов катлаулы 90 нчы елларда да авыл хуҗалыгын саклап калуга ирешелгәнен билгеләп үтеп: “Ул вакытта республика җитәкчелеге тарафыннан дөрес карарлар кабул ителүенә инандык. Бүген дә авыл хуҗалыгы производствосы нәтиҗәлелеген арттыруга корылган чаралар дәвам иттерелә”, - диде ул һәм, авырлыкларга карамастан, барлык республикакүләм программаларның сакланып калуын ассызыклады.
“Татарстан Республикасында РФ азык-төлек куркынычсызлыгы доктринасында расланган азык-төлек бәйсезлеге күрсәткечләренә ирешелгән”, - дип нәтиҗә чыгарды республика башлыгы, шулай да, искәрмәләр булуын да әйтте. Азык-төлек белән тәэминатның күп кенә күрсәткечләре буенча эчке мәнфәгатьләрне канәгатьләндерү һәм экспорт потенциалын арттыру өчен мөмкинлекләр җитәрлек, мәсәлән, яшелчә, җиләк-җимеш җитештерүне арттыру зарур, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, яшелчә җитештерү буенча норматив 90 процент булса, бездә ул әлегә 83 процент, җиләк-җимешнең нормативы 70 проценттан түбән булмаска тиеш, хәзергә ул 21 процент кына. Балык һәм балык продукцияләре нормативы 80 процент, бүгенге көндә ул - 7,2 процент.
Алга таба Президент агросәнәгать секторында импортны алмаштыру мәсьәләләренә тукталды.
Утырышта ТР азык-төлек ягыннан җитешлеген тәэмин итү һәм агросәнәгать комплексы үсеше турында доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. РФ азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычларны хәл итү мәсьәләсендә закон чыгару хакимиятенең федераль органнары эше турында РФ ФҖ Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин, ТР азык-төлек продукциясенең сыйфатын тәэмин итү турында Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, шулай ук төрле продукция җитештерү предприятиеләре җитәкчеләре чыгыш ясады.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген азык-төлек продукциясен республикага кертү һәм чыгаруны мониторинглау системасын камилләштерү таләп ителә. Бу хакта бүгенКазан Кремлендә ТР Куркынычсызлык Советы утырышында билгеле булды.
Рөстәм Миңнеханов икътисадның агросәнәгать секторында импортны алмаштыру мәсьәләләре дәүләт сәясәтендә өстенлекле саналуын ассызыклады. Президент әйтүенчә, сыер итенең чирек өлеше, балык продукциясенең 93 проценты, сөт һәм сөт продуктларының 37 проценты чит илләрдән керә. “Балык буенча аңлашыла, бездә диңгез балыгы юк. Ә менә сөт һәм ит буенча аңлашылмый”, - дип, ул бу юнәлештә эшне калыплаштыру, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне үзебездә җитәрлек күләмдә җитештерү әһәмиятенә басым ясады. Президент сүзләренә караганда, чит республикалардан безнең чималдан җитештерелгән туклану продуктлары да аз кертелми. Р. Миңнеханов ел саен республикага 70 млрд сумга продукция кертелүен билгеләп узды һәм үзебезнең туклану продуктларын җитештерү челтәрен үстерү зарурлыгын ассызыклады.
Президент Россиягә каршы санкцияләр шартларында авыл хуҗалыгында импортны алмаштыру мөмкинлекләре мәсьәләсендә территориаль анализ уздыру мөһимлеген билгеләп үтте. Бу азык-төлек продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасының запас частьлары буенча импортны алмаштыруга кагыла. “Тулаем алганда, республикада җитештерүчеләрнең технологик чылбыры турында анык мәгълүмат юк”, - дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, орлыклар импортына бәйлелек җитди проблема булып кала. Россия орлык базарында абсолют импортер булып кала. Импорт һәм экспорт нисбәте 97:3.
Президент республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны кимүенә игътибарны юнәлтте, 2010 нчы елдан 2015 нче елга кадәр сыерларның, дуңгызларның, сарыкларның баш саны кимүен әйтеп узды. Республика башлыгы әйтүенчә, былтыр шәхси ярдәмче хуҗалыклар ала торган кредитлар саны да 6 мәртәбә кимегән. “Бүген кредитлар буенча югары процент ставкалары һәм аларны алу буенча катлаулы шартлар сакланып кала. Кызганычка каршы, безнең үтенечләр аңлау тапмады”, - дип, ул кредитлау аша шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү күпкә сүлпәнәюен белдерде. Бу нисбәттән, Р. Миңнеханов узган ел азагында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме буенча республикада закон кабул ителгәнен искәртте. “Әгәр продукциянең 50 проценты шәхси хуҗалыкларда җитештерелсен дисәк, бу тема игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бүгенге катлаулы шартларда авыл җирлегендә шәхси хуҗалык белән шөгыльләнү отышлы булсын өчен шартлар тудыру зарур”, - диде ул.
Президент фикеренчә, кооперация үсешенә дә игътибар бирергә кирәк. “Кооперативлар үсеше төп продукция җитештерүчеләрнең өлешен арттыру, гадел бәя кую мөмкинлеге бирә”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате белән бәйле тагын бер җитди проблемага тукталды. Ул гражданнарның кеременә бәйле рәвештә куллану дәрәҗәсенең түбәнрәк баскычка төшүен билгеләп узды. Президент әйтүенчә, бу юнәлештә азык-төлек үтемлелегенең яңа формаларын эзләү зарур, башка төбәкләр тәҗрибәсен актив өйрәнү мөһим.
Республика җитәкчесе муниципаль берәмлекләр буенча туклану продуктларына бәяләр төрлелеге проблемасына игътибарны юнәлтте. Аның әйтүенчә, бу эш өчен җаваплы булган башкарма хакимият органнарының оештыру структураларын оптимальләштерү мәсьәләсе туа. Рөстәм Миңнеханов бәяләр аерылырга тиеш түгел дип саный.
Алга таба ТР Президенты сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениеләрендә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында, мәктәпләрдә тукландыру мәсьәләләре турында да фикерен белдерде.
Р. Миңнеханов “ТР азык-төлек куркынычсызлыгы турында” республика законы проектын эшләп бетереп, Дәүләт Советына кертергә, авыл хуҗалыгы техникасын эшләп чыгаруны оештыру мәсьәләләре турында җитди уйланырга, республикада җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясенең экспортка чыгару буенча чаралар күрергә йөкләмә бирде.
Татарстанга югары нәтиҗәлелеккә ия культуралар кирәк – бүген ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов журналистларга Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган ТР Куркынычсызлык Советы утырышы алдыннан шулай дип белдерде.
Министр әйтүенчә, соңгы еллардагы һава торышы шартларын исәпкә алып, җир эшенә, игенчелеккә, югары маржиналь культуралар үстерүгә өстенлек бирелә. Марат Әхмәтов, беренче чиратта, орлыкка кукуруз үстерүгә игътибар биреләчәген әйтте, моның өчен хәзер безнең климат шартлары туры килә. “Иң коры елларда да кукурузның уңышы, ким дигәндә, гектарыннан 50 центнер була. Октябрь башында уңыш җыеп алу өчен, махсус кырлар, орлыклар, иртә чәчү кирәк. Бездә сортлар һәм технологияләр бар. Без моңа бик озак килдек”, - диде Марат Әхмәтов.
Министр, шулай ук, шикәр чөгендере буенча актив эш башлануын билгеләп узды. Аны җитештерүне 3 млн тоннага кадәр җиткерергә дигән максат бар. Моннан тыш, рапс, көнбагыш үстерү буенча җитди эш бара. “Әлеге авыл хуҗалыгы культуралары аша керем алып, без техниканы модернизацияләүгә ирешә алачакбыз. Безгә 100 гектарга 200 ат көче егәрлеге энергия белән кораллану зарур. Без әлегә бик үк көчле түгел, егәрлек - 100 гектарга 154 ат көче генә. Мондый егәрлек белән бөтен эшне вакытында эшләп җиткерә алмыйбыз, шуңа күрә югары маржиналь культуралар кирәк”, - дип аңлатты Марат Әхмәтов.
Министр сүзләренчә, Татарстан ит, сөт, икмәк, яшелчәләр, бәрәңге белән тулысынча тәэмин ителсә дә, сөрүлек мөмкинлекләре җитәрлек файдаланылмый. Шуңа күрә сөрүлек җирләрнең нәтиҗәлелеген арттыруга йөз тотылачак. Яңа юнәлешләр икътисадны көчәйтергә, сөрүлекнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, ди ул.
Авыл хуҗалыгы техникасының тузуын исәпкә алып, аны яңартуга ихтыяҗ проблемасын да билгеләп үтте. Былтыр бу максатларга 8 млрд сумга якын акча тотылган. Марат Әхмәтов техниканы яңарту өчен ел саен 20 млрд сумлап акча кирәк булуын әйтте. “Кызганычка каршы, үзебезнең илнең машина төзүчеләре дә быелдан авыл хуҗалыгы техникасына бәяләрне күпкә арттырды. Беларусь техникасы да 30-40 процентка кыйбатланды. Шуңа күрә быел техниканы яңарту буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләренең мөмкинлекләре кимиячәк. Безнең принцип – авыл җирлегендә ресурслар һәм кеше капиталын мөмкин кадәр күбрәк куллану”, - дип билгеләп узды республиканың аграр тармак башлыгы.
Район мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат булырга теләүчеләр Питрәч сайлаучылары белән очрашты.
Юл камераларыннан алынган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы карарларны автомобиль хуҗаларының электрон почталарына алу мөмкинлеге туды. Район халкы да әлеге уңайлы хезмәттән файдалана ала.
Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгыннар буенча торышны уңай бәяли. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда аларның кимүе күзәтелә - бүгенге көнгә – 7 һәм узган елның шул чорында - 12 булган.
Быел безнең район ”Ел укытучысы-2016” республика һөнәри осталык конкурсының зона этабында катнашучыларны кабул итте. Алар “Сыйныф җитәкчесе”, “Педагог-психолог”, “Педагог-остаз”, “Өстәмә белем бирү педагогы” номинацияләрендә үзара көч сынашты. Питрәч укытучылары да лаеклы чыгыш ясады һәм берничә номинациядә диплом белән бүләкләнүчеләр өчлегенә керде.