Без, Күн кешеләре дә үзебезнең мәдәният йортында “Ак чәчәкләр” фильмын карау бәхетенә ирештек. Зал халык белән шыгрым тулы иде. Төрле яшьтәге тамашачылар, тып-тын калып, фильмны тамаша кылдылар. Инде әлеге фильмны телевидениедән кабат карадык.
Әлһәмдү лилләһи Раббил галәмин.
“Шатлык” приютында тәрбияләнүче балалар тәрбияче Апакимова Разинә Хурматулловна белән бергәләп районның Җиңү паркындагы хәрби техниканы һәм геройлар Аллеясын кардан чистартты.
Декабрь башыннан Халыкара инвалидлар көне уңаеннан традицион Инвалидлар декадасы уздырыла. Декада кысаларында Татар Тау Илендә игътибарны инвалидлар проблемасына җәлеп итү белән бәйле чаралар оештырыла.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры поляк авторы Славомир Мрожек пьесасы буенча «Шашкан бабай. Кароль» (Кароль биредә – кеше исеме) спектаклен әзерли. Хәзерге вакытта театрда репитицияләр бара.
Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрыбызның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин шушы әсәрне сәхнәгә чыгару буенча җитди эш алып бара, спектакльнең премьерасы киләсе елның февраль аена тәгаенләнгән, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәгеннән Рузалия Тимербаева.
Рольләрдә исә Алмаз Фәтхуллин, Зөлфәт Закиров, Камилә Галиева һәм Салават Хәбибуллиннар катнаша.
1906 елның 22 декабрендә Казанда Яңа клубта (Горький урамы, 3 нче йорт) губернатор рөхсәте белән беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен ярлы студентлар файдасына татарча ачык спектакль күрсәтелә. Бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Казан каласын шаулаткан бу данлыклы вакыйга татар театрының туган көне булып тарихка керә.
Шуңа туры китереп, бүген сәгать кичке 7дә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Дамир Сираҗиев премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы була. Бүген әлеге театр 109еллыгын билгели.
Бүгенге татар театры - халкыбызның милли традицияләрен югалтмыйча, шул ук вакытта сәхнә сәнгатебезне заманча яңа эстетик алымнар белән баетып иҗат итүче, Камаллар, Кариевлар, Тукайлар күрергә хыялланган чын тормыш мәктәбе ул. Татар театры алга таба да Татарстан һәм Россия җирендәге, шулай ук бөтен дөньядагы татар халкын үз иҗаты белән берләштереп, милләтебезне, аның тарихын, бүгенгесен, сәнгатен, телен саклауга хезмәт итәр дигән өмет белән яшибез без, диелә камаллыларның виртуаль дөньядагы битендә.
Белешмә өчен. Дамир Сираҗиев премиясе — Татарстанның театр сәнгате өлкәсендә бирелә торган дәүләт бүләге, еллык премия. Муса Җәлил премиясе лауреаты (1989), татар сәхнәсенең талантлы режиссеры, милли хәрәкәт активисты, сәясәтче, милли мәнфәгатьләр өчен акчасын кызганмаучы эшмәкәр Дамир Сираҗиев (Раид Равил улы Сираҗиев) (1954-1998) исемен йөртә. Премия 1999 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Камал театры, Татарстанның «Җыен» фонды тарафыннан гамәлгә куелган.
Режиссерлар Марсель Сәлимҗанов, Александр Славутский, Фәрит Бикчәнтәев, Рифкать Исрафилов, Рөстәм Галиев, композитор Мәсгудә Шәмсетдинова, драматурглар Зөлфәт Хәким, Юныс Сафиуллин, рәссам Таң Еникеев, артистлар Ринат Таҗетдинов, Роза Хәйруллина, Нуриәхмәт Сафин, Илдар Сәитов һәм сәхнә сәнгатенең башка вәкилләре төрле елларда Дамир Сираҗиев премиясе белән бүләкләнгән.
Иртәгә, 23 декабрь көнне сәгать 18.30 да, Казанның С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “La Primavera” камера оркестры концерты була. Анда солист буларак яшь артистлар чыгыш ясаячак, аларның иң яше Равил Исламовка — 14 яшь. 5 яшеннән алып скрипка сәнгате белән шөгыльләнүче әлеге яшүсмер Мәскәүнең П.И. Чайковский исемендәге консерваториядә белем ала.
Моннан тыш, сәхнәдә әлеге консерваториядә белем алучы 2 нче курс студенты Александра Тихонова чыгышын да тамаша кылырга мөмкин булачак.
Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Екатерина Воронцова, “La Primavera”камера оркестры солисты Елена Лось (фортепиано) чыгышы да тамашачылар хозурына тапшырылачак, дип хәбәр итә оркестрның матбугат хезмәте.
Бүген сәгать 19.00 дә Мәскәүнең “Ермолов театры”ның төп сәхнәсендә “Иреккә сикереш” (“Прыжок в свободу”) спектакле тәкъдим ителә. Ул танылган балет биюче Рудольф Нуриевның (1938-1993) тууына 75 ел тулуга багышлана. Баш рольдә — Сергей Янковский, шулай ук сәхнәдә Мария, Михаил театрлары артистлары һәм балерина Илзе Лиепаны күрергә мөмкин булачак. Әлеге роль өчен Сергей Янковский “Амур көзе” фестивалендә “Рудольф Нуриев ролен башкарган өчен” махсус премиясе белән бүләкләнгән.
Бу хакта “Москва татарская” сайты хәбәр итә.
“Иреккә сикереш” — театр һәм балет сәнгате синтезы. Әлеге спектакльдә тамашачылар төрле Нуриевны “күрә” алачак, мәдәни чараның нигезендә − аның биографиясе.
Спектакль 2007 елның февралендә чыгарылган һәм Россиянең күп шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да, күрсәтелгән.
Әсән-Елга мәдәният йортында, үз вакытында гаилә кормаган егетләрне, кызларны таныштыру-күрештерү йөзеннән, “Гомерләр заяга узмасын” дигән кичә узды. Анда кунак булып Югары Арбаш авылыннан кызлар килгән. Ә Мәмәшир авылы мәдәният йортында шушы ук максат белән “Парлы үтсен гомерләр” дигән кичә оештырылган, әлеге чарага Күкшел авылыннан егетләр чакырылган. Кичәләр чәй табыны артында башланып, җырлар, уеннар, бәйгеләр белән үрелеп барган, дип яза Кукмара җирле басмасы.
Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында “Кыш бабай остаханәсе” дип аталган темага Ял көне клубы эшләде. Аңа 1нче мәктәп укучылары һәм “Каенкай” бакчасы балалары чакырылды. Бу чараның максаты -балаларны кул астындагы материаллардан чыршы уенчыклары ясарга өйрәтү, сынлы сәнгать өлкәсендә сәләтләрне ачу, коллективизм хисе тәрбияләү иде. Балалар әти-әниләре белән чыршыга эләр өчен бик теләп уенчыклар ясадылар. Барлыгы 40 уенчык әзерләнде. Алар мәйданга куелган чыршыга эленде.
26 декабрьдә кичке сәгать 6да Иске Зәй бистәсендә Чыршы бәйрәмен ачу тантанасы үтәчәк. Бистә халкын, кунакларны бәйрәмгә чакыралар, дип хәбәр итә “Зәй офыклары” басмасы.