ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Киләсе елга Чаллы дәүләт татар драма театрында Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы“ әсәре буенча яңа спектакль куелачак. Сценарий авторы – күренекле язучы Ркаил Зәйдулла. Театрда спектакльне укыдылар инде. Аны Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин сәхнәләштерә, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” басмасы.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел елгасының яр буе линиясе янындагы территорияне үстерү турында проектны эшләүчеләр белән сөйләште. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта бәян иткәнчә, очрашуда APUDG идарә директоры һәм архитекторы Норлиза Хашим, Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Абдулганиев, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, КДАТУ ректоры Рәшит Низамов һәм башкалар катнашты.

Искәртеп үтелгәнчә, 2015 елның 22 нояберендә Рөстәм Миңнеханов Иске Татар бистәсе һәм Яңа Татар бистәсен карап чыкты һәм нәтиҗәдә берничә йөкләмә биргән иде. Беренчедән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының әлеге территорияне яр буе белән бәйләнештә торгызу концепциясен игътибарга алырга. Икенчедән, APUDG и IBFD Fund составында Россия-Малайзия консорциумы белән Яңа Татар бистәсен үстерү мастер-планын әзерләү мәсьәләсе буенча элемтә оештыру өчен эш төркеме булдырырга.

Очрашуда шәһәрне планлаштыру кысаларында сәнәгать зоналарын үстерү мәсьәләләре каралды, дөньяда сәнәгать зоналарын һәм яр буе территорияләрен торгызу тәҗрибәләре тәкъдим ителде, шулай ук ТР Хөкүмәте һәм консорциум арасында Яңа Татар бистәсен торгызу концепциясен эшләү буенча килешүне әзерләү мәсьәләләре турында сүз барды.

Концепцияне эшләүчеләр билгеләгәнчә, проект нигезендә - сәнәгать зонасын тернәкләнденрү һәм шәһәрнең Идел буе яры белән яңача бәйләнешен булдыру. Мәйданчык Казанның яңа бизнес-үзәге булачак, әлеге киңлекнең тарихи, мәдәни һәм табигый-рекрацион объектлары сакланачак, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Яңа 2016 ел алдыннан, 24 декабрьдә сәгать иртәнге 9да, Татарстан халыклары дуслыгы йортында (Казан ш., Павлюхин ур., 57 нче йорт) «Салават күпере» журналының чирек гасырлык юбилеена багышланган балачак бәйрәме үткәрелә.

Журнал редакциясеннән алынган мәгълүмат буенча, бәйрәмгә республикабызның төрле төбәкләреннән ел дәвамында үзләренең төрле өлкәдә сәләтен күрсәткән, журнал редакциясе оештырган бәйгеләрдә катнашкан, җиңү яулаган 200ләп бала чакырулы. Бәйрәмне Кыш Бабай һәм Кар кызы алып барачак. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, «Татмедиа» АҖ җитәкчелеге, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, күп еллар дәвамында журнал чыгаруда көчләрен куйган мөхәррирләр һәм рәссамнар, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар булачак.

Бәйрәм программасында: ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хатын журнал редакциясенә тапшыру, «25 туган көн», «Багалмам», «Китап сере» бәйгеләренең җиңүчеләрен котлау, балаларның концерт номерлары.

Белешмә өчен. Мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен «Салават күпере» татар әдәби-нәфис журналы оешуга 2015 елның мартында 25 ел тулды. Шул уңайдан 2014 елның ноябрендә «25 туган көн» бәйгесе игълан ителгән иде. Бәйгенең шарты – балалар үз куллары белән журналның теләгән макетын ясап, төсле рәсемнәр, үзе иҗат иткән шигырь-язмалар белән тулыландырып, сәхифәләр туплап редакциягә җибәрү иде. Нәтиҗәдә, 150 эш кабул ителеп, 25 җиңүченең эше буенча журналның март саны чыкты. Алар бәйрәмдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыятеннән бүләкләр алачак.

Балалар өчен язучы сәләтле авторларны һәм аларның балалар өчен язылган матур әсәрләрен барлау максатыннан, «Багалмам» бәйгесе 2015 елның апрель аенда игълан ителгән иде. Татарстан язучылар берлеге белән берлектә үткәрелде. 2015 елның апреленнән алып ноябрьгә кадәр авторлар балалар өчен «Иң яхшы хикәя», «Иң яхшы әкият», «Иң яхшы шигырь» номинацияләренә үзләренең әсәрләрен җибәрделәр. Бәйрәмдә бу номинацияләр буенча җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

Балаларны китаплар укырга җәлеп итү йөзеннән, «Салават күпере» журналының октябрь санында, «Татарстан китап нәшрияты» белән берлектә, «Китап сере» бәйгесе игълан ителде. Аның шартлары буенча журналның яшь укучылары «Татарстан китап нәшрияты» китапларында яшерелгән сүзләрдән серле татар халык мәкален табарга тиеш иде. 1 декабрьгә «Салават күпере» редакциясенә 19 дөрес җавап килде («Кояш җирне яктырта, уку – кешене» мәкале). Барлык җиңүчеләргә дә «Татар китап нәшрияты»ннан балалар өчен китаплар һәм редакциядән тәмле бүләкләр тапшырылачак.

ТР Сынлы сәнгать музеенда “Елдан-елга бәхет телибез. Кытай йолдызлыгы әкиятләре” (“Из года в год желаем счастья. Сказки китайского зодиака”) күргәзмәсе эшли башлады. Кичә ачылган экспозиция “Балалар әкият сурәтли” проекты кысаларында “Әкиятләр укыйбыз, әкиятләрне ясыйбыз, бер-беребезне беләбез” шигаре белән 2004 елдан бирле үткәрелә.

Аның асылы — халык әкиятләре аша балаларны башка ил халыклары мәдәнияте белән таныштыру, шул рәвешле, аларда үз милли мәдәниятләренә кызыксыну уяту.

Проект үсешенең хәзерге этабында балаларның сәнгати кызыксыну предметы − 2015 елның май аенда бастырылган “Из года в год желаем счастья. Китайские народные сказки 12-летнего календарного цикла” китабы.
А. С. Пушкин исемендәге ДССМның Мусейон балалар һәм яшүсмерләрне тәрбияләү эстетик үзәгенең гаилә төркемнәрендә катнашучылар, кытай йолдызлыклары затларына багышланган әлеге кызыклы тарихларны укып, үз кичерешләрен шәхсән һәм төркемдә иҗади эшләрдә чагылдырырга тиеш булган.

Әлеге проектка Мәскәүнең 1231 нче номерлы һәм Италиянең Россиядәге илчелеге каршындагы мәктәпләрдә белем алучылар да кушылган. Алар өчен махсус мастер-класслар оештырылган.

Күргәзмә ачылу тантанасында яшь тамашачылар картиналар һәм Кытай техникасы белән ясалган кул эшләнмәләре белән танышты. Шулай ук конкурслар, уеннар, табышмаклар аша Кытай мәдәнияте белән дә таныша алды һәм Кытай мультипликацияләрен тамаша кылды. Актив катнашучыларга Кытайдан алып кайткан открыткалар бүләк ителде.

Экспозиция Кытайда 20 ел яшәгән һәм аның милли сәнгатен өйрәнгән тәрҗемәче Владимир Захаров чыгышы белән ачылды. Кытай календарьларының ни рәвешле барлыкка килүе балаларга аеруча да мавыктыргыч булды. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты. Мисал өчен, балаларга Кытай календарендагы еллар ни өчен билгеле бер хайван исемнәре белән аталуын аңлыттылар. Презентация киләсе ел “хуҗасы”на багышланган Кытай халык әкияте белән тәмамланды.

Казагда күргәзмә 29 февральгә кадәр эшләячәк.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Кайда ничектер, әмма Күн авылы җирлеге башлыгы Рифкать Галимҗан улы Баһавов һәм хезмәткәр кызлар Хамзина Илсинә Эльмир кызы, Шәйхетдинова Фаилә Фәрит  кызы тырышлыгы белән, күннәрнең вәзгыятьне дөрес аңлавы нәтиҗәсендә 2015 елгы үзара салым акчасы 366 мең сум вакытында җыелды һәм Республика хөкүмәте 1 миллион 464 мең сум бүлеп бирде. Барлыгы 1 миллион 830 мең булды.

25 декабрьдә “Татнефть арена” боз сараенда булачак республиканың Яңа ел тамашаларына, ягъни Татарстан Президенты Чыршысына Казаннан 1 мең укучы чакырулы.

Бүген мэр Илсур Метшин һәм муниципаль органнар җитәкчелеге алдында “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Яңа ел каникуллары һәм чаралары турында хисап тоткан шәһәр Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин Чыршы бәйрәмнәре мәсьәләсенә аерым тукталды. Республика күләмендәге төп Чыршы бәйрәме уңаеннан Казанның 16 мәктәбендә республиканың төп Чыршы бәйрәменә районнардан киләчәк 2 мең укучыга кайнар ризык әзерләнә, диде ул.

Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, республика Чыршы бәйрәменә барысы 7 мең укучы чакырулы: 1 меңе – Казаннан, 2 меңе – республиканың башка муниципаль берәмлекләреннән, тагын 4 меңләбе – Татарстанның фәнни олимпиадаларында, спорт ярышларында катнашып җиңү яулаганнар.

26 декабрьдә Мәскәүдә Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән, шулай ук Абхазия һәм Көньяк Осетиядән, Донецк Халык Республикасыннан җыелачак 5,5 мең бала өчен үткәреләчәк Президент Чыршысына (тамашаларны әзерләүдә 1,5 мең кеше катнашуы билгеле) Татарстанннан 128 кеше бара, аларның 106сы – укучы бала, 22се – аларны озата баручы җаваплы кешеләр. Укучылар арасында балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, әтиләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләре хезмәткәрләре буларак һәлак булган балалар, кадет корпусларында чыныгу узучы курсантлар, Идел буе федераль округында үткәрелгән фән олимпиадаларында Татарстан исеменнән катнашып җиңүчеләр, ТР спорт җыелма командасы балалары, укуда отличниклар, Бөтенроссия олимпиадаларында яхшы уңышларга ирешүчеләр, балалар иҗтимагый оешмаларында актив эшләүчеләр.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, быел Россия Президентының Дәүләт Кремль Сараендагы Чыршы бәйрәмен күреп катнашу Казанның конкурсларда, спорт ярышларында җиңгән, укуда югары нәтиҗәләр күрсәткән 11-14 яшьлек 45 укучысына тәти.

Әтнәдә боз шәһәре төзелеше кызу темплар белән дәвам итә. Оешмалар көче белән калкып чыккан бу шәһәрчек узган елгыдан да матуррак булыр дип ышандыралар.
Боз блоклары белән дә вакытында тәэмин итеп торалар, Олы Әтнә сусаклагычында боз блокларны тиз-тиз әзерләп, төзелеш мәйданына озаталар. Блокларны ябыштыргыч ясарга дип карны алып килеп торалар, су да шланглардан килә.
“Боз шәһәре” төзелешенә барлык оешмалар да зур өлеш кертәләр. 25 декабрьгә – Кыш бабайлар парады белән “Район чыршысы” ачылышына ул әзер булачак, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.

Кешеләр гаҗәпләнеп карадылар, балалар куанды, әти-әни бәйрәм рухы алып килгән өчен Кыш бабай белән Кар кызына рәхмәтен әйтте. Әлеге чараны 7нче ТОС оештырды, Кыш бабай белән Кар кызының 7нче ТОСка караган микрорайонда бүләк өләшеп йөрүе иде, дип яза “Заман сулышы” газетасы.

Әтнәнең 25 еллыгына багышлап әзерләнгән кичәне караган Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, искиткеч, дип бәяләде. Үзебезнең район халкының күбесе күрә алмады юбилей кичәсен. Шуңа күрә “Кабат күрсәтмиләр микән?” дигән сорауны бик күпләр бирде, дип яза“Әтнә таңы” газетасы.

Инде район басмасы сөенечле хәбәр җиткерә: 22 декабрь көнне 17 сәгатьтә Әтнә дәүләт драма театры бинасында – янә юбилей кичәсе. Билет бәясе – 200 сум.


15
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Янгын күзәтчелеге һәм  хокук саклау органнары хезмәткәрләре Питрәчнең пиротехника белән сәүдә итү урыннарын тикшерде. Бу  якынлашып килүче бәйрәмнәрнең  бәла-казаларсыз, тыныч кына үтүен тәэмин итү максатыннан оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International